Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада укытучылар ач торып яклаган мәктәп мөдирен вазифасына кайтарганнар


Кузнецов исемендәге 1нче санлы балалар рәсем мәктәбе күренеше.
Кузнецов исемендәге 1нче санлы балалар рәсем мәктәбе күренеше.

Сергей Андреев белән бер елга хезмәт килешүе төзелгән.

Уфадагы 1нче санлы балалар рәсем мәктәбенең элеккеге мөдире Сергей Андреев вазифасына кире кайткан. Бу турыда Уфаның Мәдәният һәм сәнгать идарәсе хәбәр иткән. Андреев белән килешү бер елга төзелгән.

"Мәктәп үзенең эшен тыныч, алдан күреп була торган тәртиптә дәвам итсен өчен элеккеге мөдирне кайтарырга карар ителде. Бер ел – кабаттан төзелгән килешү өчен стандарт вакыт" дип аңлаткан Уфаның Орджоникидзе районы башлыгы Марат Галиуллин.

2020 елның ноябрендә Уфаның Кузнецов исемендәге 1нче санлы балалар рәсем мәктәбендә кайбер укытучылар һәм ата-аналар җиде көн дәвамында ачлык тотты. Алар мәктәпнең элеккеге мөдирен кайтаруны таләп итте.

Балалар рәсем мәктәбе үзе белән бер бинада урнашкан сәнгать мәктәбе белән бер ел дәвамында низаглашкан иде. Сергей Андреев үзе җитәкләгән мәктәпнең ике бүлмәсен күрше мәктәпкә бирүдән баш тарткан. Шуннан соң район идарәсе Андреев белән хезмәт килешүен озайтмаган. Рәсем мәктәбе укытучылары моны мөдирдән үч алу дип бәяләде. Алар мәктәпкә мөдир итеп җибәргән белгечләрне кабул итмәде. Ел эчендә генә дә мәктәптә дүрт җитәкче алышынган иде.

XS
SM
MD
LG