Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕда Русиядә физик затларны ят агент дип тануны тәнкыйтьләделәр


Ят агент дип танучы кануннар "Русиядә фикер белдерү иреген, матбугат чаралары иреген һәм мәгълүматның ирекле агымын чикли" дип саныйлар ОБСЕда.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Матбугат чаралары иреге мәсьәләләре вәкиле офисы ят агент дип тану кануннары "Русиядә фикер белдерү иреген, матбугат чаралары иреген һәм мәгълүматның ирекле агымын чикли" дип ассызыклады. Русиядә физик затларны ят агент дип танучы канунга фикер белдерүне сорап ОБСЕга "Idel.Реалии" мөрәҗәгать иткән иде.

"ОБСЕга керүче барлык дәүләтләр дә медианың чит ил мәгълүматын чикләүләрсез алу хокукы, җәмгыятьнең дә хакимиятләр тыкшынуыннан башка мәгълүмат яки идеяларны ирекле алу һәм тарату хокукы (шул исәптән чит ил мәкаләләре яки тапшырулары аша да) барлыгын раслап килделәр. Аерым алганда, бу 2018 елгы Министрлар шурасы карарында әйтелгән", диелгән ОБСЕның Матбугат иреге мәсьәләләре вәкиле офисында.

Әлеге вакытта офисны Португалиядән Тереза Рибейро җитәкли.

ОБСЕның элекке вәкиле Арлем Дезир да Русиядә ят агент статусын киңәйтүче канунга карата борчылуын белдереп килде.

Моңа кадәр БМОның Кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Русия хакимиятләренең физик затларны ят агентлар дип тануга карата кызганыч белдерде. Ят агентлар исемлеге хокук яклаучылар һәм журналистларга һәм аларның сүз иреген чикләүгә юнәлгән диләр БМОда.

Элегрәк Европа шурасы да бу хәлгә борчылуын белдергән иде. Ят агентлар кануны "сивил җәмгыять үсешен һәм сүз иреген бастыра" диделәр оешмада.

28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик затны – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG