Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә студентлар 8 февральдән уку йортларына кайта


Дәүләт югары уку йортларына, бөтен санитар кагыйдәләрне үтәү шарты белән, укучыларын офлайн тәртиптә укыту рөхсәт ителде.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгына караучы югары уку йортлары 8 февральдән студентларын янәдән уку биналарында кабул итә башлаячак. Бу турыда карарны миинистр Валерий Фальков имзалаган.

COVID-19 таралмасын өчен, югары уку йортлары җитәкчеләренә бөтен санитар кагыйдәләрнең үтәлүен тәэмин итү шарты куела. Битлек кию, физик ара калдыру, антисептик куллану, бинага кергәндә тән температурасын үлчәү, дезинфекция һәм бүлмәләрне җилләтү тиеш булачак.

Мәскәүдәге берничә югары уку йорты гадәти тәртиптә укытуга кайтырга әзер булуларын белдерде. Атап әйткәндә, МДУ, Мәскәүнең Бауман исемендәге дәүләт техник университеты, МГИМО әлеге карарны үтәргә әзер. Югары икътисад мәктәбе офлайн укытуга гибрид форматта 29 марттан кайтачак дип яза Интерфакс.

Русия югары уку йортлары, коронавирус таралуны булдырмас өчен, 2020 елның язында дистант укытуга күчерелгән иде. Җәй айларында чикләүләр алына башлады, ләкин көзен, эпидемиянең икенче дулкыны барганда, мәгариф министрлыгы янәдән бөтен югары уку йортларын 6 февральгә кадәр өйдән торып укуга җибәрде. Мәскәү һәм Петербур университетлары өчен бу таләп мотлак үтәлергә тиеш булды, ә төбәкләрдәге югары уку йортларына урындагы Роспотребнадзор белән килештереп дистант укытуга күчәргә киңәш ителде.

Башкортстанда көз айларында югары уку йортлары студентлары һәм көллият укучылары арасында коронавирус таралу көчәюе сәбәпле, бу уку йортлары 2 ноябрьдән өйләреннән торып белем алуга күчкән иде. Татарстанда исә коронавирус белән авыручылар арасында студентлар да булуына карамастан, онлайн форматка күчү булмады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: "Читтән торып укуга күчү планда юк һәм була да алмый", – дип белдерде.

XS
SM
MD
LG