Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенаторлар Трампка импичмент белдерү Конституциягә туры килә дип тапты


АКШ Сенатында.

56 сенатор, шул исәптән Трамп үзе әгъза булып торган республиканнар фиркасенең алты вәкиле әлеге карарны хуплаган.

АКШ Сенатында илнең элеккеге президенты Дональд Трампка импичмент игълан итүгә кагылышлы мәсьәлә каралды. Сенат әгъзалары импичмент процессының илнең Төп канунына туры килү-килмәвен карады. 56 сенатор импичмент игълан итү Конституциягә каршы килми дип тавыш бирде. Алар арасында республиканнар фиркасе әгъзалары да бар.

Трампка импичмент белдерү турында карарны Вәкилләр пулаты аның рәсми рәвештә вазифасыннан китәренә берничә көн калгач кабул итте. Трамп 20 гыйнвардан киттә. Әмма аннан алда ул сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдереп, халык алдына чыгыш ясады, аның өндәүләре тәэсирендә бер төркем кеше Капитолий бинасын яулап алырга маташты. 6 гыйнварда булган бу вакыйгалар алты кешенең үлеменә китерде.

Трамп адвокатлары Сенат элеккеге президентка импичмент белдерү өчен хокукларга ия түгел дип каршы төшкән иде. Алар шулай ук Трампның халык алдында әйткән сүзләре американнарга Конституциядәге сүз иреген гарантияли торган беренче төзәтмә белән дә яклана диде.

Ә Трампны гаепләүчеләр Конституциядә президентка вазифасындагы соңгы көннәрдә хакимияттән явыз төстә файдаланырга рөхсәт итүче искәрмәләр юк дип белдерде. Югыйсә вазифасы тәмамланганда президент ни теләсә шуны эшләр иде дип искәртте гаепләү ягы җитәкчесе демократ Джейми Раскин. Аннары Сенатта 6 гыйнварда Трамп яклы митинг кадрлары һәм аннан соң булган чуалышлар, Капитолийга һөҗүм кадрлары күрсәтелде.

Трампка импичмент игълан ителсен өчен, аны 100 сенатордан ким дигәндә 50 демократ һәм бәйсез парламентарий, һәм 17 республикан хупларга тиеш. Эскпертлар бу сандагы тавышларны җыю мөмкин булуына шикләнә.

14 гыйнварда Вәкилләр пулаты Трампны "фетнәгә котырту"да гаепләп, икенче тапкыр импичмент процессын башлады. Трамп – АКШ тарихында ике тапкыр импичмент белдерелгән бердәнбер президент.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG