Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан бюджет дефициты ягыннан Русиядә дүртенче урынга чыккан


Русия төбәкләренең өчтән икесендә 2020 елда бюджет дефициты булган.

Русиядәге 85 төбәкнең илле сигезе 2020 елны дефицитлы бюджет белән тәмамлаган. Төбәкләрнең уртак бюджет дефициты 762,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Федераль казначылыкның беренчел мәгълүматына нигезләнеп РБК яза.

Башкортстан казнасы иң нык саеккан биш төбәк арасына кергән. Республиканың бюджет дефициты керемнәренә нисбәттә -14 процентка җиткән. Беренче урында – Кемерово өлкәсе (-21%). Төмән өлкәсе (-20%), Удмуртия (-16%), Ямал-Ненец автоном бүлгесе (-14%), Архангельски өлкәсендә (-14%) дә шундый хәл килеп туган.

Пандемияле ел булуга карамастан, бюджетлары үсеш алган төбәкләр дә бар. Чукотка автоном бүлгесе бюджеты төбәкнең керемнәреннән 8 процентка арткан, Воронеж өлкәсе һәм аннексияләнгән Кырымдагы Акъярда бишәр процент, Кабарда-Балкар республикасында, Алтай краенда дүртәр процент үсеш күзәтелгән.

Бюджет дефицитына коронавирус пандемиясе һәм нефть бәяләре төшү сәбәпче булган диелә.

РАНХиГС Социаль сәясәт институты баш фәнни хезмәткәре Наталья Зубаревич аңлатканча, төбәк бюджетларының бик көчле кимүе хакимиятнең 2020 ел көзендә пандемиянең икенче дулкыны вакытында кабаттан карантин кертүдән баш тартуына китергән. Икътисад һәм бюджетлар моңа чыдый алмас иде ди галимә.

Казначылык саннарына карый, 2020 елда федераль бюджеттан төбәкләргә акча бирү күләме 3,698 триллион сумга җиткән. Федераль үзәк төбәкләргә субсидияләрне ике тапкырга арттырган. Бу акчаларның күпчелеге илкүләм проектларны финанслауга һәм пандемия вакытында ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
2020 елның июлендә Forbes чыгарган хисапта Русия төбәкләре бюджетлары дефициты елның беренче биш аенда 10 тапкыр арткан һәм 147 млрд сум тәшкил итә диелгән иде. Дефицитлы бюджетка ия төбәкләр саны ике тапкыр артып, 11 дән 22гә җиткән диелде. Татарстан Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсеннән кала өченче урын биләде, аның чыгымнары керемнәреннән 16,1 миллиард сумга артып киткән иде.

Ноябрьдә Татарстанның 2021 елга бюджеты 7 млрд сум дефицит белән кабул ителде.

XS
SM
MD
LG