Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Juna" төркеменең татар җырлары Америка һәм Канада радиосында яңгыраячак


"Juna" төркеме "Мин татарча сөйләшәм" чарасында.
"Juna" төркеме "Мин татарча сөйләшәм" чарасында.

Эфирга "Amanat" альбомы тапшырылган, ул 11 гыйнварга каршы төндә яңгыратылырга тиеш.

10 гыйнварда (Казанда 11 гыйнвар төне була) Америка һәм Канада радиолары эфирында Казанда иҗат итүче "Juna" инди-фолк төркеменең җырлары яңгыраячак. Төркемнең быел чыккан "Amanat" альбомыннан җырлар Американың Детройт Штаты радиосының "Positive Amplitude" тапшыруы барышында яңгыраячак.

Шул үк вакытта програм Канаданың Онтарио шәһәрендә урнашкан CJAM 99.1 FM радиосында да трансляцияләнәчәк. Бу хакта Азатлыкка "Juna" төркеменең музыканты Александра Мостафина сөйләде. Аның сүзләренчә, алар радиога "Amanat" альбомының тулы язмасын җибәргән, эфирда кайсы җырлары яңгыравы әлегә билгеле түгел, ул радио редакциясе карамагында, ди ул. Альбом тулысынча татар телендә яздырылган.

Эфир Детройт Штаты вакыты белән кичке сәгать 6.00дә (Казан вакыты белән төнге 2.00дә) чыгачак.

"Juna" төркеменең "Amanat" ("Амәнәт") исемле яңа альбом 2020 елның октябрь аенда чыкты. Анда Луизы Янсуар, Йолдыз Миңнуллина һәм башка шагыйрьләрнең сүзләренә язылган сигез җыр кергән.

Быел "Amanat" альбомы Мәскәүнең G8 креатив индустрияләр онлайн-фестиваленең биш номинациясендә җиңеп чыкты. 2017 елда "Juna" төркеме Габдулла Тукай һәм Һади Такташ сүзләренә җырлар чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG