Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья галимнәре Русиядә конфронтацияне туктатырга һәм диалог башларга чакырды


2 февраль көнне протестчыны тоткарлау, Петербур
2 февраль көнне протестчыны тоткарлау, Петербур

Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында татар галимнәре дә бар.

Төрле илләрдә эшләүче бер төркем галим Русиядә соңгы вакытта туган вазгыятькә үз фикерләрен чагылдырган мөрәҗәгать белән чыкты. Алар киеренкелекне киметергә, җәмгыять һәм дәүләт арасында диалог һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Аерым алганда, галимнәр химик коралны куллану – мөмкин түгел, оппозицион сәясәтче Алексей Навальный агулау очрагы җентекләп тикшерелегә тиеш, аны үзен һәм аның тарафдарларын эзләрлекләү туктатылырга тиеш дип белдерде. Агулау вакыйгасы тикшерелеп, барлык гаеплеләр җәза алырга тиеш, диелә.

Моннан тыш мөрәҗәгатьтә ватандашларның тыныч җыеннарга хокук булуы ассызыклана. "Без хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан коралсыз демонстрантларга карата көч куллану фактларына ризасызлык белдерәбез. Шунысы билгеле: хакимият риза булмаучыларны куркытырга тели, протест дулкынын бетерергә тели, сивил җәмгыятьне контроль итәргә тели. Бу стратегия уңышсызлыкка дучар булачак", диелә ачык хатта.

Галимнәр Русия хакимиятен бөтен җәмгыять белән ачык диалогка өнди. Алар тыныч җыеннар һәм митингларны тыюны юкка чыгарырга кирәк, протестчыларга каршы көч куллануны туктатырга кирәк дип белдерә. Мөрәҗәгать авторлары шулай ук фән һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә Русияне халыкара җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итәргә чакыра.

Мөрәҗәгатьне йөздән артык галим имзалаган. Алар арасында татар галимнәре Мэрилэнд университеты профессоры Роальд Сәгъдиев, Һарвард университеты профессоры Шамил Сүнәев, Лондон патша көллияте галимәсе Гөлназ Шәрәфетдинова, КФУ профессоры Илдар Бикчәнтәев һәм башкалар бар. Имзасын мөрәҗәгать астына соңрак та өстәгән галимнәр бар.

Русиядә соңгы атналарда хакимият белән килештерелмәгән берничә протест чарасы узды, аларда дистәләрчә мең кеше катнашты. Протест белдерүчеләрнең төп таләбе – сәяси тоткыннарны, аерым алганда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны азат итү.

2 февраль Мәскәүдәге Симонов мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкемне реаль җәзага әйләндерде. Навальный 3,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. Навальный 20 августта агуланып, кома хәлендә Германиягә дәвалануга җибәрелде. Ул үзе һәм аның тарафдарлары аңа каршы эшне сәяси эзләрлекләү дип саный.

XS
SM
MD
LG