Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү туйдырды, авылга кайтасы килде"


Рэдик Заһидуллин
Рэдик Заһидуллин

Шәһәр ритмын авыл тормышына алыштырган Кудаевлар гаиләсе турында язган идек. Мәскәүдә эшләүче фотограф Рэдик Заһидуллин да гаиләсе белән Башкортстанның Ишембай районына яшәргә күчкән. Азатлык яшь гаиләгә авылның кайсы ягы ошавын белеште.​

— Рэдик, Мәскәүдә ни белән шөгыльләнә идең?

— 2016 елда, Стәрлетамакта җәйге туйлар сезонын ябып, Мәскәүгә килдем. Минем дустым ике ел элек шунда күчкән иде, складта эшли, ул чакырды. Акчасы мондагы хезмәт хакыннан күбрәк чыга иде, шуңа ризалаштым. Шулай ук фото-видео белән шөгыльләнә идем, ләкин элеккечә интенсив түгел. Фотографиягә вакыт ял көннәрендә генә кала иде. Шәһәрдәге фотосессия өчен Мәскәүгә килергә кирәк, бу эш атнасында мөмкин түгел. Элек фото табыш чыганагы булса, хәзер хоббига әйләнде.

Мәскәүдәге татар чараларында репортажлар, шулай ук шәхси фотосессияләр һәм видеороликлар төшерә идем. Туйлар белән юбилейлар да булды. Бәясе, әлбәттә, провинция бәяләреннән югарырак иде, бу сөендерми калмады. Минуслар исә транспорт белән барып җитү мөмкинлегендә иде, юлга бер-ике сәгать сарыф итәргә туры килде, ә вакыт бик кызганыч. Татарлардан заказлар "сарафан радиосы" аша килә. Барысы да "Хәрәкәт" премиясеннән башланды: афишаны күрдем, оештыручылар белән элемтәгә кердем, башта бушлай алыгыз, дидем. Оештыручылар риза булды, Аннары инде башка заказлар китте, түләүле заказлар ала башладым. Фотосессияләрне соцчелтәрләрдәге тематик төркемнәрдән таба идем, мәсәлән, ВКонтакте сайтында "Фотограф эзлим" кебек пабликлар бар.​

— Хәзер дә фотография хобби булып калдымы?

— Әйе, фотография хобби кебек калды, ә төп эшем — дистрибуция белән шөгыльләнүче ширкәттә, шул ук Мәскәүдәге складта Башкортстандагы авылдан, өйдән эшлим. Минем һөнәр логист-технолог дип атала, мин склад эчендәге логистиканы көйлим. Алган белемем дә шул эшкә кагыла. ​

— Ник кире күчәргә булдың?

— Кешегә тәрбия вакытында нинди орлык салына, шул үсеп чыга. Минем әти һәрвакыт "төпчек малай өйдә кала" дип үстерде. Мәскәүгә киткәндә дә мин анда бөтенләйгә дип түгел, акча эшләргә дип киткән идем.

— Син авыл баласымы, шәһәр баласымы?

— Мин Башкортстанның икенче зур шәһәрендә — Стәрлетамакта туып үстем. Авылга еш кайта идем. "Универсаль" бала. Шәһәрдә тудым, ә авылда кирәгем чыкты.

— Авылга карантин аркасында күчтегезме?

— Карантин чорына очраклы гына туры килде. Мин инде аңа кадәр үк планлаштыра идем. Мәскәү туйдырды, кайтасы килә иде.

— Стәрлетамаккамы, авылгамы?

— Авылга, мөгаен. Мин 2018 елда өйләндем, хатыным Стәрлетамактан 10 чакрымдагы авылдан. Минем инде кайтуга нишләргә дигән планнар, күңел тарткан урын бар иде.

— Авыл нәрсәсе белән яхшырак?

— Мәскәү үзе яхшы шәһәр, мөмкинлекләр шәһәре. Ул миңа шунысы белән ошый. Инфраструктура үсеше, мисал өчен, хастаханәләр сыйфаты. Ә мин Мәскәү өлкәсендә яши идем, без аерым йорт яллап тора идек, Мәскәүгә сәгать-сәгать ярым барырга кирәк. Аралашып яшәргә туганнар да юк, бер абыем Мәскәүдә яшәсә дә, күрешергә вакыт табу бик авыр. Миңа килешмәде. Шулай да хатыным хупламаса, аның да тормышка мөнәсәбәте минекенә туры килмәсә, бәлки, һаман да шунда калыр идек, мөгаен. Авылда күпкә иреклерәк, Мәскәүдәге кеше күплеге, коточкыч ритм юк. Мәскәүдә метрода сине этеп китәргә мөмкиннәр, барысы үз эше белән йөгерә. Ялларда ни белән шөгыльләнәсең? Сәүдә йорты буйлап йөрергәме? Миңа вакытны сыйфатлы, нәтиҗәле уздыру кирәк. Мәскәүдә эштән кайткач нишләргә җитешәсең инде? Телевизор карап диванда яту минем өчен икенче сортлы ял.

— Авылда да телевизор карап диванда ятучылар бар инде...

— Авылда күпләр шулай яши, бәхәсләшмим. Минем алай килеп чыкмый, вакыт аз кала.

— Авылда эш вакытын һәм эш урынын ничек көйлисең?

Рэдик Заһидуллин
Рэдик Заһидуллин

— Мин һаман да шул эшемдә эшлим, хәзер өйдән торып эшлим инде. Шәхси йортта урын күп, шәһәрдәге бер-ике бүлмәле фатир кебек түгел — һәркемнең үз бүлмәсе бар. Мин үз бүлмәмдә эшлим, аерым эш өстәлем бар, беркем комачауламый, һәм эшемнең шундый үзенчәлеге бар — миңа һәрвакыт эш урынында булу мәҗбүри түгел, ниндидер башка эшкә дә бүленергә була. Кемдер мине эштән аерса, бу миңа берни белән дә янамый. Иртәнге сигездә торам, иртәнге ашны ашыйм. Мәскәү вакыты белән Уфа вакыты килешмәгәнгә, минем иртән җитәрлек вакытым бар — Мәскәүдәге кебек йокыдан торуга эшкә йөгерәсе түгел. Мәскәүдә эш вакыты тугызда башлана, бу бездәге унбер, аңа кадәр хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләнергә җитешәм.

— Хуҗалыкта ниләр бар?

— Без хатыным белән быел үз көчебезне сынап карадык — яз көне бройлер тавыклары алдык. Йөз тавык, йөз үрдәк үстердек. Өч бозау бар. Ике сыер бар, ләкин алар безнеке үк түгел, хатынымның әти-әнисенеке, алар сава.

— Фото-видеоны ташладыңмы?

— Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта инстаграм өчен генә төшерәм. Изоляция чорында артык каядыр чыгып йөреп булмый, шуңа күрә хәзерге вакытта фотография минем өчен акча эшләү ысулы түгел.

— Авылда инфраструктура нинди, Мәскәүдәге нәрсәләр җитми?

— Безнең Ишәй авылы шәһәрдән ерак түгел, зур авыл. Кеше саны кимеми. Кеше кимемәгәч, яшь гаиләләр дә килеп урнаша. Мөселманнар бик күп. Татар-башкорт авылы диик инде. Яшь гаиләләр күп булгач, мәктәп бар. Мәктәп эшли икән, авыл яши дигән сүз, мәктәп булмаса, авыл үлә. Стандарт авыл — медпункт, берничә кибет, балалар бакчасы бар.

— Пандемия узгач, авылдан китәргә уйламыйсызмы?

— Җәй көне минем әтием вафат булды һәм мин әни янында булырга, аңа ярдәм итәргә тырышам. Бу минем Мәскәүгә кайтасым килмәүнең төп сәбәпләренең берсе. Әнинең туган авылында участогы бар, яшелчә үстерә. Җәй саен мин анда. Ә кышка чәчү сезоны ябылгач, әни шәһәрдә. Без хәзер хатынымның әти-әнисе йортында яшибез, атнага бер-ике мәртәбә минем әни янына калага барабыз. Без Мәскәүдән авылга кайтып киткәндә, эштәге җитәкче өч ай гына читтән торып эшләргә рөхсәт итте, ә аннары без шәһәргә кайтырга тиеш идек. Ризалашуын ризалаштым, ләкин ул вакытта ук инде мин авылдан кире килмәячәгемне белә идем. Әгәр дә җитәкчем бу мәсьәләдә катгый булса, эштән китәр идем һәм хуҗалыкны торгызуга йөз процент вакытымны бирер идем. Ләкин шулай килеп чыкты: икенче дулкын килде, аннары җитәкчеләр дә аңлыйдыр, кайда утырсам да — аның каршында кабинеттамы, авылдамы — эш бер үк дәрәҗәдә яхшы эшләнә. Шулай ук без хатыным Лилия белән якындагы елларда үз кулыбыз белән йорт төзергә планлаштырган җир кишәрлеге бар. Әлегә йорт өчен кредит хуплауны көтәбез.

XS
SM
MD
LG