Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәмсетдинов адвокатлары мәхкәмә карарын шикаять иткән


Рамил Шәмсетдинов.
Рамил Шәмсетдинов.

Равил Тугушев Рамил Шәмсетдиновка 24,5 ел төрмә карарын артык кырыс дип саный.

2019 ел көзендә Байкал аръягы хәрби бүлгесендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты аңа карата мәхкәмә карарына апелляция биргән. Бу турыда юрист Равил Тугушев Сибирь.Реалиигә сөйләгән.

Адвокат мәхкәмә карарын артык кырыс дип саный һәм аны йомшартуны сорый. Тугушев мәхкәмә утырышы беркетмәләре һәм аудиоязмалар белән танышкан, шуннан соң кыска язылган апелляция шикаяте тапшырган. Соңрак ул өстәмә рәвештә аңлатмалар белән тулыландырылган шикаять бирергә җыена. Апелляция тапшыру вакыты 31 гыйнварда чыга, ә ул ял көне, шуңа тиз арада кыска язылган шикаять тапшырырга кирәк булды дип аңлаткан Тугушев.

21 гыйнварда Читадагы хәрби мәхкәмә Шәмсетдиновны 24,5 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аннан алда дәүләт гаепләүчесе 25 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде. Мәхкәмә шулай ук үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләренә рухи зыянны өлешчә капларга дигән карар чыгарды, компенсация күләме 9,8 миллион сум диелде.

2020 ел декабрендә Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзе белән чыгыш ясады, ул кылган адымына үкенүен белдерде. "Мине бу хәлгә китереп җиткерделәр. Мин моны теләмәдем. Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Мин бу адымыма үкенәм" диде ул. Присяжныйлар Шәмсетдиновны үтерүләрдә һәм үтерергә омтылуда гаепле дип таныды. Шул ук вакытта присяжныйлар аның җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты.

Хөкем карарына мөнәсәбәтен белдереп, Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов "бу бабайлыкка юл ачты" дип белдерде. "Нинди дәүләт соң бу? Мәхкәмәдә бабайлыкны таныган килеш тә, гаепле булып улымны калдырдылар?! Аларның максаты – Рамилне гомерлеккә утырту, шуның белән бетте, ә бу гамәлләрнең нинди шартларда булганы аларны борчымый. Шулай дип аңлыйм. Бу вакыйгадан соң берәр булса да командир, җитәкче җавап тоттымы? Юк, никтер Рамил гына җавап тота. Менә шундый армия" диде ул.

Солдат аналары комитеты вәкилләре дә Шәмсетдинов хөкеме гадел түгел дип саный.

XS
SM
MD
LG