Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төбәк Платоны — җирле байларның халыкны талау юлы"


Казан юлында "Платон" системына протест чарасы, 2017 ел

Русиядәге "Платон" системы үрнәгендә Татарстан да төбәк юлларында йөрүче йөк машиналарына түләү кертергә җыена. Федераль канун өлгесе әзерләнгән һәм тиздән тикшерү өчен Русия думасына җибәреләчәк. Азатлык бу яңа түләүгә карата йөк ташучылар фикерен белеште.

Әлеге канун Русия төбәкләренә үзләрендәге юллардан файдаланган өчен авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарыннан юл салымы алу хокукы бирәчәк. Хәзерге вакытта Русия күләмендә "Платон" системы эшли, ул федераль трассалар куллану өчен юл түләве җыя.

Йөк ташучы зур машиналар федераль юлларда йөргән өчен "Платон" системы нигезендә түләнсә, Татарстан дәүләт шурасы шундый ук системны төбәк юлларына да кертергә кирәк дип саный. Алар моның өчен федераль канун өлгесе әзерләгән. Азатлык хәбәрчесе бу канунга карата йөк ташучыларның һәм аларны яклаучы оешмаларның фикерен белеште.

Йөк ташучылар фикерен сорашу өчен, Казанны урап узучы юлга чыгып, М7 трассасы буенда урнашкан ягулык салу станцияләренең берсенә тукталдык. Йөк ташучыларның күбесе төбәк юллары өчен салым хакындагы канун әзерләнүен беренче тапкыр ишетүен әйтте.

Күпчелек йөртүчеләр эре компаниягә ялланып эшләүләрен, димәк, салымны да алар түләячәген әйтеп, бу салымга бөтенләй битараф булуын белдерде.

Мисал өчен, Ярославль шәһәреннән килгән Александр Паулков бу салымның аңа берничек тә йогынты ясамаячагын, ә менә шәхси йөк машиналарында йөрүчеләргә кыенга туры киләчәген ассызыклады.

Александр Паулков
Александр Паулков
Яңа салым кертелсә, шәхси эшмәкәрләргә авыр булачак

— Мин бит компаниягә ялланып эшләүче генә, салымнарны хуҗалар түли. Шуңа күрә нинди салым кертсәләр дә миңа барыбер. Алай да, шәхси эшмәкәрләргә теләктәшлек йөзеннән, "Платон"га каршы протест чаралары вакытында Петербурда мин дә башкалар белән басып тордым. "Платон" аркасында, бу эштән машиналарын сатып китүчеләр дә булды. Яңа салым кертелсә, аларга чынлап та авыр булачак, шуңа күрә сез алардан сорагыз. Төбәк салымнары нинди тарифлы буласын белмим, әмма яңа салымнарга риза кеше бардыр дип уйламыйм, — диде Александр.

Түбән Новгород шәһәреннән килгән бер ир шәхси машинасында 15 елдан артык йөк ташучы булып эшләвен әйтте. Исемен язмау шарты белән сөйләшергә риза булды. Төбәк юлларына да салым кертелсә, ул йөкне шул төбәккә керер юлда бушатып калдырырга вәгъдә итә.

Түбән Новгородтан йөк ташучы
Түбән Новгородтан йөк ташучы
Төбәк салымы кертәләр икән, йөкне юл читенә бушатам да кайтып китәм

— "Платон" системы нигезендә без бүген бер чакрымга 2 сум 20 тиен түлибез. Елына 150 мең чакрым юл үтсәң, 330 мең сумны "Платон"га түләргә тиеш буласың. Бу азмы сезнеңчә? Һәр машина елына уртача 100 мең чакрым йөри. Менә бүген мин Түбән Новгородтан Екатеринбурга барам. Бу шәһәрләр арасы 1500 чакрым, димәк, 6 мең сумны "Платон"га чыгарып салам дигән сүз. Болардан тыш, мин әле шәхси эшмәкәр дә: Пенсия фондына һәм керемгә салым да түләргә тиеш булам. Хәзер төбәк юлларына да түләтмәкче булалармы? Юк инде, бүтән бер әйбер дә түләргә җыенмыйм. Әгәр андый әйбер кертәләр икән, йөкне менә шунда юл читенә бушатам да кайтып китәм. Үзләре шуннан ташысыннар. Мин эшләмим башка, туйдым, — диде әңгәмәдәшем.

"Платон" кертелгәннән бирле быелдан болай да барлык ташламаларның бетерелүе турында да сөйләде.

— Элекке елларда, әгәр "Платон"га түләгән акчаң транспорт салымыннан күбрәк була икән, транспорт салымы түләтелми иде. 2017-2018 елларда шулай транспорт салымын чигереп түләдек. Ә менә 2019 ел өчен инде транспорт салымын бернинди ташламасыз китерделәр. Уйлап карагыз: мин әле генә, юллар өчен дип, йөк машинам өчен 27 мең сум салым түләдем. Хәзер тагын бер кат шул юллар өчен дип "Платон"га түлим. Инде төбәк юллары өчен дә түлимме? Мин карантинда өч ай буш тордым, эшләмәдем. Аларның үзләренең миңа шул айлар өчен компенсация түлиселәре килми микән, депутатларыгыздан сорагыз әле! — диде йөк ташучы.

Мәскәү өлкәсеннән Василий Юркаев та шәхси машинасында йөри. Ул яңа салымнарга каршы тору чарасын гомум төстә машиналардан баш тартуда күрә.

Василий Юркаев
Василий Юркаев

— "Платон"нар турында сөйләнә башлагач та мин өйдә утырып кына баш күтәрдем. Шәһәр уртасына чыгып машинада басып торудан мәгънә юк, полиция килә дә, штрафлар язып куып тарата. Гомум төстә өйдә калырга гына кирәк иде. Менә ягулыкка бәяне күтәрәләр — йөрүдән туктарга кирәк. Берәр ай җәяү йөргәннән беребезгә дә берни булмый, ә алар чыгымга эшли башласа, ягулык бәясен төшерергә мәҗбүр булачак. Бу салымнар белән дә шулай ук. Барыбыз бергә эшләүдән баш тартырга кирәк. Ләкин бу мөмкин хәл дә түгел.

Ул сезнең Татарстанга зур минус кына булып калачак

Ярый да мин үз машинамда эшлим, ә менә ул хуҗа транспортында йөри. Ул эшкә чыкмый икән, аның артына тибеп чыгаралар да, икенче кешене эшкә алалар. Хәзер һәркемдә ипотека, кредит, шуңа беркем алай итеп машинасын буш тотмаячак. Шул кредитларга бәйле булуыбыздан файдаланып шулай эшлиләр дә. Хәзер менә төбәк юлларына салым кертергә мөмкиннәр дисез. Санап карагыз әле. Минем машина салымы гына елына – 37 мең сум, машинамның бер тәгәрмәче генә дә 10 мең сум тора. Ун тәгәрмәчле машина бу. Әле күпме запчастьләр кирәк. Әллә сез "Платон"ны бөтен кеше түләп йөри дип беләсезме? Аны тиешенчә түләп йөрсәң, бу машинада йөрүнең бер файдасы да юк. Аны әйләнеп узуның әллә никадәр ысулларын уйлап тапты инде халык, бу сезнең төбәк салымын да әйләнеп узачаклар, аптырамагыз. Ул сезнең Татарстанга зур минус кына булып калачак, безгә түгел, — диде Василий.

Чиләбе ягыннан дип таныштырган тагын бер ир еллык транспорт салымыннан башка бернинди өстәмә түләүләр түләмәвен әйтте. Ул да "Платон"ны ябып кую ысуллары барлыгын әйтте.

Татарстан номерлары тагылган йөк ташу машинасын йөртүчеләрнең берсе үз фикерен әйткәннән соң, исемен Урманов Каен Усак улы дип язарга кушты. Фотога төшүдән баш тартты.

— Шәхси машинамда йөрим. Машинаны сатармын да пенсиягә чыгармын дигән идем, аның да елын арттырып куйдылар. Әгәр 20 яшькә яшьрәк булсам, армиядәге коралым кулымда булса, мин анда барып ул депутатларның барысын да атып кайтыр идем, — диде, чын исемен әйтергә йөрәге җитмәгән "батыр".

Шулай ук татарстанлы һәм үзен Алмаз Нигъмәтҗанов дип таныштырган йөк ташучы халыкның үз фикерен әйтүеннән барыбер файда юк исәпли һәм бу салымны чираттагы талау буларак кабул итә.

Алмаз Нигъмәтҗанов
Алмаз Нигъмәтҗанов

— Без әйтүдән берни үзгәрми бит, сеңлем. Талау инде бу. Бар яклап талыйлар: салымнар белән дә, ЮХИДИ белән дә, авырлыкны үлчәгәндә дә талыйлар. Менә шушы көннәрдә машинама 36 мең сум салым түләдем. "Платон"га да тиененә кадәр түлим, чөнки аны ябып куеп булмый. Бер тапкыр рейска "Платон"сыз барып кайттым инде, унар мең сумнан дүрт штраф килгән иде. Айга 10 мең чакрым тирәсе юл йөрим һәм штраф түләгәнче "Платон"ын түлим — алай арзанрак чыга, — дип белдерде Алмаз әфәнде.

"Дальнобойщик" ассоциациясе координаторы Владимир Войтко җирле "Платон" системының дәүләт казнасы өчен эффектив булмавын, аның төбәктәге берничә олигарх кесәсен калынайту максатыннан гына эшләнүен фаразлый.

— Төбәк чиновникларының халыктан һәм әле дә булса эшен алып бара алган эшмәкәрләрдән тагын бер кат акча суырырга маташуына охшаган бу. "Платон" — ул бик кыйммәтле систем, урнаштыру, хезмәт күрсәтү миллиардлар сорый. Бүген бөтен ил буйлап шул систем елына 22-25 млрд сум акча җыя. Операторга шуның 10 млрд сумы алып калына, ә калганы, имеш, юл төзекләндерүгә тотыла. Федераль юл агентлыгының еллык бюджеты 600-700 млрд сум тәшкил итүен исәпкә алсак, "Платон"нан кергән 10-15 млрд сум акча ул әзме-күпме күзгә күренә торган бер объект бәясе генә. Мәсәлән, бер күпер яисә Казан тирәли юл. Ил күләмендә караганда, ул бер сумга кул сузып, бер тиенлек эш башкарган кебек килеп чыга.

Бүгенге авыр икътисади шартларда ясалма рәвештә өстәмә социаль киеренкелек тудыру

Ә хәзер шушы ук вазгыятьне төбәк юлларына күчереп карыйк. Анда машиналар саны күпкә азрак, димәк, әлеге адым икътисади яктан үзен акламаска да мөмкин. Бу ни өчен эшләнә соң? Югарыда утыручы олигархларның берничәсенә даими акча килеп торсын өченме? Регион бюджетыннан нәрсәдер исәбенә компенсацияләр, субсидияләр алып утыру өченме? Төбәк депутатлары кулларына калькулятор тотып утырсын да исәпләсен: әгәр төбәк юлларында шулай акча җыю операторга гына түгел, дәүләт казнасына да акча китерерлек булса, ул система елына күпме керем китерәчәк? Әгәр ул дәүләт һәм шәхси оешма партнерлыгында төзелүче проект булса, дәүләт ел саен бу системага компенсация нигезендә күпме акча күчерәчәк? Төбәк юллары ел саен күпме акчага мохтаҗ? Җирле "Платон" түләве аны капларга җитәчәкме? Менә шуннан соң барысы да күренәчәк. Федераль юллар өчен булган "Платон" ул үзе үк дөянең умырткасын сындырырлык соңгы салам бөртеге, хәзер төбәк юлы өчен дә салым була икән... Мин инде бүгенге авыр икътисади шартларда ясалма рәвештә өстәмә социаль киеренкелек тудыру турында әйтеп тә тормыйм, - дип белдерде Владимир Войтко.

Казан шәһәренең йөк ташучылар берләшмәсе идарәсе рәисе Владислав Абрамов миллиардлар белән эш иткән федераль "Платон" системының да әлегәчә азаккача эшләнеп бетә алмавы турында сөйли.

Владислав Абрамов
Владислав Абрамов

— "Платон" системы кертелгәннән бирле биш ел узды. Иң элек андагы тариф чакрымына 3,73 сум булырга тиеш иде. Халык күтәрелгәч, Русия хөкүмәте чигенергә мәҗбүр булды — ул 1,57-1,80 сумга калды, штрафлар киметелде. Хәзер менә чакрымына 2 сум 20 тиен түлиләр.

"Платон"ның бердәнбер уңышы – Ротенберг доллар миллиардеры булды

Русия хөкүмәте үзе беркайчан авыз тутырып әйтмәсә дә, ул керем ягыннан зыянлы проект. Шушы биш ел эчендә алар 130 млрд сум акча җыйдылар. Шуның 55 млрд сумын оператор үзенә алып калды. "Платон"ның бердәнбер зур уңышы — 2018 елда Игорь Ротенберг доллар миллиардерына әверелде.

