Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер исемлеге"нә соңгы ай эчендә Башкортстаннан тагын җиде табиб исеме өстәлгән 


Бүгенге көндә "Хәтер исемлегендә" Русиядән 1 033 табиб исеме кергән.

Соңгы бер ай эчендә коронавирустан вафат булган табиблар исемлегенә Башкортстаннан тагын җиде табиб исеме керде. Пандемия чорында вафат булган табиблар исемнәре "Хәтер исемлеге" сайтында тупланып бара. Бүгенге көндә анда Татарстаннан —10, Башкортстаннан 23 медицина хезмәткәренең исеме бар.

Соңгы ай эчендә исемлеккә Башкортстаннан җиде табиб исеме өстәлгән – Уфаның Дим районы 47нче поликлиникасы өлкән акушеры, 52 яшьлек Гөлнара Зәрәфетдинова, Стәрлетамак шәһәренең 1нче хастаханәсе хирургы 61 яшьлек Андрей Ширяев, Уфадагы республика кардиология үзәгенең 59 яшьлек шәфкать туташы Ольга Кудисова, Туймазы Үзәк район хастаханәсененең 60 яшьлек терапевты Илдар Локманов, Аскын үзәк район хастаханәсенең 57 яшьлек педиатры Раушания Усманова һәм Уфадагы 18нче шәһәр хастаханәсенең 47 яшьлек шәфкать туташы Айгөл Черепанова.

Узган атнада коронавирус нәтиҗәсендә Уфаның 47нче поликлиникасы баш табибы Наил Насыйбуллин да вафат булды. 2000нче еллар башында Насыйбуллин Уфа шәһәренең сәламәтлек саклау һәм фармация идарәсен җитәкләгән иде.

Сайтка тагын Оренбур өлкәсе Медногорски шәһәре хастаханәсе йөртүчесе Рәфкат Әхмәров, Мордовиянең Рузаевка шәһәреннән 51 яшьлек шәфкать туташы Равилә Бикмаева, Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре дезинфекция станциясенең 64 яшьлек баш табибы Вәли Зөлкарнәев, Чиләбе өлкәсеннән 58 яшьлек фельдшер Зөлфидә Казыйханова, Самар өлкәсе Кинел-Чиркәс үзәк район хастаханәсенең 56 яшьлек баш табибы Наил Ногманов, Иркутски өлкәсе Саян шәһәр хастаханәсенең 61 яшьлек педиатры Вәсилә Нуриәхмәтова, Саранскидагы республика инфекцияле авырулар хастаханәсенең 60 яшьлек санитаркасы Наилә Әюпова һәм Самар өлкәсе Исаклы авылы үзәк район хастаханәсендә лаборатория хезмәткәре 57 яшьлек Гөлсинә Хисамиева исемнәре дә өстәлгән.

"Үлемсез полк" сайтында шулай ук Ульяновски шәһәрендә яшәгән табиб-реаниматолог Ринат Биберсов исеме дә бар. Ул күп еллар дәвамында гадәттән тыш хәлләр хезмәте клиникасының реанимация бүлеген җитәкләгән. Биберсов 31 декабрьдә вафат булган. Табибка 65 яшь була.

12 гыйнварда шулай ук Петербурда коронавирустан танылган балалар хирургы, медицина фәннәре кандидаты Али Баиров үлгәне турында билгеле булды. Табибның исеме "Үлемсез полк" исемлегенә кертелгән. Али Баиров Петербур медицина академиясенең хирургия авырулары кафедрасы доценты була, "Остеопатия" китабы авторы. Соңгы елларда Петербурдагы Изге Мария Магдалена исемендәге 2нче санлы балалар хастаханәсендә эшләгән.

Әтисе Гәрәй Баиров Кырымда Алуштада туган, шулай ук балалар хирургы булган, медицина фәнннәре докторы, Ленинградта балалар хирургиясенә нигез салучыларның берсе. 2017елда Петербурда Гәрәй Баировка һәйкәл ачылган иде.

Бүгенге көндә исемлеккә Русиядән 1 033 табиб һәм БДБ илләреннән 183 табиб исеме кергән. "Хәтер исемлеге"нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

XS
SM
MD
LG