Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Пиркин эше нигезендә хөкем ителгән ике полиция хезмәткәренә җәза йомшартылды ​


Илназ Пиркин мәхкәмәсе.
Илназ Пиркин мәхкәмәсе.

Ике полиция хезмәткәренең колония хөкеме икешәр елга киметелде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Түбән Камада Илназ Пиркин эше нигезендә хөкем ителгән биш полиция хезмәткәренең икесенә җәзаны йомшартты. "Зона права" хокук яклау оешмасы хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәре Михаил Логачев һәм оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге башлыгы Ринат Әхмәтшинның колония хөкеме икешәр елга киметелгән - сигез һәм тугыз ел урынына алар рәшәткә артында алты һәм җиде ел утырачак.

Татарстан Югары мәхкәмәсе бу ике кешенең гамәлләрендә алдан сүз куешу булмаган дип саный, башка өлешләрендә хөкем карары шул килеш калган.

Илназ Пиркин эше буенча җавапка тартылучы полиция хезмәткәрләренә хөкем карары 2020 елның маенда игълан ителде. Алар 2017 елда 22 яшьлек Пиркинны газаплауларда һәм аны үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепле дип табылды. Биш полиция хезмәткәренә барлыгы 40 ел төрмә җәзасы бирелгән иде.

Түбән Кама егете Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Тикшерү һәм мәхкәмә фикеренчә, оперативниклар Пиркинны кыйнап ташлаган һәм үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән. Ә аларның башлыгы Ринат Әхмәтшин Николай Удиряковны һәм аның дусты Владимир Тимофеевны кыйнаган, һәм алардан Пиркинның үз-үзенә кул салуы өчен гаепне үз өсләренә алуларын таләп иткән.

Полиция хезмәткәрләрен 2017 елда тоткарладылар. Мәхкәмә аларның эшен 2019 елның мартыннан карый башлады.

XS
SM
MD
LG