Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәния Җәләлиева: "Ислам динен гореф-гадәтебезгә нигезләнеп укытабыз"


Фәния Җәләлиева
Фәния Җәләлиева

Кукмара районы Өркеш авылында мәчет-мәдрәсә комплексы төзеткән Фәния һәм Рәшит Җәләлиевләр бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен эшләвен сөйли. Азатлык хәбәрчесе мәхәллә белән танышып кайтты.

Кукмара районы Өркеш авылында яшәүче Фәния һәм Рәшит Җәләлиевләр соңгы 20 елда бар керемнәрен диярлек изге эшкә юнәлткән. Нәтиҗәдә бүген биредә ике катлы мәчет, мәдрәсә, "Туган якны өйрәнү музее", ике китапханә, дини китаплар күргәзмәсе, мәдрәсәгә җәйләүгә килүчеләр яши торган бүлмәләр һәм тагын әллә ниләр бар. Әлеге комплекс Татарстан диния нәзарәте тарафыннан 2008 елда ук "Мәдинә" мәхәлләсе буларак расланган.

"Мәдинә" мәхәлләсенә кергәндә үк капка башындагы саннан әлеге комплексның 2001 елда салына башлавын аңлап була
"Мәдинә" мәхәлләсенә кергәндә үк капка башындагы саннан әлеге комплексның 2001 елда салына башлавын аңлап була

Быел да кышкы каникул вакытында "Фәниябикә" мәдрәсәсендә авыл балалары өчен 10 көнлек дини укулар оештырылды. Беренче тапкыр кышкы дәресләр әлеге мәдрәсәдә 2002 елда ук кыш буе мич ягып укытылган булган, шуннан бирле бер елны да өзелмичә, балаларга белем бирү дәвам итә. Бу эшне Казанның "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә мөгаллимәсе, "Гадел" мәчетендә уку-укыту эшләре буенча имам ярдәмчесе Фәния Җәләлиева башкара. Фәния ханым 20 ел тәҗрибәсе булган табибә, мәдрәсәләр мөгаллимәсе, абыстай гына түгел, ул биредәге барлык идея-проектлар авторы, шушы эшләрнең генераторы да. Әлеге комплексның оешу тарихы турында кызыксынгач, ул аның гап-гади төштән башлануын сөйләде.

Мәхәлләнең "Нур" мәчете
Мәхәлләнең "Нур" мәчете

— Монда эш башлавым 1999 елда булды. Төшемдә бер балалы хатын каршыма килеп: "Өркеш авылында балалар әгүзе-бисмилланы да белми", дип әйтте һәм бу миңа бик тирән йогынты ясады. Өркешкә кайтып туганнарымны җыйдым да: "Егетләр, безнең нигез, бабаларыбыз җире монда, әйдәгез шул җиргә кечкенә генә йорт салыйк. Мин шунда кайтып балаларга белем бирермен", - дидем. Әле ул чакта мәдрәсә-мәчет турында уйда да юк. Су буеннан ком-таш җыеп, нигезне сала башладык. Шул елны ук җирле мәктәптә укулар тәмамлангач та, май аенда мәктәп ишегалдында балаларга көндез дәресләр оештырдым. Алты яшьлек оныгым азан әйтеп күрсәтеп, догалар укып, башка балаларны да җәлеп итеп эшне башладык. "Әдәп-әхлак дәресләре" иде ул. Шунда мәктәп мөдире белән дә дуслаштык. Әнә шулай итеп, мәктәптә узучы җәйге лагерьларда мин ел саен "Әдәп-әхлак дәресләре" уздыра башладым. 2001 елда Казанның "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" мәдрәсәсен тәмамладым, анда мине мөгәллимә булып калырга чакырдылар. Шуның белән бер үк вакытта диярлек "Гадел" мәчетендә дә укытырга тәкъдим иттеләр. Менә шул чактан бирле 20 ел буе мин өч ноктада хезмәт куям, - дип сөйләде Фәния Җәләлиева.

Өркеш авылы мәдрәсәсендәге эшләрне алып баруга "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" мәдрәсәсе дә ярдәмләшә икән. 2003 елдан бирле Казан мәдрәсәсе шәкертләре авылга практикага йөри. Фәния ханым ел саен бер шәкертне җәйге практикага соратып алуы турында сөйләде. Килгән егет биредә имамлык практикасын да үти, җәйләүгә килүчеләрне дә укыта. "Гадел" мәчете шәкертләре дә ярдәм итә: балаларга бүләкләр җибәрә, җәйләүләрдә укытырга килә, Мөселман сабантуен оештыруда катнаша.

Урамнан карап торганда мәдрәсә бинасы бик кечкенә кебек
Урамнан карап торганда мәдрәсә бинасы бик кечкенә кебек

Җәйләү дигәнен рәсми тел белән атасак, лагерь булыр иде, әмма Фәния ханым аны җәйләү дип кенә атау яклы. Җәй дәвамында биредә берничә төркемнән торган җәйләү уза. Алар дин сабакларын да өйрәнә, ял да итә.

— Июньдә мәктәпнең җәйге лагерында "Әдәп-әхлак дәресләре" уздырам, июльдә инде Югары Арбаш һәм Өркеш авылы балалары өчен аерым көндезге җәйләү оештырабыз. Бер тапкыр ашау белән көндезге укулар, уеннар инде ул. Элек анда 30лап бала килә иде, хәзер кимеделәр. Аннары шуңа өстәмә итеп студент кызлар өчен "Мөслимәләр" җәйләве оештыра башладык. Алары җәй көнендә шушы комплекста яшәп укыды. Быел менә җәйләүдә 11 ел элек булган кызлар мине кафега очрашуга чакырды әле. Кайберләре безнең мәдрәсәдә булып киткәч, югары мәдрәсә дә тәмамлаган, барысы да намазлылар. "Фәния апа, сез безнең күңелләргә ислам орлыклары салдыгыз", - дип сөйләп елаттылар. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү шулкадәр рәхәт бит ул!

Соңгы берничә елда "Мөслимәләр" җәйләве урынына "Әниләр һәм бәбиләр" җәйләве оештырабыз. Аны Татарстанның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина тәкъдим иткән иде, ул тагын да әйбәт булып чыкты. Анда әниләр-әбиләр белән бергә балалары-оныклар кайта һәм монда дини дәресләр укып, балалары белән бергә ял итә. Кайберләре икешәр-дүртәр бала белән дә килә. Ун көнләп монда яшиләр. Без аларны көненә дүрт тапкыр ашатырга тырышабыз. Анда сеңлем Әлфия дә Америкадан үз оныклары белән кайта, шуңа ул җәйләүнең датасын да бер ел алдан билгеләп куябыз. Быел ул 30 июльдән 8 августка кадәр булачак, 8 августта зур Сабантуй белән тәмамлыйбыз, - дип сөйли Фәния Җәләлиева.

Мәдрәсәнең китапханәсе шактый бай
Мәдрәсәнең китапханәсе шактый бай

Мәдрәсәнең үзе кебек үк, Сабан туе да елдан-ел үскән. Элек ул балаларга лагерьларның бер йомгаклау мәҗлесе кебек кенә үткәрелсә, тора-бара кунаклар саны арткан, авылдашлар янына читтән имамнар да җыела башлаган – хәзер ул зур Мөселман сабан туе буларак уздырыла. Соңгы 20 ел эчендә, пандемия сәбәпле, узган ел гына үткәрми калганнар.

Фәния апа, төзелешләрне әйткән дә юк, бу җәйләүләрдә халыкны ашату, мәчетне тәэмин итеп тоту өчен дә күп акча кирәк бит. Финанс яктан ярдәм итүче бармы?

— Пенсиябезне бөртекләп җыябыз. Ирем Рәшит – хәрби табиб, 20 ел буе Туберкулез диспансерын җитәкләде, үзем дә табибә булып эшләдем. Пенсиядән тыш, сәдакалар да була, "Гадел" мәдрәсәсендәге шәкертләр балаларга бүләкләр биреп җибәрә. Зәкәтен безгә китерүче бер кеше бар. Ел да корбан чалабыз, аның итен менә мондагы ике туңдыргыч камерага тутырып калдырабыз – балаларга шуны ашатабыз. Үзем җәй буе авылда булгач, бар яшелчә – үзебезнең бакчаныкы. Ә менә мәчет-мәдрәсә эченә әйберләрне каян туры килсә – шуннан туплыйбыз. Келәмнәрне ремонт ясала торган иске мәчетләрдән соратып алдым. Шәкертләремә дә әйтеп куйдым: бер генә иске җиһазыгызны да ташламагыз, безгә барысы да сыя, дидем. Аш бүлмәсе җиһазлары "Гадел" мәчетендәге бер ханымныкы, ул үзенә яңа аш бүлмәсе ясаткач, искесен безгә кайтардык. Безнең авылда да алтын куллы балта остасы бар, ул балаларга ятаклар ясап бирде. Мәчеттәге шамаилләрне дә безнең авыл рәссамы ясады. Менә шулай кайда нинди мөмкинлек бар – җыябыз, - диде Фәния ханым.

Музейдан күренеш
Музейдан күренеш

Фәния апа, мөселманнарны кулга алулар күп булды, Кукмара бигрәк тә күз уңында. Андый чакларда сезне дә тикшереп үзәгегезгә үтмиләрме?

— Әлбәттә, була, балакаем. Мин генә яшел түгел бит. Әле бер елны килеп тикшереп, "Пәйгамбәрләр тарихы" дип аталган бик кыйммәтле 4 том китапларымны алып киттеләр. Шуның буенча чакыртып протоколлар да төзеделәр, актлар да яздылар. "Энем, бу бит тарих, бернинди куркыныч җире юк", дим. "Ул китаплар бик кыйммәт, мин пенсионер кеше бит", дип тә әйтеп карадым. Бирмәделәр китапларымны... Рөхсәт ителмәгән китаплар булдырмаска, тәртипне сакларга тырышабыз. Бу 20 ел эчендә, шулкадәр тикшерүләрдән соң ышанычлы кешеләр исемлегенә кергәнбездер дип өметләнәм инде. Без бит монда ислам динен үзебезнең гореф-гадәткә нигезләнеп укытабыз.

Әллә кайдан әллә нәрсә ишетеп кайтып, безнең әби-бабайларның мең елдан артык тоткан динен дөрес түгел дип сөйләүчеләр бар

Мин үзем дини гаиләдә үстем, әби-бабам, әнием намазлы булдылар, барын да алардан өйрәндем. Өстенлегем шунда гына: мин бүген гарәпчә аңлап укыйм. Дәресләремне менә шул иске белгәннәремә нигезләнеп алып барам, артык әйбер кертмим. 1100 ел буена шушы җирдә булган ислам бит ул. Дөресен генә әйткәндә, ул тикшерүләр дә кирәк. Бик белемлеләнеп кыланып, әллә кайдан әллә нәрсә ишетеп кайтып, безнең әби-бабайларның мең елдан артык тоткан динен дөрес түгел дип сөйләүчеләр бар. Бер хәдисне алалар да шуңа нигезләнеп әллә ниләр әйтәләр. Син күбрәк укы: ул шулай гына дип әйткәнме, әллә шул хәдис өстенә әйтелгән башкалары да бармы икән. Бер хәдис белән генә фәтва чыгармыйлар. Бер фәтва чыксын өчен, меңләгән галимнәр фәнни эшләр башкара.

Быелгы шәкертләр
Быелгы шәкертләр

20 ел эчендә зур эшләр башкаргансыз, әлегәчә өч урында укытасыз. Мөслимәләрне күбрәк гаиләсен, ирен кайгыртырга тиеш дип әйтәләр, халыкта да шундыйрак караш формалашкан. Безнең җәмгыятьтә мөслимә хатын-кызга һөнәри яктан үсү кыенмы?

— Хатын-кызның беренчел бурычы – гаилә: йортны да алып барырга, ирне, балаларны да карарга кирәк. Шуңа да янында ныклы терәк булырдай, эшләрен хуплап торырдай ир-ат булганда гына, мөслимә хатын-кыз һөнәри яктан үсеп ачылырга мөмкин. Мәдрәсә эшләре белән йөргәндә, кызларым эшли генә башлаган иде, оныклар минем кулда булды. Ләкин теләгең көчле, ниятең яхшы булганда, Аллаһы Тәгалә үзе сиңа юл күрсәтә ул. Кирәк документлар белән төрле оешмаларга йөрдем, ирләрне эшкә чакырып, алар белән бергә дә эшләдем бит инде. Менә мондый эшләрдә гаиләдә бер-береңне аңлап яшәү кирәк. Мине ирем аңламыйча, "син моның белән йөрмә" дисә, мин алай йөри алмас идем. Ә ул фикеремне, идеяләремне күтәреп алды һәм миңа гел терәк булды. Әйе, без ислам дәүләтендә яшәмибез, шуңа яулыклы хатыннарга бездә караш башка. Кайдадыр сине җитди кабул итмәскә дә мөмкиннәр, менә шул чакта да артыңда көчле терәк булуын белү бөтен киртәләрне үтәргә, һөнәри яктан да зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Сез бу мәдрәсәне, мәчетне үзегездән соң кемгә калдырырга ниятлисез? Бу хакта уйлаганыгыз бармы?

— Гел уйланам, шул сорау белән үземнең дә йөрәгем яна, тик әлегә кемгә тапшырасымны белмим.

Кукмара районы Өркеш авылында бүген иллеләп кенә хуҗалык калып бара. Ике йортның берсе – ташландык. Авылга асфальт юл да кермәгән, эш урыннары да юк. Җирле халык белән сөйләшкәч, Өркешнең бу көнгә кадәр бары энтузиастлар аркасында гына исән калуын аңлыйсың. Шушы авыл кешеләре үз көче белән зират йорты да салган, яшьләргә хоккей мәйданчыгы да булдырган, Икенче дөнья сугышында һәлак булган сугышчыларга мемориалын да ясап куйган, мәдәният йортындагы авария хәлендәге матчаны да ремонтлаган, чишмәләрне торгызган... Боларның берсе дә үзсалым акчасына эшләнмәгән, гомумән, бу эшләргә авыл җирлегенең бер катнашы да юк. Моны авыл кешеләре үзләре эшли.

Белешмә: Өркеш, күршедәге Төркеш авылы чын мари авыллары булган. XVI гасырда Казанны Явыз Иван яулап алгач, көчләп чукындырулар башлангач, мөселманнар качып шушы якларга килеп урнашкан. Авылның исеме дә "өркеп качкан өч кеше" дигән исемнән алынган диләр. Бирегә килеп урнашкан өч гаилә тирә-як авылларга ислам динен тараткан, гарәпчә укырга язырга өйрәткән. 1950 елда авыл мәчете манарасы киселгәннән соң 2016 елда Өркештә кабат мәчет ачыла.

Бүген Өркеш авылы җирлегенә биш авыл керә: Өркеш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Октябрино һәм Хәсән авыллары. Ул Кукмарадан төньякта, 24 чакрым ераклыкта урнашкан.

XS
SM
MD
LG