Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе шәһәрдәге элмә такталарын ике теллелеккә тикшерәчәк


Беренче чиратта Бауман урамындагы элмәләр каралачак.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Калинкин шәһәрдәге элмә такталарын ике теллелеккә тикшерергә кушты. Бу эшне ул Казанның төп җәүялеләр урамы булган Бауман урамыннан башларга күрсәтмә бирде.

Мондый карар 2021 елны Туган телләр елы буларак үткәрү турында киңәшмәдә кабул ителде. Аның кысаларында 100дән артык чара үткәрү планлаштырыла, диелде. Туган телләр елына багышланган чараларга барлыгы 131 тәкъдим килде, дип белдерде башкарма комитет түрәсе Илнур Шакиров.

Казан шәһәр думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Гүзәл Сәгыйтова чаралар арасында масштаблы вакыйгалар җитмәвен әйтте. Аерым алганда, ул Казанда Русия халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга багышланган киңкүләм конференция үткәрү тәкъдимен искәртте. Казанда төрле телләргә багышланган көннәр үткәрү тәкъдиме дә яңгырады.

Сәгыйтова Туган телләр елын үткәрү планында мәгәриф чараларының җитмәвен белдерде. Калинкин планга яңа чаралар өстәләчәк дип ышандырды.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Казан мэриясе бу уңайдан, татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр сорады. Казан думасы депутаты Гүзәл Сәгыйтова Казанда татар телле мохит булдырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG