Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мегаполистан туган якка күчеп кайту — мода гына түгел, файдалы да"


Айдар Дәминов
Айдар Дәминов

Азатлык былтыр изоляция чорында Мәскәү һавасын Башкортстандагы авыл һавасына алыштырган фотограф Рэдик Заһидуллин гаиләсе турында язган иде. Мәскәүдә эшләүче моушн-дизайнер Айдар Дәминов та нәкъ бер ел элек гаиләсе белән Уфага күченгән. Ул да якташы кебек Мәскәү ширкәтендә читтән торып эшли. Без Айдар белән өйдән торып эшләүнең уңай һәм тискәре яклары, кече шәһәрләрнең мегаполистан өстенлекләре турында сөйләштек.

— Айдар, Уфага гаилә белән күчтегезме?

— Минем гаилә болай да Уфада иде. Мин Мәскәүдә берүзем яшәдем. Тумышым белән Уфадан.

Мәскәүдә яшәргә калырга уйлый идеңме, әллә башта ук кире Уфага кайту планы белән киттеңме?

— Иң башта, университеттан соң ук килүгә, миңа Мәскәүдә барысы да яңа иде. Анда бөтенләйгә калыргамы, юкмы икәнлеге анык түгел иде. Ул вакытта әле гаилә дә, бернәрсә дә юк иде. Соңрак, биредә берничә ел яшәгәч, монда бөтенләйгә калырга теләмәгәнемне аңладым — бу шәһәр ниндидер командировкаларга, турист булып ял итәргә килү өчен кызыклыдыр, ә көндәлек тормыш өчен монда уңайлы түгел.

Мәскәүдә ничә ел яшәдең?

— Тулаем алганда алты елга тула.

Ә югары белемне кайда алдың?

— Беренче төп югары белем — Уфа авиация университеты (УГАТУ). Анда укыганда ук параллель рәвештә видеомонтаж белән шөгыльләнә идем, анимацияләр ясый идем. 2012 елда ук Мәскәүдәге Resonant Arts студиясе өчен анимацион роликлар эшләгән идем, алар мин университетны бетергәч, Мәскәүгә эшкә чакырдылар, Scream School компьютер технологияләре мәктәбендә уку өчен үзләре түләргә тәкъдим иттеләр. Курс мин хәзер шөгыльләнгән эшкә якын иде — композитинг, кинодагы визуаль эффектлар. Ул вакытта анда ике еллык програм иде. Мин, әлбәттә, риза булдым.

Мәскәүдәге эшең нидән гыйбарәт иде?

— Resonant Arts студиясе — тавыш яздыру, продакшн, креатив бюросы. Ягъни интернетка һәм рекламга катышы булган һәрнәрсә — интернет-маркетинг, интернет-реклам, телереклам; ивентлар, концертлар бизәү, видео һәм компьютер графикасы, анимация, музыкаль клиплар белән бәйле киң колачлы эш алып бара. Мин музыкаль клипларга видеомонтаж ясау белән дә, телевизион рекламга анимация ясау (хәзер моушн-дизайн, моушн-графика дип атала) белән дә, ягъни бу студиядә киң спектрлы эшләр белән шөгыльләндем. Мәсәлән, безнең студия төбәкләрдәге табигать матурлыкларына багышланган коммерциясез проект булдырды.

Нинди музыкаль клипларда синең эшеңне күреп була?

— Күбесенчә рэперларда күрергә була.

Black Star клипларындамы?

— Юк, андеграунд рэп укучыларда дияргә кирәктер. Мәсәлән, Bah Tee өчен графика ясадык. Resonant Arts студиясенең Мәскәү рэперлары белән тыгыз элемтәләре бар, алар өчен клиплар ясый идек. Рекламны телеканаллар өчен түгел, турыдан-туры брендлар өчен эшли идек. Мин студиядән киткәч кенә ТНТ каналы белән эшли башладым, анда башкачарак эш.

ТНТда ни белән шөгыльләнәсең?

— Телеэфирны формалаштыру белән: шоу програмнарын, яңа чыгып килүче сериалларны, стендап һәм башка тапшыруларны төреп кую — титрлаштыру, анонсын булдыру, чыгарылышлар арасында интеграция өчен куела торган компьютер графикасын ясау белән шөгыльләнәбез.

Ниндидер аерым сериал-тапшыруларгамы, яисә каналның бөтен контентынамы?

Айдар Дәминов
Айдар Дәминов

— Әйе, бу бөтен контент өчен. Кайбер каналлардан аермалы буларак, ТНТда барысы да эчке продакшн хисабына эшләнә — соңгы елларда бөтен контентны телеканал үзе чыгара. Юкса, күпчелек каналлар контентны сатып ала, эфирны тулысынча үз хисабына гына тутырыр өчен телеканалларның куәте җитми, алар ниндидер сериалларны сатып алып, үз эфирында күрсәтә. ТНТ исә барысын да үзе төшерә — сериалларның да, телешоу, стендап, тапшыруларның да ТНТда эшләүче үз режиссерлары, продакшн төркеме бар.

Син хәзер дә ТНТда, ләкин читтән торып эшлисең, шулаймы?

— Әйе, 2019 елда эшли башлагач, беренче дүрт ай студиядә офиста эшләдем, яңа ел алдыннан гаилә хәлләре аркасында өйдә эшләргә күчерүне сорадым. Аларның килешәчәгенә дә ышанмаган идем үзем. 2020нең гыйнварыннан мин Уфада яшим.

Синең шартлар белән килешмәсәләрдәме?

— Әйе, ул чагында мин өйдән фрилансер кебек эшләр идем. Мәскәү баштан ук яхшы этәргеч бирә, чөнки анда барлык өлкәләрдән профессионаллар җыела һәм бу коллективта син тизрәк үсәсең. Хәзер минем хатыным һәм кечкенә балам бар, бу хәлдә өйдән эшләү уңайлырак. Ә Мәскәүдән хезмәт хакы алып, Уфада яшисең икән, үзеңә Мәскәү белән чагыштырганда күпкә күбрәк рөхсәт итә аласың.

Матди чыгымнарны санамаганда Уфа Мәскәүдән нәрсәсе белән яхшырак?

— Миңа объектив бәяләү авыр. Әгәр мин башка шәһәрдә туып, башта Мәскәүдә, аннары Петербурда яшәп, соңыннан Уфага күчсәм, чагыштырып булыр иде. Мин биредә тудым, миңа монда бар да якын, кая барырга, кайда ял итәргә икәне билгеле. Монда каядыр бару да, теләсә нинди дәүләт хезмәтен алу да, чәчтарашханәгә, кибетләргә, төзелеш кибетенә бару да күпкә тизрәк, вакытны азрак ала. Уфада алар барысы да чагыштырмача якын, кул астында гына, җәяү барып җитәргә була, кайда гына яшәсәң дә, ерак түгел.

Айдар Дәминов
Айдар Дәминов

Мәскәүдә иртәнге ашны ашап чыкканнан соң син инде кичкә кадәр кайтып керә алмыйсың — эшкә, тагын ниндидер очрашуга һәм кичкә генә өйгә кайтып керәсең. Көн дәвамында өйгә кайтып килү өчен бик күп вакыт сарыф ителәчәк. Ә монда көн дәвамында тыныч кына бер җиргә барып кайттың, икенче җиргә барып килдең — бик күп вакыт янга кала. Бу да плюсларның берсе. Табигатькә чыгу да тизрәк һәм җайлырак — машинага утырдың да шәһәр читенә чыктың, Мәскәүдәге кебек дүртәр сәгать әрәм итмисең, аеруча ял көннәрендә. Ягъни плюслардан табигать якынлыгын, бәяләрне, вакыт экономиясен, уңайлыкларны атарга була.

