Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәнкыйтьчеләр берлеге полиция рәхимсезлеген туктатуны таләп итә


Мәскәүдә каршылык чарасы.
Мәскәүдә каршылык чарасы.

Хат авторлары тыныч җыеннар һәм митингларны тыюны гамәлдән чыгарылырга, канунсыз тоткарлаулар һәм җәза бирүләр, кешеләрне кыйнаулар һәм кимсетүләр туктатылырга тиеш дип белдерә.

Русиядәге музыка һәм театр тәнкыйтьчеләренең бәйсез берлекләре күптән түгел узган протест чараларында полициянең көч куллануына каршы ачык хат чыгарды. Мөрәҗәгать тексты берлекләрнең сайтларында урнаштырылган.

Хат авторлары "тыныч җыеннар һәм митингларны фактта тыюны гамәлдән чыгарырга, канунсыз тоткарлаулар һәм җәза бирү, үз карашын белдерү өчен тыныч һәм коралсыз җыелган кешеләрне кыйнау һәм кимсетүләр гамәлен туктату"ны таләп итә.

Алар шулай ук "Русия Конституциясендә язылган демократия принциплары үтәлүне яклап чыгучыларга теләктәшлек" белдерә.

Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп иткән киңкүләм килешенмәгән протест чаралары 23, 31 гыйнварда һәм 2 февральдә узды. Акцияләрдә барлыгы 11 меңнән артык кеше тоткарланды. Полиция һәм ОМОН бик рәхимсез кыланды – демонтрациягә чыгучыларны күсәкләр белән кыйнады, электрошокерлар кулланды. Тоткарланучыларны эчке эшләр бүлекләрендә газаплаулар турындада хәбәрләр булды.

Протестта катнашучыларга каршы ким дигәндә 40 җинаять эше ачылды. Аларны полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда, киңкүләм чуалышларга чакыруда, хулиганлыкта, балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү, юлларны киртәләү, милеккә зыян салу, санитар кагыйдәләрне бозуда гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG