Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Кремльдә протестчыларга тагын да ныграк көч кулланырга әзерләр


Русия хакимияте протестларны бастыруда Беларус һәм Венесуэланы үрнәк итеп ала.

Русия хакимияте "кирәк булган очракта" митингларны куып таратуда тагын да күбрәк көч кулланырга әзер. Бу турыда Reuters үзенең Кремльгә якын ике чыганагына таянып яза.

Әңгәмәдәшләрнең берсе гыйнвар протестларына хакимият җавабын "кул язып алу" дип атаган, икенчесе хакимиятнең тагын да кырысрак реакциясе "шактый реаль" дип белдергән.

Мисал буларак агентлык әңгәмәдәшләре Беларуста Александр Лукашенкага каршы протестларны һәм Венесуэлада Николас Мадурога каршы протестларны атаганнар.

Алар бу акцияләр хакимият алышынуына китермәде дигән. "Беларус сценарие үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Кремльдә тәгаен тезләнмәячәкләр. Лукашенка аягында басып калды, Мадуро тәртиптә" дигән Кремльгә якын чыганак.

Икенче әңгәмәдәш Русиядә социаль-икътисади хәл, пандемиягә карамастан, Венесуэладагы кебек үк начар түгел дигән. Шул ук вакытта русияләрнең күпчелеге консерватив һәм үзгәрешләр теләми дип саный ул.

Гыйнвар ахыры – февраль башында Русиядә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап протест акцияләре узды. Аларда катнашучылар күпләп тоткарланды. ОМОН һәм полиция үзен бик кырыс тотты – демонстрантларны күсәк белән кыйнады, электрошокерлар кулланды. Тоткарланучылар полициядә газаплауларга, махсус кабул итү урыннарында кеше түзмәслек шартларга зарланды. Протестта катнашучыларны эшләреннән куу, уку йортларыннан чыгару хәбәрләре булды.

Навальныйның төбәк штаблары җитәкчесе Леонид Волков тоткындагы сәясәтчене яклап якын арада протест чаралары уздырырга җыенмауларын белдерде. Күпләп тоткарлаулар һәм шуннан соң активистларны эзәрлекләүләр аркасында киләсе митинг Навальный штаблары эшенең туктап калуына китерергә мөмкин, ә урам протестларының нәтиҗәлелеге кимер дип фаразлаган Волков. Тыныч акцияләр, Волков сүзләренчә, яз көне тагын башланырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе Алексей Навальный үзенә шартлы җәза реаль җәзага алыштырылганнан соң беренче белдерүе белән чыкты.

Навальный үзенең Русиягә кайтканнан соң күзәтелгән "демонстратив канунсызлык"ны Путинның шәхси үч алуы гына түгел, ә хакимлек итүче режимның бөтен ризасызларга юлламасы да дип атаган. Ул тагын бер кат тарафдарларын үзләрен куркытуга бирешмәскә һәм "көч һәм текәлек иллюзиясе" белән алдауга юл куймаска чакырды. "Алар хакимлекне, үзләренә байлык туплауда файдаланып, бары безнең куркуга таянып кына кулында тота ала. Ирекле булып калыгыз" дигән Навальный.

XS
SM
MD
LG