Югыйсә, бу систем әле дә юньләп эшләнеп бетмәгән. Ул әле дә ялгышлар чыгара һәм йөртүчеләргә бер нигезсез штрафлар языла. Кануннар буенча тәүлегенә бер генә тапкыр штраф язарга яраса да, икешәр штраф язылган очраклар бар. Хәтта ул системга өзлексез акча түләп йөрүчеләргә дә кайчак штраф килә. Систем хатасы булса да, ул штрафны бетерү артыннан йөрү бик кыен. Шул "Платон" аркасында илдә меңләгән хезмәттәшебез йөк ташудан баш тартты, машиналарын сатты. Элек йөк ташуның 80% өлеше шәхси эшмәкәрләргә тисә, хәзер йөк ташу белән шөгыльләнүче зур компанияләр белән шәхси эшмәкәрләр саны тигезләште дияргә мөмкин. Бу әлеге базарның монополиясенә китерә һәм бу эш эре компанияләр кулына гына күчеп, йөк ташуга бәяләрнең артуына китерәчәк. Бу гади кулланучының кесәсенә сугачак, — ди Владислав.

Ул төбәк юлларына салым турындагы канунны күрергә теләп Татарстан дәүләт шурасына баруы турында да сөйләде.

— Мин әле бүген генә Дәүләт шурасында булдым. Шушы канун проектының беренчел чыганагын күрәсем килде. Аны тәкъдим иткән депутат Александр Тыгин ул өлкәдән ерак кеше һәм шуңа ул читтән кемнеңдер әмерен генә үти, миңа калса. Кемдер оператор булып, акча җыярга тели һәм тиздән без аларның кем икәнен дә белербез, чөнки алар бернинди тендерсыз гына оператор булып та куяр һәм бу системага хезмәт күрсәтә башларлар, — ди Абрамов.

Александр Тыгин
Александр Тыгин

Ахыр чиктә, хөкүмәтнең аппетиты чиксез һәм бу түләүләр башка барлык машиналарга да кагылачак, юл өчен шулай берничә салым түләргә туры киләчәк, дип исәпли ул.

Автобуслар да, әз тонналы машиналар да, җиңел машиналар да "платонлашачак"

Автобуслар да, әз тонналы машиналар да, җиңел машиналар да "платонлашачак— Төбәк юлына түләү кертүгә килгәндә, без аны алдан ук әйттек. Ул кешеләрнең аппетитының чиге юк. Автобуслар да, әз тонналы машиналар да, җиңел машиналар да "платонлашачак". "Платон" сайтында беренче вакытта ук шундый мәгълүмат бар иде. Ул системның приборы да алдан ук башка төр транспортларга да куярлык итеп эшләнгән. Анда сул яктан дүрт төймә тора һәм алар транспорт төренең индикаторы дип атала. Хәзергә анда бары тик иң өстәге төймә генә актив һәм ул 12 тоннадан зуррак машиналардан гына акча ала. Киләчәктә тегеләрнең аппетиты төшеп, башка төймәләр дә эшкә җигеләчәк. Хәзер бу бәлешне бүлешүдә төбәк хакимияте дә катнашырга тели, тик бу систем бик кыйммәт бит. Бары тик бер республика кысаларында бу системны кую, кертү, көйләү һәм аңа хезмәт күрсәтү аның нәтиҗәсенә караганда кыйммәткә чыгачак. Безнеңчә, аны оператор акча эшләсен өчен генә куярга телиләр. Дәүләткә бернинди акча барып ирешмәячәк, йөк ташучыларга бу артык авырлык булачак. Җитмәсә, әйткәнемчә, бу яшерен рәвештә эшләнә. Кимендә, пандемиядән соңгы кризис вакытында бөтенләй урынсыз яңалык бу, - ди Владислав.

"Платон" системы 2015 елда кертелде. Акча җыюны "РТ-Инвест Транспортные системы" ширкәте башкара, бу оешманың 50 процентына Игорь Ротенберг хуҗа. Башта юлның 1 километры 1,53 сум тора иде, аннары ул 2,2 сумга кадәр күтәрелде. Түләмәгән өчен йөк машиналарына 5-10 мең сум күләмендә штраф каралган.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG