Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат аналары комитеты: Шәмсетдинов хөкеме гадел түгел


Валентина Мельникова.
Валентина Мельникова.

Миңа калса, хөкемдарлар бу эштә заказ буенча уйнады, диде комитетның җаваплы секретаре Валентина Мельникова.

Русиянең солдат аналары комитетында Рамил Шәмсетдиновка чыгарылган 24,5 ел колония хөкемен гадел түгел дип саныйлар. Бу хакта "Эхо Москвы" радиостанциясендә әлеге комитетның җаваплы секретаре Валентина Мельникова белдерде.

"Гадел хөкем карары түгел, бик зур мөддәт. Минемчә, Шәмсетдинов, әлбәттә җәза алырга тиеш, ләкин шулкадәр зур мөддәт түгел. Егет үзенең кешелек абруен яклаган, әгәр дә хәрби бүлектә барысы да әйбәт булса, аны мыскыл итмәсәләр, мондый фаҗига булмас иде. Миңа калса, хөкемдарлар бу эштә заказ буенча уйнады. Безнең адвокатлар ярдәм итәр һәм карарны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр шикаять итәр дип өметләнәм", диде ул.

21 гыйнварда Чита хәрби мәхкәмәсе гаскәрдә сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны 24,5 елга хөкем итте. Моннан тыш ул 9,8 млн сум күләмендә рухи зыян компенсациясен дә түләргә тиеш булачак. Шәмсетдинов адвокатлары хөкемне шикаять итәчәк. Алар монда "бабайчылык" гаепле дип саный.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG