Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Русия эчке җитештерү күләме соңгы 11 елда иң югары дәрәҗәгә төшкән


Тозлы кыяр җитештерү, архив фотосы.
Тозлы кыяр җитештерү, архив фотосы.

Эчке туламе җитештерү (ВВП) 2020 елда 3,1 процентка кимегән.

Росстат бәяләгәнчә, 2020 ел нәтиҗәләренә карый, Русиядә эчке тулаем җитештерү (ВВП) күләме 3,1 процентка кимеп, соңгы 11 елда иң зур төшү дәрәҗәсен күрсәткән.

ВВП кимүенең төп сәбәпләре дип коронавирус аркасында чикләү чаралары һәм дөньяда энергия ресурсларына бәяләр арзанаю атала.

Русиядә җитештерү иң нык кимегән өлкәләр – кунакханә һәм ресторан бизнесы (-24,1 процент), транспорт (-10,3 процент) һәм мәдәният-спорт тармагы (-11,4 процент).

Үсеш күрсәткән тармаклар арасында иң көчле үскәне финанслар һәм иминиятләштерү булган (+7,9 процент).

Ел нәтиҗәләре буенча ВВП төшүе Русиядә 21нче гасырда өченче тапкыр теркәлә. 2009 елда икътисади кризис вакытында ВВП 7,8 процентка төшкән иде. 2015 елда Русиягә каршы кертелгән чикләүләр һәм нефть бәяләре кискен төшү аркасында ВВП 2,3 процентка кимеде.

Октябрьдә Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2020 елда республика тулаем төбәк җитештерүе күләме (ВРП) узган елдагыдан 4 процентка кимрәк булыр дип фаразлаган иде. Гыйнвар-август айларында Татарстан ВРП күрсәткече 1,7 проценка төште. Декабрьдә билгеле булганча, 2020 елда республика бюджетына 48 миллиард сумга кимрәк акча кергән. Шул ук вакытта икътисад белгече Таһир Дәүләтшин Татарстан икътисады 4 процентка кимеде дигәнне шик астына куйды, бу бик зур сан диде.

XS
SM
MD
LG