Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда Навальныйга чыгарылган хөкем карарына каршы протест чаралары узды


Каршылык чарасында катнашучылар, Мәскәү, 2 февраль киче
Каршылык чарасында катнашучылар, Мәскәү, 2 февраль киче

Мәхкәмә көнендә меңгә якын тоткарланучы турында хәбәр ителә.

2 февраль кичендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга хөкем карары игълан ителгәннән соң, Мәскәүдә һәм Петербурда протест чаралары узды. Алар полиция тарафыннан дорфа куып таратылды.

Ике шәһәр үзәкләренә күпсанлы полиция хезмәткәрләре китертелде, күп кеше тоткарланды. ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, мәхкәмә көнендә меңгә якын кеше тоткарланган. Мәскәүдә һәм Петербурда берничә үзәк метро станциясе ябылган.

Мәскәүдә полиция Манежная һәм Пушкинская мәйданнарын уратып алуы сәбәпле, протестчылар төрле урамнарда төркемләп җыела. "Медуза" хәбәр иткәнчә, Большая Дмитровка урамы тирәсендәге йөрештә кимендә 2 меңләп кеше катнаша. Протестчылар "Азатлык!", "Навальный!", "Чыгар!" (Отпускай), "Мәскәү, чык!" кебек шигарләр яңгырата.

Петербурда полициянең электрошокерлар куллана башлавы хәбәр ителә. Гостиный двор каршында берничә йөз протестчы җыелган диелә.

Мәскәүдә журналистларны тоткарлау очраклары бар. Журналистларга көч куллану да күзәтелә.

2 февраль Мәскәүдәге Симонов мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкемне реаль җәзага әйләндерде. Навальный 3,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. Аның йорт сагында утырганын исәпкә алып, колониядә ул 2,5 ел булачак.

Дөнья сәясәтчеләре һәм төрле рәсми затлар хөкем карарын тәнкыйтьләп чыкты. Франция президенты Эмманюэль Макрон, Германия канцлеры Ангела Меркель, Европа комиссиясе җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен, АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Навальныйны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Алексей Навальный 20 августта агуланып, кома хәлендә Германиягә дәвалануга җибәрелде. Ул Русиядән үз ирегем белән китмәдем дип белдерә һәм ФСИН гаепләүләрен кире кага. Навальный үзен тоткарлау ихтималын белгән килеш барыбер Русиягә кайтырга карар итте.

Элегрәк Bloomberg үз чыганакларына таянып Навальный 13 елга төрмәгә утыртылырга мөмкин дип язган иде.

XS
SM
MD
LG