Уфага күченүегезгә 2020 ел вакыйгалары — карантин, изоляция сәбәпче булдымы?

— Юк, минем эшем шундыйрак, эшләгән эшемнең күп өлешен өйдән торып, интернет аша гына килешеп тә эшләп булуын күптән, әле 2013 елда аңлаган идем. Монда төп мәсьәлә — җитәкчегә ничек уңайлырак? Җитәкчең белән янәшә утырганда, заказчыга ни кирәк икәнен аңлавы тизрәк, элемтә интернеттан гадирәк. Калганында исә минем эштә — моушн-графика, 3D, 2D анимация, телереклам ясар өчен җитәкче белән бер бүлмәдә утыру мәҗбүри түгел.

Күпләр өйдән торып эшләү бераз ихтыярны йомшарта дип зарлана. Яныңда җитәкче утырмый, офис мохите юк — дисциплина кими. Синең эш режимың ничек көйләнгән?

— Бу өйдән эшләүче бөтен кеше өчен дә авырткан урын дип уйлыйм — офистагы кебек катгый дисциплинада бер типтагы эшне эшләү җиңел түгел. Минем кебек гаиләле кешеләр өчен бу бер яктан плюс — гаиләдә кечкенә бала булганда, биш минутка эштән аерылып, ярдәм итеп килә аласың. Ләкин өйдә чагында шул ук катгый эш сәгатьләре кысаларында гына эшләү мөмкин түгел, ихтыяр йомшару түгел, киресенчә, син һәрвакыт диярлек санак артында, эш өстәле янында булып чыгасың, сиңа җитәкчең эш сәгате узгач та язарга мөмкин. Эш графигы тәүлек буйлап чәчелә булып чыга, барысы да үздисциплинадан, тәҗрибәдән тора.

Хәзер төрле курслар, онлайн програмнар күп. Минем эш стажым ун ел диярлек, мин моңа озак өйрәнеп килдем, миңа кайдан эшләсәм дә барыбер. Башлап килүче белгечләр өчен өйдән эшләү авыр булырга мөмкин, алар бөтен җитештерү циклын күзалламыйлар, янәшәдә тәҗрибәле коллегалары юк. Бары тик үз хаталарыңда гына өйрәнергә кала. Беренче 3-4 елда телевидение, продакшн-студиядә, эре ширкәттә эшләү идеаль булыр иде, анда барлык механизмнар да төгәл көйләнгән һәм һәркемнең вазифасы билгеләнгән. Ә аннары теләсә кайда торып эшләргә мөмкин. Яшь белгечләргә өйдә утырып нәтиҗәле эшләү кыенрактыр. Ә берничә студиядә, төрле такым белән эшләп алганнан соң инде эш режимы дигән хис беркайчан да ташламый.

Мегаполистан кечерәк шәһәрләргә күчү 2020 елда Русиядә дә актуаль күренешкә әйләнде. Синең танышларың арасында да андыйлар бармы?

— Мәскәүдән Иннополиска күчкән веб-дизайнер Искәндәр Гобәйдуллинны атый алам, ул хәзер дә Мәскәү ширкәтенә эшләвен дәвам итә. Икенче танышым Мәскәүдән Сочига күчте, аларның ширкәте электробайкларны арендага бирү белән шөгыльләнә. Модалы тренд дигәч, минем өстәп әйтәсем килә — туган шәһәр-авылларга күчүнең барыбызга да файдасы бар. Күпләребез Мәскәүдә яшәгәндә, аның хезмәт хакыннан салымнары да Мәскәү казнасына китә, шуңа күрә "Мәскәү яхшыра да яхшыра", ә туган авыллар тузганнан-туза. Ә Мәскәү ширкәте түләгән акчаны туган җирдә тотсаң, ул туган җирне яхшыртуга, андагы яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә тотылачак, шуңа күрә модалы гына түгел, файдалы тренд бу.

XS
SM
MD
LG