Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бюджет федерализмы турында онытыгыз, зинһар"


Быел Татарстан бюджетына 48 миллиард сумга кимрәк акча кергән. Икътисад белгече Наталья Зубаревич республика бюджеты ишелеп төште ди. Мәскәү төбәкләрне кыйммәтле кредитлар алырга мәҗбүр итәчәк, бюджет федерализмына өметләнәсе юк ди белгеч.

Татарстанның тулай төбәк җитештерү күләме 2020 елда (ВРП) 4 процентка кимегән. Республика бюджетына 48 миллиард сумга кимрәк акча кергән. Татарстанда быел барлыгы 672 млрд сум салым җыелган. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка азрак (2019 елда 838 млрд сум салым җыелган булган). Федераль бюджетка 424 млрд сум салым киткән. 248 млрд сум Татарстанда калган. Бу саннар узган атна ахырында хөкүмәт утырышында китерелде.

Утырышка Мәскәүдән дә зур кунаклар килгән иде. Русия финанс министры Антон Силуанов Татарстанны мактады, аны кредитлар алырга өндәде. Бу нәрсә хакында сөйли? Русия төбәкләре арасында Татарстанның дәүләт бурычы болай да рекордлы 100 млрд сумга якынлаша. Татарстан бурычка батачакмы? Мәскәү республиканы нинди хәлгә җиткерәчәк?

Азатлык МГУ профессоры, икътисад белгече Наталья Зубаревич, икътисадчы Таһир Дәүләтшин һәм Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко белән сөйләште.

"Татарстан белән Башкортстанның бюджеты ишелеп төште"

Пандемия Татарстанның икътисадына да китереп бәрде. Узган ел белән чагыштырганда тулай төбәк җитештерү күләме 4 процентка кимегән. Сәнәгать өлкәсе дә шул дәрәҗәдә югалтулар кичергән. Бары авыл хуҗалыгы тармагы гына 3 процентлык үсеш күрсәткән. Нәтиҗәдә, Татарстанда җыела торган салымнар узган ел белән чагыштырганда 166 млрд сумга кимегән. Шуның 48 млрд сумы республикада калырга тиеш булган. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов федераль бюджет ярдәме белән бу кытлыкны яптык дип белдерде. Шуннан ары бу темага аерым тукталмадылар.

МГУ профессоры, төбәкләрне өйрәнүче икътисад белгече Наталья Зубаревич Татарстан һәм Башкортстанның бюджет хәлен аерым саннар китереп аңлатты.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

"Беренче чиратта быел нефть-газы булган төбәкләренең бюджеты ишелде. Хәзер Татарстан белән Башкортстан зур проблемнарга тарыды. Узган елның гыйнвар-октябрь айлары белән чагыштырганда быелгы 9 айда Башкортстан 23,5 млрд сум керемен югалтты. Аңа 33 млрд сум федераль трансферт бирделәр, ягъни югалтуларны тулысынча капладылар. Татарстан, нефтькә күбрәк бәйле булу сәбәпле, 42 млрд сум кеременнән колак какты. Аңа федераль үзәк 34 млрд өстәде, ләкин бюджет кытлыгын каплап бетермәделәр. Шуңа да Татарстанның зур проблемнары бар.

Беренче чиратта нефть-газы булган төбәкләренең бюджеты ишелде

Башкортстан бюджетының үз кереме 15 процентка кимеде. Ә федераль ярдәм белән аны 5 процентка арттыра алдылар. Татарстанның үзе җыйган кереме 17 процентка төште. Федераль үзәк азрак ярдәм итү сәбәпле, гомум кереме 3 процентка азайды. Алар акчаны ничек туздырды соң? Монда гаҗәеп күренешкә тап буласың. Беренчедән, сәламәтлек саклау, социаль яклау, илкүләм проектлар өчен күп акча тотарга мәҗбүр булдылар. Нәтиҗәдә, Башкортстанның чыгымнары 17 процентка, ә Татарстанныкы – 12 процентка артты. Ахыр чиктә, бу бюджет кытлыгына китерә. Ул котычкыч зур сан! Башкортстан 22,7 млрд сумны, Татарстан – 13,8 млрд сум чыгымын каплый алмый. Татарстан акчаны ипләбрәк тоткан. Ләкин ике төбәк тә бүген бюджет кризисында. Бу кытлыкны ничек капларга? Аларга йә банклардан кредит алырга, федераль үзәктән бюджет кредитлары сорарга, йә федераль үзәкнең юмартлануына өмет итәргә кала", диде Зубаревич Азатлыкка.

