Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан думасы депутаты протестларда полициянең рәхимсезлеген тикшерү турында сорады


Казанда 31 гыйнвардагы протест чарасында.

КПРФ депутаты протестчыларны карга йөзләре белән сузып салган полиция хезмәткәрләренә дисциплинар чаралар күрелдеме дип сорады. Полиция вәкиле исә "халык килештерелмәгән митингка чыкканын белә иде" дип җаваплады. 

Казан шәһәр думасы сессиясендә 23 һәм 31 гыйнварда Алексей Навальныйны һәм башка сәяси тоткыннарны яклап узган протест чаралары мәсьәләсе күтәрелде. Думадагы КПРФ фракциясе әгъзасы Динара Хәлимдарова полициянең кайбер хезмәткәрләре канунсыз гамәлләр кылды диде һәм Казанның эчке эшләр идарәсе башлыгыннан аларга карата берәр чара күрелдеме дип сорады.

"Хокук саклау вәкилләренең кешеләрне йөзләре белән карга яткырып тоткан видео таралды. Бу хезмәткәрләргә дисциплинар чаралар күрелдеме? Безне – Казан шәһәр думасы, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларын полиция бүлегенә кертмиләр. "Юдино" бүлеге җитәкчесе хәтта депутатларга килгән мөрәҗәгать турында сөйләшүдән баш тартты", диде Хәлимдарова.

Русия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе башлыгы Александр Мищухин полиция бүлегенә кертмәү турында мөрәҗәгатьләрнең теркәлмәвен белдерде. Ә полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен арттырып үтәү очрагына килгәндә, тикшерергә вәгъдә бирде. Шул ук вакытта ул протест акциясенә чыгучыларның гамәлен канунсыз дип атады.

"Теге яисә бу гамәлне бәяләгәндә, беренче чиратта, бу акциянең канунсыз булуына игътибар итәргә кирәк. Анда барган кешеләр моны аңлап чыккан. Алар мәхкәмә тарафыннан хокукый бәя алды. Күп очракта административ җәзага тартылды.

Интернетта таралган видеоларга килгәндә, алар тикшерелә. Әгәр дә полиция хезмәткәренең тиешсез гамәл кылуы ачыкланса, без моңа реакция күрсәтербез. Русия тикшерү комитеты да бар. Хезмәткәр вәкаләтләрен арттырган очраклар булса, тикшерү комитетына үзебез мөрәҗәгать итәрбез. Бу вакыйгалар әле күптән түгел генә булды. Анда кылынган гамәлләрне карау вакыты бар. Хокук бозу очраклары булса җиткерербез", диде Мищухин.

31 гыйварда Казанда узган каршылык чарасында барлыгы 419 кеше тоткарланды, 345 очрак мәхкәмәдә каралды. Тоткарланучыларны нигездә 10 мең сум штрафка тарттылар.

Шулай ук 4 февральдә Казан хакимиятенең "тоткарлаулар һәм репрессияләргә каршы" митингны килештерүе билгеле булды. Ул 14 февральдә Казанның Меңъеллык паркында узарга тиеш. Шәһәр хакимияте митингта катнашучылардан санитар таләпләрне үтәргә, аерым алганда, бер-берсеннән кимендә бер ярым метр ераклыкта торырга таләп иткән. Чарада 200 кеше катнашачак диелгән.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG