Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда АКШ Конгрессының яңа составы эшли башлады


Капитолий, Вашингтон
Капитолий, Вашингтон

Якшәмбе эшчәнлеген башлаган Конгрессның яңа составына билгесезлек шартларында эшләргә туры килә: Сенат кайсы фирка контролендә булачагы әлегә кадәр ачык түгел.

3 гыйнвар көнне АКШ Конгрессының яңа составы эшенә кереште. Вәкилләр пулатында демократлар күпчелеге кимеде. Хәзер 435 кеше булган Вәкилләр пулатында 222 демократ һәм 211 республикан бар, демократлар 11 урын югалткан.

Демократ Нэнси Пелоси янә Вәкилләр пулаты спикеры итеп сайланды, ул тәкъдим иткән фиркадәшләренә рәхмәтен әйтте. Пелоси өчен 216 кеше тавыш бирде, 209 кеше каршы булды.

АКШ Сенаты исә Джорджиядә 5 гыйнвар көнне узачак сайлауның икенче турын уздырганчыга кадәр республиканнар контролендә калачак. Хәзерге вакытта сенатта 51 республикан һәм 48 демократ (бер сенаторның вәкаләтләре беткән). Джорджиядә ике демократ намзәт тә җиңсә, Сенатта тавышлар 50гә 50 балансын тәшкил итәчәк, бу очракта ахыргы сүз вице-президентта булачак.

Республиканнар президент сайлау нәтиҗәләрен сертификацияләү эшенә каршы чыгыш ясарга ниятли, дип яза "Америка авазы". Сенатор Джош Һоули башлап җибәргән инициативага дистәгә якын республикан сенатор кушылды. Шул ук вакытта 4 республикан сенатор сайлау нәтиҗәләрен сертификацияләргә өндәде.

Ике пулатта да көчләр балансының тигезлеге ике фирка сәясәтчеләренә дә үз сәяси йогынтысын күрсәтергә мөмкинлек бирә. "Америка авазы"ндагы мәкаләдә әйтелгәнчә, бу тулы көченә 20 гыйнвардан соң - Дональд Трамп Ак йорттан киткәч күренәчәк. Аның урынына демократ Джо Байден сайланды.

XS
SM
MD
LG