"Федераль үзәк төбәкләр өчен күбрәк чыгым тотарга теләми"

Моңа өстәп, Татарстанның дәүләт бурычы да арткан. Быел ул 98 млрд сумга җитте. Бу күрсәткеч белән республика Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә керә. Шул ук вакытта Башкортстанның быел дәүләт бурычы 31 процентка артып, 23,5 млрд сумга җиткән. Ягъни төбәкләрнең Мәскәү алдында бурычы арта һәм аны кайтару кыенлаша дигән сүз.

"Бурычларны каплау ни кадәр авыр булачак? Бу табыш салымыннан тора. Башнефть акцияләренең бер өлеше Башкортстанда. Роснефть девидентларны ничек түләр – карарбыз. Шулай да аларның табыш салымы әллә ни зур түгел. Ә Татарстанда бу – төп салым. Татнефть үзен ничек хис итсә, шундый салым булачак. Ләкин нефть өлкәсе тиз генә күтәрелә алмаячак. ОПЕК+ килешүне киләсе елның беренче кварталына кадәр озайтты. Һәрхәлдә, проблемнар булачак", диде белгеч.

Татарстанга бу очракта нәрсә эшләргә кала? Республика киңәшмәсендә катнашкан Русия финанс министры Антон Силуанов кредитлар алырга өндәде. Аерым алганда, казначылык кредитларын алга сөрде.

"Бу федералларның өстәмә трансфертлар бирергә теләмәвен аңлата. 2018 елга кадәр эшләгән бюджет кредитларын бирү системын кайтарырга җыенмаулары турында сөйли. Дуслар, банкларга барып акча алыгыз дигән сүз бу.

Мин сездән бюджет федерализмы дигән сүзне онытуны сорыйм

Мин сездән бюджет федерализмы дигән сүзне онытуны сорыйм. Онытыгыз, зинһар! Татарстанны юатыр өчен шуны әйтә алам: сездәге төп бурычның 37 процентын бюджет кредитлары тәшкил итә. Шуңа да сезнекеләр Русия финанс министрлыгы белән килешеп, аны кичектереп түләүгә ирешә алырлар, бәлки. Ләкин бу вазгыять банк кредитлары алуга мәҗбүр итәчәк. Федераль үзәк төбәкләргә күбрәк чыгымнар тотарга теләми. Узган елның гыйнвар-октябрь чоры белән чагыштырсак, Мәскәү болай да төбәкләргә 1 трлн сумга күбрәк акча тотты", диде Зубаревич Азатлыкка.

"Татарстанга субфедераль облигацияләр юлын карарга кирәк"

Бу вазгыятьтә Татарстанның казнасы тагын ярлыланырга мөмкин. Узган Дәүләт шурасы сессиясендә федераль үзәктән республикага кайтарылучы акчаның 32 млрд сумга кимиячәге билгеле булды. Быел Казан Кирмәне Мәскәүдән 72,8 млрд сум кайтара алган булса, 2021 елда ул 40,9 млрд сумга гына калачак, дигән саннар китерелде.

Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисадчы Вадим Хоменко фикеренчә, Татарстанга башка юлларны карарга кирәк, әйтик, субфедераль облигацияләр алу юлын.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

"Төбәкләргә федераль трансфертларның кимүе хәлне катлауландырачак. Акчаны күбрәк дотацион төбәкләргә бирәчәкләр. Андыйлар Русиядә күпчелек, ә донор төбәкләр азайганнан азая бара. Монда бары икътисадның үсешенә генә өмет итеп була. Ләкин быел бернинди үсеш тә күзәтелми. Татарстан бюджетында керем җитәрлек түгел. Чыгымнарны ничек капларга – бу зур сорау. Шулай да Татарстан Русиянең социаль-икътисади өлкәсендә лидер булып кала.

Кредитларны башка бирмәячәкләр. Русиягә үз бюджетын капларга акча кирәк

Кредитларны башка бирмәячәкләр. Русиягә үз бюджетын капларга акча кирәк бит. Эшмәкәрләргә ярдәм итүгә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, эшсез калучыларга, пенсионерларга булышуда федераль үзәк үзенә бик күп бурычлар алды. Мондый вазгыятьтә төбәкләргә акча бирү мөмкинлеге чикле. Федераль бюджетның үзенә акча җитсә ярар иде дип уйларга кирәк.

Татарстанга башка юлларны карарга сайларга туры киләчәк. Әйтик, субфедераль облигацияләр юлы. Бу акчаны федераль бюджеттан түгел, ә халыкның төрле төркеменнән, инвесторлардан алу дигән сүз. Кайбер эре төбәкләр моны куллана. Татарстанда мондый тәҗрибә әле күренми. Бүген республика башка юлларны да таба. Әйтик, төрек инвестицияләрен җәлеп итү, М-12 федераль трассасын төзетүне әйтергә була", диде Хоменко Азатлыкка.

"Халыкның кереме кимиячәк, эшсезләр артачак"

Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин Татарстан икътисады 4 процентка кимеде дигәнгә шикләнеп карый.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

"Тулай төбәк җитештерү (ВРП) күрсәткече объектив сан түгел. Монда саннарны төрлечә язарга мөмкин. Шуңа күрә икътисад 4 процентка да, йә 8 процентка да төшкән булуы ихтимал. Бу нефть тармагы, ОПЕК+ нефть чыгаруны азайтуы белән бәйле. Сәнәгать өлкәсе зур югалтулар кичермәде. Авыл хуҗалыгы артты. Ләкин 4 процент – ул зур сан", ди белгеч.

Дәүләтшин фикеренчә, Татарстан үзе эшләп тапкан керемне үзендә калдыру юлын карарга тиеш.

Безнең җитәкчеләргә Мәскәүгә азрак җибәрергә тырышырга кирәк

"Безнең җитәкчеләргә Мәскәүгә азрак җибәрергә тырышырга кирәк. Моның өчен башка төбәкләр белән бергә эшләү мәслихәт. Бу мөмкин эш кенә түгел, ә шулай булачак дип уйлыйм. Мондый вазгыять озак дәвам итә алмый. Кайчан да булса киеренеке вазгыять килеп туачак һәм башка юлны карарга мәҗбүр булачаклар. 1 трлн сум акча бүлеп бирсәләр дә, төбәкләрнең Мәскәүгә бурычлары кимеми. Якын елларда үзгәрешләр булмаса да, бу мәсьәләне хәл итәрләр дип уйлыйм. Федераль үзәк үсешнең туктавын күрә. Быел без 10 млрд сум кредит түләргә тиеш идек. Ә Русия финанс министрлыгы бу акчаны түләр урынга, инвестиция кертергә рөхсәт итте дип аңлыйм" диде икътисад белгече.

Пандемия эшмәкәрләргә китереп сукты. Киләсе елда йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) бетерелә. Күп оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салымны башкача түли башлаячак. Бу уңайдан, Татарстан моны кичектерүне сорап, Мәскәүгә мәрәҗәгать иткән иде. Ләкин Рөстәм Миңнехановның гозерен Мәскәүдә ишетмәделәр. Бу Татарстанның 50 мең эшмәкәренә кагылачак. Әлегә шуларның 48 проценты гына яңа тәртип белән эшләргә әзер, диде рәсмиләр.

Дәүләтшин яңа тәртипне хупласа да, Татарстан бюджетына бу йогынты ясамаячак ди. Ә менә киләсе елда халыкның кереме кимиячәк дип фаразлый ул.

"Сату акрыная бара. Киләсе елда халыкның кереме кимүе дәвам итәчәк. Кешеләргә каешны тагы да кысыбрак буарга туры килер дип уйлыйм. Аеруча, кече бизнестагы кешеләрнең акчалары кимиячәк. Ә бюджет оешмасы, зур корпорацияләрдә эшләүчеләрнең кереме әллә ни үзгәрмәячәк. Киләсе елда эшсезлек артачак", дип сөйләде икътисад белгече Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG