Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда Русиядә физик затларны ят агент дип тануга кызганыч белдерәләр


Ят агентлар исемлеге  хокук яклаучылар һәм журналистларга һәм аларның сүз иреген чикләүгә юнәлгән диләр БМОда.

БМОның Кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Русия хакимиятләренең физик затларны ят агентлар дип тануга карата кызганыч белдерә.

БМО идарәсе вәкиле Лиз Тросселл сүзләренчә, ят агентлар исемлеге хокук яклаучылар һәм журналистларга һәм аларның сүз иреген чикләүгә юнәлгән. Биш кешенең бу исемлеккә эләгүе кызганыч диде ул Азатлыкка.

Элегрәк Европа Шурасы да бу хәлгә борчылуын белдергән иде. Ят агентлар кануны "сивил җәмгыять үсешен һәм сүз иреген бастыра" диделәр оешмада.

28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.

  • 2019 ел ахырында гамәлгә кергән канунга ярашлы, "ят агент медиа" дип ят агент дип танылган басма яки юридик зат материалларын таратучы, аларны булдыруда катнашучы һәм чит илдән финансланучы физик зат атала ала. Бу биш кешене реестрга кертү сәбәпләрен юстиция министрлыгы аңлатмый.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • Русия хакимияте фикеренчә, әлеге кануни чаралар редакцияләр эшенең административ һәм техник якларына тәэсир итә, ләкин журналистларның иҗат иреген чикләми. РСЕ/РС медиакорпорациясе җитәкчелеге Русия хакимиятенең "ят агент медиалар" кануны белән бәйле гамәлләрен "журналистларны эзәрлекләүгә юнәлтелгән куркыныч тырышлык, һәм Русия ватандашлары бары Кремль хуплаган мәгълүматны гына алырга тиешлеккә таба адымнар" дип бәяли. АКШ кануннары РСЕ/РСның журналистлык бәйсезлеген гарантияли һәм редакция сәясәтенә сәяси һәм цензура тыкшынуына юл куймый.
  • Русиянең сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар һәм "ят агент медиалар" турында кануннарны Көнбатыш илләре хөкүмәтләре һәм халыкара хокук яклау оешмалары тарафыннан күп тапкырлар тәнкыйтьләнде. Русия вәкилләре "ят агент медиалар" турында канун АКШ кануннарының Русиянең RT телеканалын ят агент дип теркәлүен таләп итүенә "җавап реакция" икәнен әйтеп килде. Ләкин RT кабель челтәрләрендә тәүлек буе бөтен АКШ җирлегендә тапшырулар алып бара, ә Русиядә чит ил медиаларына кабель челтәрләре һәм эфир телевидение һәм радиосына эшләү мөмкинлеге шактый чикләнгән.
  • Азатлык радисының Русиядә популярлыгы туктаусыз арта. РСE/РС корпорациясенең рус хезмәте сайтлары 2020 елда аена 12 миллион тирәсе керүләр терки. Бу интернет барлыкка килгәннән алып Азатлык радиосының тарихи иң яхшы күрсәткече. Азатлык Радиосының YouTube-тагы берләшмәләре бер миллион кешедән артып китә, Facebook-та – 720 мең кешедән.
  • Декабрь ахырында Русия думасы өченче укылышта физик затлар-"ят агентлар" турындагы яңа канун өлгесен хуплады. Аерым рәвештә җинаять җаваплылыгы кертүче документ кабул ителде (физик зат – ят агентларга – биш елга кадәр төрмә), мондый җәза алар тиешле реестрга кертүгә гариза бирмәсә яки эшчәнлекләре турында хисап бирмәгән очракта бирелә ала.

фикерләр

XS
SM
MD
LG