Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Навальныйның шартлы җәзасын реаль җәзага алыштыруга ирешмәкче


Алексей Навальный.
Алексей Навальный.

Навальный мәхкәмәсе иртәгә, 2 февральдә булачак.

Русия баш прокуратурасы Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә шартлы җәзасын реаль җәзага алыштыру таләбен нигезле дип саный. Прокуратура үз фикерен мәхкәмәдә якларга җыена.

Оешма хәбәрендә Навальныйның хокукка каршы килүче үз-үзен тотышы шартлы хөкем ителү һәм җәзаны үтәүне гамәлдән чыгаруны сорау өчен нигез булып торды диелә. "Әлеге таләп канунлы һәм нигезле дип табылды" диелә прокуратура белдерүендә.

18 гыйнварда Химкидагы полиция бинасында узган мәхкәмә Навальныйны 15 февральгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде. ФСИН таләбе белән аның "Ив Роше эше" дип йөртелгән эш кысаларында шартлы җәзасын реаль җәзага алыштыру турында мәхкәмә 2 февральгә билгеләнгән.

17 гыйнварда Алексей Навальный Мәскәүгә Германиядән кайтты. Германиядә ул Русиядә агуланганнан соң дәвалау алды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде, аерым алганда, инспекциягә килеп, билгеләнеп йөрмәгән. Шул ук вакытта сынау вакыты 30 декабрьдә чыкты, ә "Ив Роше" эше буенча хөкем карары – 3,5 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү – Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарына ярашлы, 2014 елда Навальныйның хокукларын бозып чыгарылган иде.

Алексей Навальный 20 августта агуланып, кома хәлендә Геманиягә дәваларга җибәрелде. Ул Русиядән үз ирегем белән китмәдем дип белдерә, һәм ФСИН гаепләүләрен кире кага. Навальный үзен тоткарлау ихтималын белгән килеш барыбер Русиягә кайтырга карар итте. Алексей Навальный аны Русия хакимиятенең махсус хезмәтләре, бәлки Владимир Путинның шәхсән үзе кушуы белән агулаганнар дип белдерә. Bellingcat чыгарган тикшеренүдә ФСБ хезмәткәрләренең Навальный артыннан күзәтү фактлары китерелә, ә аларның берсе Навальныйга һөҗүм булганын фактта таный.

Элегрәк Bloomberg үз чыганакларына таянып Навальный 13 елга төрмәгә утыртылырга мөмкин дип язган иде.

XS
SM
MD
LG