Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык санын алу сентябрьгә күчерелә


2010 елгы җанисәп кәгазьләре.
2010 елгы җанисәп кәгазьләре.

Бу коронавирус пандемиясе белән бәйле.

Русиядә халык санын алу 2021 елның апреленнән сентябрьгә күчерелә. Бу хакта Росстат хәбәр итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта илдә "COVID-19 инфекциясенә бәйле хәлләр яхшырып килә", шулай да халык санын алу өчен тагын да иминрәк чор сайланган. Белгечләр фикеренчә, моның өчен иң кулай вакыт – сентябрь. Бу вакытта халыкның күпчелеге, ял итү урыннарыннан кайтып, өйдә булачак, көннәр җылырак торачак һәм респиратор вируслы чирләр әзрәк таралачак.

Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре 2022 ел башында, йомгак нәтиҗәләре — 2023 елда гына чыгар дип көтелә.

Русиядә халык исәбен алу былтыргы сентябрьдән 2021 елның апреленә күчерелгән иде. Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG