Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салым системы үзгәрә. Яңа елдан бәяләр нык артачак"


Авыл кибете, архив фотосы
Авыл кибете, архив фотосы

2021 елда көтелгән иң зур үзгәрешләрнең берсе — йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) бетерелә. Күп оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салымны башкача түли башлаячак. Бу эшмәкәрләргә, гади кулланучыга ничек йогынты ясаячак — Азатлык хәбәрчесе шуны белеште.

Йөкләнгән керемгә бердәм салым (Единый налог на вмененный доход – ЕНВД) урынына алмашка эшмәкәрләргә берничә төрле салым системын тәкъдим итәләр.

  • Беренчесе — гадиләштерелгән салым системы. Ул һәр төбәктә төрлечә. Эшмәкәр үз кулына кергән һәр сумның 1-6 процентын салым итеп илтеп бирергә тиеш. Татарстанда ул федераль үзәк куйган күрсәткечләрнең иң югары дәрәҗәсендә – 6 процент тәшкил итә. Ә менә Башкортстанда, пандемия белән бәйле рәвештә, аны 1-3 процентка калдырдылар. Ничә процент салым түләү эшчәнлек төренә бәйле.
  • Гадиләштерелгән салым системының икенче төрлесе дә бар: керемнән чыгымнарны аласың да, калганыннан 5-15 процент салым түлисең. Анысы да төбәккә карап аерыла. Татарстанда бу салым 10 процент тәшкил итә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрләр генә 6 процент түли. Башкортстанда, күпчелек эшмәкәрләр өчен, әлеге дә баягы пандемия сәбәпле – ул 15 проценттан 5-10 процентка калдырылды.
  • Икенче салым төре – патентлы салым системы. Эшмәкәрлек төренә, сәүдә урынының мәйданына карап билгеле бер вакытка патент сатып аласың да, тынычлап яшисең.
  • Өченче салым системы – үзмәшгульләр салымы. Эшмәкәрләр декабрь ахырына кадәр кайсы салым системына күчүен сайларга тиеш.

Җырчы һәм эшмәкәр Салават Миңнеханов салым хезмәтендә булып кайткан инде. Киләсе елга дәүләткә күпме салым түләргә тиешлеген санаткан. Элек биш кибете өчен елына 200 мең сум түләсә, яңа елдан ул 900 мең сум салым түләргә тиеш була икән. Салават шул хакта үзенең Instagram битендә бик эмоциональ төстә хәбәр итте һәм бу бәяләрнең бик каты күтәрелүенә китерәчәк дип белдерде.

— Мин көне буе салым хезмәтендә булдым, чөнки 2021 елдан салым системы бераз үзгәрә. Киләсе елга булачак салымнарыбызны исәпләдек. Безнең биш кибетебез бар: икесе — Казанда, тагын берәр кибет Чаллыда, Әлмәттә һәм Уфада. Алар бик кечкенә: мәйданнары 5, 10 яки 30 квадрат метр. Без элек шушы кибетнең мәйданына карап салым түли идек. Яңа елдан ул салымны бетерәләр, — ди Салават Миңнеханов. — Безнең эшмәкәрлек хәзер гадиләштерелгән салым системына яки патентлыга күчәргә тиеш. Гадиләштерелгәне безгә туры килми, чөнки аның нигезендә без космик күләмдә салымнар түләргә тиеш булачакбыз. Безгә патентлы систем туры килә һәм без күпме түлиячәгебезне санадык. Күз алдына китерәсезме, элек биш кибет өчен якынча 200-220 мең сум салым түләгән булсак, яңа елдан 900 мең сум салым түләргә тиеш булабыз.

Дусларым, яңа елдан бар әйбергә дә бәяләр бик каты күтәреләчәк дип уйлыйм. Бу канунны кабул иткән, эшмәкәрләргә ярдәм итеп торган, халыкның көнкүреше турында уйлаган Русия думасына, андагы депутатларга зур рәхмәт! Сез искиткеч эш башкаргансыз, — ди ирония белән Салават Миңнеханов.

Наилә Әхмәдиева
Наилә Әхмәдиева

Апас районында, 70 гектардан артык җирдә үз продукциясен — яшелчә һәм тәмләткечләр үстерүче фермерлар — Наилә һәм Азат Әхмәдиевлар гаиләсенә дә яңа салымнар авырлык тудырачак. Аларның Казанда 11 квадрат метрлы сәүдә ноктасы бар. Аның өчен алар өч айга 17 мең сум салым түләгән булса, яңа елдан шул ук өч айга 51 мең сум түләргә тиеш була.

— Быелгы белән киләсе ел салымнары арасында аерма бик зур. Элек мин өч айга 17 мең сум түләсәм, хәзер ай саен шул сумманы түләргә тиеш булам. Әгәр бу вазгыятьтә бәяләрне күтәрмәсәк, элекке дәрәҗәдә калган керемнәрдән өч тапкыр артык салым түләп утырсак, әлбәттә, үзебезне алга таба тәэмин итә алмаячакбыз. Шуңа күрә, элекке керемдә калыйк дисәк тә, бәяне күтәрергә туры килә. Моның икенче ягы да бар: салым арта дип бәяләрне күтәреп куйсак, клиентны югалтырга мөмкинбез. Клиентлар кими икән, сәүдә ноктасы ябыла дигән сүз. Күп кеше ябылырга да мәҗбүр булыр дип уйлыйм, — ди Наилә Әхмәдиева.

Ул үзе чиста керемнән 10 процент салым түли торган, гадиләштерелгән системга күчәргә булган. Патент системындагы кебек айга 17 мең үк салым чыкмас дип өметләнә. Гомумән, ил күләмендә караганда, Наилә Әхмәдиева бу хәлләрнең башта торгынлыкка, ә соңыннан кече эшмәкәрлекнең бөтенләй бетүенә китерергә мөмкин дип саный.

Шәхси эшмәкәрләр ябылырга мәҗбүр булачак яки керемнәрен яшереп күләгәдә калачак

— Без өй янындагы кечкенә генә мәйданда яшелчә, җиләк-җимеш белән сату итәбез. Болай да безнең продукцияне һәр супермаркет, гипермаркет сата, алар белән конкуренцияне күтәрү авыр. Хәзер салымнары да арткач нәрсә булыр, карарбыз. Минемчә, шәхси эшмәкәрләр башта хәл яхшырмасмы дип үзенә зыянга эшләячәк тә, азактан ябылырга мәҗбүр булачак яки керемнәрен яшереп күләгәдә калачак. Пандемия аркасындагы кыенлыкларны исәпкә алып, бу салым системын әле бер елга булса да калдырырга була иде. Болай да кыен, болай да бик авыр. Эшче көчләр юк, чикләр ябык. Бүген күп эшмәкәрләр көчкә сулый, — ди Әхмәдиева.

"Агропромпарк"та үз сәүдә ноктасын тотучы, исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр теләсә кайсы канунны да әйләнеп узу юлларын табарга мөмкин дип саный һәм шуңа борчылмаска киңәш итә.

Ныграк арттырсыннар салымны, бу илнең соңгы көннәре тизрәк җитәр

— Канунны йөз кеше уйлап таба, ә аны әйләнеп узу юлларын миллион кеше уйлый. Инде хәзер үк безнең кулга тере акча биреп, чек басмагыз, салымы үзегезгә калсын, дип әйтеп торучы яхшы кешеләр бар. Алар безнең нинди шартларда эшләүне белә. Бу гамәле белән чиновниклар үзләренә карата булган нәфрәтне арттыра гына. Без бит аларның нинди сарайларда яшәвен, нинди яхталарда ятуын да күреп торабыз. Ныграк арттырсыннар салымны, бу илнең соңгы көннәре тизрәк җитәр, — ди эшмәкәр.

Нефтекама шәһәрендә яшәүче җырчы һәм алып баручы Гөлнара Яхина берничә ел элек үк биш кибетен ябарга мәҗбүр булуы турында сөйләде.

Гөлнара Яхина
Гөлнара Яхина

— Мин 2005 елдан бирле шәхси эшмәкәр булып саналам. Биш кибетемдә китап, уенчыклар, канцелярия тауарлары сата идем. Онлайн кассалар кертелгәч исәпләп карадым да аларны кую өчен әллә инде 600 мең сум чамасы акча кирәк булачагы ачыкланды. Аренда бәяләре дә күтәрелде. Алга таба тагын берәр әйбер кертми калмаслар дип, кибетләремне яптым. Дөрес эшләгәнмен, бер дә үкенмим. Хәзерге заманда кече эшмәкәрләргә эшләргә ирек бирмиләр, бу Русиядәге зур проблем дип саныйм. Киләсе елдан үзем дә үзмәшгульгә күчәргә җыенам, — ди Яхина.

"Авирта" бухгалтерлык ширкәте мөдире, үз өлкәсендә биш китап авторы Марат Сәмитов үзенең Instagram битендә, Телеграм каналында шушы темага күп урын бирә, чөнки аңа мөрәҗәгать итүче эшмәкәрләр өчен бүген бу иң актуаль сорау. Сәмитов Азатлык хәбәрчесе сорауларына җавап итеп, эшмәкәрләр кайсы гына салым системын сайласа да, киләсе елга салымнарын күбрәк түләргә туры киләчәге һәм шуның белән бәйле рәвештә бәяләрнең дә артачагы турында сөйләде.

Марат Сәмитов
Марат Сәмитов

— Йөкләнгән керемгә бердәм салымның бетерелүе — кече эшмәкәрлек өчен зур трагедия. Күпләр аны бер елга булса да калдырырлар дип өмет итте, чөнки пандемия вакытында болай да кыенлыкларга дучар булган эшмәкәрләргә ярдәм итәрләр дип уйладылар. Юк, барыбер бетерелде. Ярты ел изоляциядә, карантинда утырганда болай да керемнәр төште. Шул ук кафе-рестораннарга яңа салым системына күчү бик авыр булачак, чөнки алар болай да бүген көч-хәл белән эшли. Эшмәкәрләрнең күбесендә финанс белем аз, кемнәрдәдер кәеф бөтенләй төшенке, алар инде ябылырга әзерләнә. Кануннардан качып эшләргә җыенучылар да бар, чөнки кайберәүләрнең салымы хәтта ун тапкырга артачак. Аның күпмегә артуы эш шартларыннан һәм регионнан тора, әмма ул барыбер быелгы кебек булмаячак инде, —ди Марат Сәмитов.

"Мондый шартларда сез эшмәкәрләргә нинди киңәш бирәсез", дигән сорауга Марат Сәмитов бәяләрне күтәрергә киңәш итүен әйтте.

— Салымга китәчәк чыгымнарны аклау өчен эшмәкәрләр болай да бәяне күтәрергә мәҗбүр булачак, мин үзем дә аларга шуны киңәш итәм. Берсүзсез, көндәлек тауарларга бәяләр артачак. Бу ил күләмендә инфляция артуына да китерәчәк дип уйлыйм, әмма ул зур күрсәткеч булмас, чөнки бездә кече эшмәкәрлек бар илгә андый зур йогынты ясарлык дәрәҗәдә үсмәгән, — ди Марат.

Ул патент салым системы федераль дәрәҗәдә 1 гыйнвардан кертелсә дә, төбәкләр дәрәҗәсендә әле эшләнеп бетмәве, кирәкле кануннар җитешмәве турында да әйтте.

XS
SM
MD
LG