Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сберкласс татар телен өйрәнү өчен электрон платформа әзерли


"Сәлам" дәреслеге платформасы.
"Сәлам" дәреслеге платформасы.

Эш Татарстан мәгариф министрлыгы һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы белән бергә алып барыла.

Русиянең "Сберкласс" электрон белем бирү платформасы Татарстанның мәгариф һәм фән һәм мәгълүматлаштыру министрлыклары белән бергә татар теле һәм әдәбиятыннан электрон платформа булдыру эшен башлаган. Моның хакта мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Лилия Әхмәтҗанова матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, 2020 елда читтән торып укытуга күчкәч, татар телен укытуда авырлыклар булды, укытучылар үз фәннәрен укытыр өчен электрон платформа куллана алмады. "Хәзер без мәгълүматлаштыру министрлыгы белән бергә татар теле һәм әдәбиятыннан платформаның онлайн контентын әзерли башладык. "Сберкласс", "Я класс", "Открытая школа" оешмалары белән эшлибез", диде Әхмәтҗанова.

Азатлыкка билгеле булганча, Сберкласс белән хезмәттәшлек Татарстанның Сбербанк белән килешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әлегә Сберкласс 3 платформа булдырырга җыена: татар балалары өчен тел, татар балалары өчен әдәбият һәм урыс телле балалар өчен татар теле.

Моңарчы "Ачык мәктәп" платформасында татар телен өйрәнү бүлеге барлыкка килгән иде. Әхмәтҗанова сүзләренчә, анда "Сәлам" дәреслегенең бер өлеше инде урнаштырылган. Платформада анимацион видеолар, интерактив биремнәр, күп төрле аудиолар тәкъдим ителә.

Моннан тыш, быел башлангыч сыйныф укучылары өчен 38 дәреслек тәрҗемә ителгән. Аларны федераль исемлеккә кертер өчен министрлык документларны Мәскәүгә юллаячак. Ел дәвамында 5-9 сыйныф укучылары өчен 41 дәреслекне тәрҗемә итәргә уйлыйлар.

2020 елда Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчкәч, татар теле укытучылары татар теле һәм әдәбиятыннан электрон платформа булмау проблемына юлыкты, Азатлык моның турында язган иде.

Ул вакытта шактый гына укытучы Азатлыкның "Әйдә! Online" проектына өстенлек бирде. Апрель һәм май айларында проект күрсәткечләре өч тапкыр арткан.

"Әйдә! Online" –​ Азатлык радиосы 2018 елның февраленнән алып барган татар телен өйрәнү проекты. Ул телне үзлектән өйрәнүчеләргә төрле файдалы материаллар тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG