Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәктәпләр урыс програмына күчә, балалар әдәби әсәр укымый"


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда татар, чуаш, мари һәм удмурт телләре һәм әдәбиятыннан 9-11 сыйныф укучылары арасында олимпиада узды. Анда барлыгы 292 укучы катнашты, шуларның 189ы – татар балалары. Олимпиада онлайн узды, ябу чарасы шулай ук онлайн оештырылды.

Ябу чарасында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева укучыларга туган телләрен яратулары өчен рәхмәт белдерде. Төбәкара олимпиадаларда катнашып республиканың данын күтәрерсез дигән ышаныч белдере.

Азатлык быелгы чараның үзенчәлеген белешеп, бәяләмә төркеме әгъзаларының фикерен сорашты. Башкортстан мәгарифе үсеше институтының татар мәктәпләре белгече Руслан Сөләйманов:

Руслан Сөләйманов
Руслан Сөләйманов

"Узган елгы олимпиадада 120 укучы катнашса, быел 189 бала катнашты. Бу онлайн узган чарага укучыларны алып килү авырлыгы булмауга бәйле. Югыйсә олимпиадада катнашырга гаризалар җибәреп тә, балаларны китерә алмаучы төбәкләр була иде. Ә болай алар, рәхәтләнеп өйләрендә генә утырып, олимпиадада катнаша алдылар. Элек викторина, инша һәм сөйләм дәрәҗәсен ачыклаучы диалог дигән сынаулар уздыра идек. Быел викторина урынына сынау дигән бирем булды.

Сынауга татар теленнән – 10, әдәбияттан – 5, татар тарихы һәм мәдәниятеннән 5 сорау кергән. Бу "Мир родного языка" дигән портал аша эшләнде. Икенчесе – язма белән эшләү. Балаларга аудио язма җибәрелде. Алар шуны тыңлап, сорауларга җавап бирделәр. Өченчесе – диалог. Бу ZOOM аша узды. Бу биремдә балаларга тема бирелде. Шул темага ике бала үзара әңгәмә кора, бәяләмә төркеме аларны тыңлап бәя бирә.

Олимпиаданың онлайн узуының авырлыклары булмады диярлек. Ләкин кайбер авылларда интернетның акрын эшләве эшкә тәэсир итте. Җанлы сөйләшү азрак булды. Офлайн олимпиадада укучыны күрәсең, монда диалогта гына күрдек.

Шәһәрдә, урыс мохитендә үскән балалар телне югалтып бара

Авыл мәктәпләрендә телне яхшы үзләштергәннәр. Саф татар телендә үзләренең фикерләрен әйтә алалар. Шәһәрдә, урыс мохитендә үскән балалар телне югалтып бара. Аларның сөйләшү дәрәҗәсе түбән. Авыл балалары хәтта Уфаның татар гимназияләрендә укучыларга караганда туган телне күпкә яхшырак белә, чөнки алар әти-әниләре белән дә, укытучылары белән дә татарча сөйләшәләр. Үзара да аралашалар. Туган телне белү кими. Бу диалогта аеруча нык күренде.

Башкорт теле һәм әдәбиятыннан узган олимпиадада түгәрәк өстәлләр булган иде. Моны киләчәктә безгә дә кертеп була", диде Руслан Сөләйманов.

Бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Балалар ике төркемгә бүленде: милли мәктәпләрдә укучылар һәм урыс мәктәпләрендә туган телләрен өйрәнүчеләргә. 189 укучының 148е урыс мәктәпләрендә укучылар. Ун ел элек күпчелекне татар мәктәпләреннән килүче балалар тәшкил итә иде. Мәктәпләрнең урыс програмына күчүе безне бик борчый. Дөрес, милли мәктәпме, урыс мәктәбеме, стандарт буенча барсында да ике сәгать укытыла. Ләкин мохит аерыла.

Безнең өчен олимпиаданы онлайн уздыру җиңел булды. Элек офлайн узганда төннәр буе эшләрне тикшерә идек. Әле бик тиз булды. Сынауны компьютер тикшерү дә тизләтте.

Балалар әдәби әсәр укымыйлар

Балаларның туган телләрен белү авылда яшәүгә генә карамый, шәһәр мәктәбендә дә яхшы белүчеләр бар. Балалар әдәби әсәр укымыйлар. Татарча сөйләшү булган, татарча аралашкан мәктәпләрдә балалар телне әйбәт белә", диде Илшат Насипов.

Бәяләмә төркеме әгъзасы, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге татар-чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров:

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Төп авырлык – балалар белән күзгә-күз карап аралашып булмау булды. Алар олимпиадага Уфага килеп, интернатка урнашкач, үзара аралашалар, дуслашалар иде. Язучылар белән очрашулар уздыра идек. Югары уку йортларының татар бүлекләренә укырга чакыру өчен дә офлайн нәтиҗәле була иде. Пандемия беткәч олимпиадалар элеккечә дәвам итәр дип ышанабыз. Кыенлыклар булуга карамастан, чара булмыйча калганга караганда, аның узуы әйбәт.

Төп авырлык – балалар белән күзгә-күз карап аралашып булмады

Онлайнның уңай ягына килгәндә, сынау нәтиҗәләрен компьютер тикшерде. Текст белән эшләү дигән биремдә балаларга Фуат Галимуллин укыган текстны ишеттердек. Алар шул текстны тыңлап, бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Бу үзенчәлекле бирем, минем өчен дә яңалык булды. Бу отышлы һәм кирәкле бирем дип кабул итәм. Балалар Фоат Галимуллин башкаруында туган телнең яңгырашын, тәмен тойдылар", диде Илсур Мансуров.

Милли һәм урыс мәктәпләрендә укучы 9, 10, 11нче сыйныфлар арасында җиңүчеләр бәян ителде. Алар арасында Благовар, Бүздәк, Чишмә, Илеш, Бишбүләк, Зианчура, Балтач, Тәтешле, Дүртөйле, Әлшәй, Крсанокама, Бәләбәй, Кушнаренко, Бакалы, Бөре районнары, Стәрлетамак һәм Агыйдел шәһәре укучылары бар.

XS
SM
MD
LG