Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай төрмәләрендә тотылган хатын-кызлар көчләүләр турында сөйләгән


Уйгыр хатын-кызларының Истанбулдагы протесты, 2020 ел.

Уйгыр хатын-кызларын даими көчләүләр, билгесез дарулар кадау, биоматериаллар алу бар сөйләгән элеккеге тоткыннар.

Кытайда "тәрбия лагерьлары" дип аталган үзәкләрдә тотылучы уйгыр хатын-кызлары даими рәвештә азаплауларга, көчләүләргә дучар ителә. Бу турыда Би-би-си хезмәтенә элек шундый лагерьларда тотылган, илдән качып китә алган хатын-кызлар сөйләгән.

Сивил киемле көчләүчеләр төннәрен төрмә камераларына килеп, тоткын хатын-кызларны күзәтү камералары булмаган бүлмәләргә алып китә торган булган. Бу турыда Би-би-сига хәзер АКШта яшәүче элеккеге тоткыннарның берсе сөйләгән. Бу ханым үзе дә рәхимсез кыйнау һәм төркем белән көчләүгә дучар ителгән булган.

Төрмәдә 18 ай тотылган икенче бер ханым шундый көчләүләрнең шаһиты булырга туры килде дигән. Аны көчләүгә әзерлектә катнашырга мәҗбүр иткәннәр – ул тоткын хатын-кызларны чишендерергә һәм кулларын богауларга тиеш була. Көчләүчеләр камералардан чыккач, ул көчләү корбаннарын юынырга илткән һәм бүлмәне җыештырган.

Системлы рәвештә көчләүләр булуын тагын бер ханым раслаган. Ул лагерьда кытай теле укытучысы булып эшләгән. Аның сүзләренчә, көчләү вакытында әсир кызларны элекр тогы белән газаплаганнар. Лагерьда эшләгән икенче бер укытучы үзенең күз алдында полиция хезмәткәрләренең 20 яшьлек кызны чиратлап көчләгәнен әйткән.

Элеккеге тоткыннар сүзләренчә, Кунес лагерында хатын-кызларны стерилизацияләгәннәр һәм алар белән төрле медицина сынаулары уздырганнар. Аларны дарулар эчәргә мәҗбүр иткәннәр һәм анализга биоматериаллар тапшыртканнар. Һәр 15 көн саен бу хатыннарга ниндидер "вакцина" дозалары керткәннәр, бу препараттан соң тән оешкан һәм күңел болганган.

Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьлары" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьларына" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

2020 елның июнендә АКШ президенты Дональд Трамп Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесе кешеләрен – уйгырлар һәм башка мөселманнарны кысрыклауга каршы элек Конгресс тарафыннан кабул ителгән канун өлгесен имзалады.

Сентябрьдә Австралия галимнәре "тәрбия үзәкләре" челтәренең киңәюен хәбәр итте. Соңгы елда кимендә 61 яңа төрмә төзелүе турында галәмнән төшерелгән видео дәлилләр табылган.

Гыйнварда АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG