Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенат Трампны импичмент эше нигезендә аклап тавыш бирде


АКШ президенты Дональд Трамп
АКШ президенты Дональд Трамп

Дональд Трамп АКШ президенты вазифасында кала, демократлар кирәкле санда тавыш җыя алмады.

АКШ президенты Дональд Трампка импичмент белдерү эше чәршәмбе көнне тәмамланды. Көтелгәнчә, тавыш бирү барышында Сенат Трампны импичментның ике маддәсе нигезендә дә (хакимиятне канунсыз файдалану һәм Конгресс тикшерүенә киртәләр кору) аклады. Шулай итеп, президенттан барлык гаепләүләр алына.

Тавыш бирү Вашингтон вакыты белән сәгать дүрттә башланды, якынча ярты сәгать барды. Тавыш бирү ачык узды, һәр сенатор үзенең хөкемен кычкырып әйтте.

Беренче маддә нигезендә (хакимиятне канунсыз файдалану) 48 сенатор Трампны "гаепле" дип таныды, 52 сенатор "гаепсез" дип белдерде. Конгресс тикшерүенә киртәләр кору маддәсе нигезендә 47 сенатор Трампны "гаепле" дисә, 53 сенатор "гаепсез" диде. Трампны гаепле дип тану өчен 67 сенатор тавышы кирәк иде.

Сенатта күпчелекне республиканнар тәшкил итә, Дональд Трамп шушы фиркадән президент булып сайланган иде. Республикан фиркасеннән Трампны "хакимияттән канунсыз файдалану" маддәсе нигезендә гаепләүне бары тик Митт Ромни яклап чыкты. Белгечләр алдан ук Трампның акланачагын фаразлаган иде.

  • Дональд Трампны Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү вакытында аңа басым ясап, Украинада Джо Байденга каршы тикшерү башлауны таләп итәргә омтылуда гаепләгәннәр иде. Бу Трамп тарафыннан Конституцияне бозу дип бәяләнде.
  • Трамп президент идарәсе хөзмәткәрләрен импичмент эше нигезендә тикшерүдә катнашудан тыйгач, гаепләүләргә Конгресс эшенә киртә кору маддәсе дә өстәлде.
  • Декабрь аенда АКШ Вәкилләр пулаты 230 тавыш белән Трампка импичмент белдерүне яклап чыкты. 197 вәкил карарны хупламады.
  • АКШ тарихында Сенат президент импичменты турында карарны беркайчан да расламаган, әмма 1974 елда импичмент янавы белән президент Ричард Никсон вазифасыннан киткән булган. Билл Клинтон (1998 ел) һәм Эндрю Джонсон (1868 ел) импичментларын Вәкилләр пулаты хупласа да, Сенат аларны аклаган булган.
XS
SM
MD
LG