Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адымнар"да татар теле курслары: заманадан артта калырга ярамый


Казанның "Адымнар" полилингваль мәктәбендә татар теле укытучысы Лилия Гәрәева
Казанның "Адымнар" полилингваль мәктәбендә татар теле укытучысы Лилия Гәрәева

Казанның "Адымнар" полилингваль мәктәбендә ата-аналар өчен татар теле курслары эшләп килә. Ике ай элек ачылган курслар атнага ике тапкыр уза, курсларга йөрү бушлай.

"Адымнар" мәктәбендә ачылган татар теле курсларына йөрүчеләр арасында мәктәп укытучылары да, ата-аналар да бар. Кайберләре татар телле кешеләр белән аңлашып аралашыр өчен, ә кайберләре балаларына татар телен үзләштерергә ярдәм итәр өчен татарчаны өйрәнә. Азатлык хәбәрчесе дәрестә булып, укыту процессын карап кайтты.

Татар теле укытучысы Лилия Гәрәева дәресләренә һәрвакыт сыйфатлы итеп әзерләнә. Үз эшеңне яратып башкармасаң нәтиҗәгә ирешеп булмый, ди ул. Курсларга йөрүчеләрнең күбесе татар телендә күп нәрсәне аңлый, әмма җавап бирә алмый. Хәтта дөрес җавапны белгән очракта да, тел киртәсе булу сәбәпле, сүз әйтергә курка, дип аңлата Лилия ханым.

"Адымнар" мәктәбендә ата-аналар өчен татар теле курслары эшли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

— Курсларга телне төрле дәрәҗәдә белүчеләр йөри. Кайберләре татар телен белсә дә, аны камилләштерү өчен укый, араларында рус телле, рус милләтеннән булганнары да бар һәм алар татар телен баштан алып өйрәнә. Әйтергә кирәк, олылар монда үз теләге белән килә һәм татар телен өйрәнүнең нәрсәгә кирәклеген аңлап килә. Алар өй эшләрен дә тырышып эшли, һәр сорауга җавап табарга омтыла. Беренче танышу дәресендә үк, татарча сөйләшергә куркабыз, тел киртәсе бар, диделәр. Шуңа күрә, дәрестә бик күп диалоглар бирергә тырышам, һәр узган темага бәйле диалоглар төзеп, алар үзара сөйләшә һәм әкренләп бу киртә юкка чыга.

Татьяна Давыдова
Татьяна Давыдова

Татьяна Давыдова "Адымнар" мәктәбендә билилингваль корпус җитәкчесе һәм математика укытучысы булып эшли. Курсларга йөри башлаганнан соң, кибетләрдә, җәмәгать урыннарында татарча җавап бирә башладым, ди:

— Узган ел инглизчә өйрәндек, быел менә татар телен өйрәнә башладык. Миңа үземә бик ошый һәм моның мөһимлеген дә аңлыйм. Татар телен татарлар белән аралашу, кирәк вакытта сөйләшүдә катнашу өчен өйрәнә башладым. Әлбәттә, һәр телне өйрәнгәндә авырлыклар туа, минем өчен иң авыры сорау бирү һәм тел киртәсен җиңү иде. Хәзер инде әкренләп җиңеләя башлады, хәтта кибетләрдә дә татарча сөйләшеп тәҗрибә туплый башладым.

Надежда Леонтьева
Надежда Леонтьева

"Адымнар" мәктәбендә укыту бүлегендә мөдир урынбасары һәм математика укытучысы Надежда Леонтьева Балык Бистәсендә туып үскән. Мәктәп елларында татар телен яхшы белгән, әмма Казанга күчеп урысчага өстенлек бирә башлагач, онытылып бетте, ди:

— Мәктәптә укыганда сыйныфташларым асылда татар телле иделәр, алар белән бергә мин дә татарча сөйләшә идем. Аннан Казанга күчкәч күбрәк урыслар белән аралаша башладым һәм татар теле онытылып китте. Татар телен янә өйрәнү теләге күптән бар иде үземдә, хәтта мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп караган идем, әмма барып чыкмады, аерым сүзләр ятлаудан алга китә алмадым. Татар теле курслары ачылачагын белгәч, монда язылырга булдым. Беренчедән, татар телле кешеләр белән төрле темаларга аралашырга, урамда татарча эндәшсәләр, җавап бирә алыр өчен өйрәнәм татар телен, икенчедән, минемчә, Татарстан башкаласында яшәгәч, без татарча белергә тиеш, чөнки бу безнең икенче дәүләт телебез.

Дәрестән күренеш
Дәрестән күренеш

Татар теле курслары ачылганга әле ике ай гына. Бирегә белем алырга дип 14 кеше йөри, әлбәттә аларның күбесе эш кешесе һәм шул сәбәпле кайвакыт дәресләрне калдырырга мәҗбүрләр, әмма соңыннан барлык материалны йә үзләре, яисә инде дәрестән соң өстәмә калып үзләштерә, ди татар теле укытучысы Лилия Гәрәева. Укытучы фикеренчә, татар телен кызык итеп өйрәтер өчен заманча алымнар куллану кирәк, бу олыларга да, балаларга белем биргәндә дә актуаль:

Әгәр укытучы үз эшен ярата икән, ул һәр дәрескә әзерләнеп, яңа, заманча ысуллар кертеп өйрәтергә тырыша

— Ата-бабаларыбыз саклаган телне киләчәк буынга тапшыру— ул безнең бурычыбыз, шуңа күрә дә татар телен өйрәнү бик мөһим. Татар телен белүнең тагын бер уңай ягы бар — татарча белгән кеше төрки дөньяда да югалып калмаячак. Әйтик, шул ук Төркиягә барган татарлар, телнең охшашлыгын аңлый һәм үзара аралашу күпкә җиңел, дип әйтә. Беренче чиратта — татар теленә мәхәббәт уяту, һәм бу татар теленә генә түгел, бөтен фәнгә дә кагыла, ул укытучыдан тора. Әгәр укытучы үз эшен ярата икән, ул һәр дәрескә әзерләнеп, яңа, заманча ысуллар кертеп өйрәтергә тырыша. Әйтик, аудио, видеолар кулланырга була, чөнки бүгенге буын кешесе интернет һәм гаджетларны актив куллана.

Дәрестә "Әйдә!Online" проекты материаллары да кулланыла
Дәрестә "Әйдә!Online" проекты материаллары да кулланыла

Шөкер, безнең мәктәптә бу мөмкинлекләрне тормышка ашыру җиңел. Дәресләребездә төрле биремнәр үтибез, аерым әйтеп узасы килә, Азатлык Радиосының "Әйдә! Online" проектын, андагы өйрәтү видеоларын, төрле тестларны аеруча яратып кабул итә укучыларым. Шуңа күрә, традицион алымнарга заманча ысуллар кушып эш алып бару күпкә кызыграк укучыга. Без шулай ук, татар театры артистлары тавышландырган төрле әсәрләрне тыңлыйбыз. Әмма бу очракта укытучының да төрле яктан белемле булуы зарур һәм төрле фәннәр белән бәйләнештә булырга кирәк дип саныйм. Мәсәлән, әдәбиятны өйрәнгәндә, репрессияләрдән зыян күргән Аяз Гыйләҗев, Хәсән Туфанны өйрәнгәндә, ул чор турында мәгълүмат бирә алсын өчен укытучы тарихны да белергә тиеш.

Гүзәл Алиуллина
Гүзәл Алиуллина

Әлеге курсларга инде ике ай дәвамында йөрүче Гүзәл Алиуллина Казанга җиде ел элек гаиләсе белән Сембердән күчеп килгән. Курсларга язылуның берничә сәбәбе бар, дип сөйләде Азатлыкка Гүзәл ханым, шуларның берсе — телне камилләштерү:

— Җиде ел элек Казанга күчеп килгәч, без сөйләшкән диалектка күп кеше игътибар итеп, ә сез мишәрләрме әллә, дип әйтә иде. Бу минем күңелемә тиде. Һәр кеше үз ягын, үз сөйләмен өстен күреп, аларныкы гына дөрес дип уйлый, бүлгәләү сыман тоела иде миңа бу күренеш. Ләкин барыбер монда күчеп татарча аралашу мөмкинлеге булу — үзе бер бәхет иде, без үз Ватаныбызга кайткан сыман булдык. Сембердә татарча өйрәнү мөмкинлеге булмады, бары тик авылда әбиләребез белән генә сөйләшә ала идек.

Дәрестән күренеш
Дәрестән күренеш

Безнең өч балабыз бар, кызыбыз быел беренче сыйныфка китте, шушы "Адымнар" мәктәбендә белем ала. Моңа да шатланып туя алмыйбыз, баштан татар теле авыррак бирелер дип уйлаган идек, әмма кызыбыз шушы арада гына инде бездән дә яхшырак сөйләшә башлады татар телендә. Моның өчен әлбәттә укытучыга зур рәхмәт. Дөрестән дә, кызыбызның, һәр авазны, сүзләрне дөрес итеп әйтүен күрә башладык. Кечкенә малаебызга инде татар телендә тәрбия бирергә дип карар кылган идек. Ике яшенә кадәр татарча гына сөйләшә иде, төсләр, хайваннар, өйдә булган әйберләрне гел татарча аңлата иде. Әмма урамда йөргәндә башка балалардан урыс телен ишетеп, хәзер урысчага күчә башлады. Аның сүз байлыгы да зурая бара бит, ә мин аңа күп нәрсәне татар телендә аңлата алмыйм, әйтик, мәдәният, яисә галәм турында. Шуңа күрә үземә татар телен өйрәнергә кирәклешен аңладым. Монда курслар ачылуын ишеткәч үк язылдым һәм бик тырышып укыйм.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG