Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкилләр пулаты Трампка икенче тапкыр импичмент игълан итте


Трамп – АКШ тарихында ике тапкыр импичмент белдерелгән бердәнбер президент. Аны вазифасыннан читләштерү эшен хәзер Сенат карарга тиеш булачак.

13 гыйнвар, чәршәмбе көнне АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампка икенче тапкыр импичмент игълан итте. Карарны 232 конгрессмен хуплады, 197 вәкил каршы чыкты. Импичментны барлык демократлар хуплады, аларга 10 республикан конгрессмен да кушылды.

Ил белән идарә итү мөддәте инде тәмамланып килгән президент "фетнәгә котыртуда" гаепләнде. "Президент Трамп Кушма Штатлар иминлеген һәм хөкүмәт институтларын җитди куркыныч астына куйды" диелә пулат резолюциясендә.

Хәзер импичмент эшен Сенат (АКШ парламентының югары пулаты) карарга тиеш булачак. Трампны вазифасыннан читләштерү өчен импичментны 67 сенаторның хуплавы кирәк, бу дистәдән артык республикан сенаторның да Трампка каршы тавыш бирү очрагында гына мөмкин булачак. Сайлауда җиңеп чыккан президент Джо Байден инаугурациясенә – 20 гыйнварга кадәр Сенат бу документны әле карый да башламас дип көтелә.

Моңарчы Трамп демократларның аңа импичмент игълан итәргә теләвен "сихерчеләргә ау" дип бәяләп, бу планнар күп кешенең ачуын гына чыгарачак дигән иде.

Трамп – АКШ тарихында ике тапкыр импичмент белдерелгән бердәнбер президент. Моңарчы импичмент президентлар Эндрю Джонсон (1868), Ричард Никсон (1974) һәм Билл Клинтонга (1998-1999) белдерелгән. Дональд Трампка беренче импичмент 2019 азагында игълан ителде. Ул Украина президенты белән телефоннан сөйләшү вакытында аңа басым ясап, Украинада Джо Байденга каршы тикшерү башлауны таләп итәргә омтылуда гаепләнде. Ул чакта Сенат президентны аклады.

  • 2020 елның ноябрендә АКШ президентын сайлауда демократ Джо Байден җиңде. Аның көндәше, гамәлдәге президент Дональд Трамп тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булды дип белдерде, һәм үзенең җиңелүен танымады. Мәхкәмәләр хәрәмләшү дәлилләрен тапмады, сайлау нәтиҗәләрен гамәлдә калдырды.
  • 2021 елның 6 гыйнварында Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде. Конгресс утырышы өзелде, Капитолийда полиция белән бәрелешләр башланды. Фетнә нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды.
  • Демократлар Трампны "фетнәгә котыртуда" гаепләде. Фирка җитәкчеләре аны вазифасыннан үз теләге белән китәргә чакырды. 12 гыйнвар көнне Вәкилләр пулаты илнең вице-президенты Майк Пенсны Конституциянең 25нче төзәтмәсен кулланырга һәм Трампны вазифасыннан шуның нигезендә читләштерергә чакырып аерым резолюция кабул итте. Пенс моны эшләүдән баш тартты.
  • 20 гыйнвар көнне Вашингтонда яңа сайланган президент Джо Байден инаугурациясе узачак. 11 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр Вашингтонда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.
  • Федерал Тикшерүләр бюросы (ФБР) якын атналарда Американың 50 штатында һәм ил башкаласы Вашингтонда кораллы кешеләр катнашында хакимият биналарына һөҗүмнәр булырга мөмкин дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG