Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Решат Аблязисов вафат


Решат Аблязисов.
Решат Аблязисов.

11 февраль Акмәчетнең Абдал зиратында кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Решат Аблязисовны җирләделәр. Коронавирустан вафат булган Решат әфәндегә 77 яшь иде.

Решат Аблязисов Кырымга 1990нчы елларда кайтып Кырым хакимиятендә "Сөргенгә дучар булганнарның эшләр комитетын" оештыручыларның берсе була. Милли хәрәкәткә аңа кадәр үк - 1979 елдан Таҗикстанның Ленинабад шәһәрендә яшәгәндә кушыла. Аның хатыны Абибе Аблязисова да даими иренә бу өлкәдә ярдәм итеп килде.

Аблязисов соңгы вакытта кырымтатар телен саклау, сөрген белән бәйле матәм һәм кырымтатарларның хокукларын яклау чараларында катнашып килде. 2014 елда Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң, кырымтатарларны яклап Русия президенты Владимир Путин хакимиятенә петицияләр язучыларның берсе иде.

2019 елда Акмәчеттә кырымтатар сөргенлегенең 75 еллыгында Решат Аблязисов җирле хакимиятне тәнкыйть итеп болай дигән иде:

"Монда килгәндә махсус карадым, Совмин (хөкүмәт - ред.) бинасында байраклар төшерелмәгән, ә бит бүген бөтенкырым матәм көне. Мин биш вакыт намаз кылган кеше, ләкин бүген шәхсән мәчеткә бармаячакмын. Чөнки бу безнең халыкка каршы эшләнә. Анда-монда 10-15 кеше тупланып намаз кылачакбыз, бу халык бер урында тупланмасын дип кылынган гамәл. Без монда Акмәчеттә бер урында элеккегечә җыелырга тиешбез", диде ул.

Кырымтатар теленең киләчәген кайгырып, мәктәпләрдә балаларны туган телдә укытуга игътибар итәргә чакыра иде.

Решат Аблязисов 1944 елда Карасубазар районында туган, сабый чакта Кырымнан сөрелгән. 90нчы елларда Кырымга кайтты. 10 февраль Акмәчетнең Семашко исемендәге хастахәнәдә вафат булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG