Accessibility links

Кайнар хәбәр

RFE/RL Русиядә эшләү чикләүләрен туктатуга ирешү өчен көрәшә


RFE/RLның Прага офисында.
RFE/RLның Прага офисында.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе, Русия хакимияте инвестицияләрне яклау хакында Чехия белән ике яклы килешүне боза, дип белдерде.

Бу килешү Русиянең "ят агент" турындагы кануны ярдәмендә оешманың илдәге эшчәнлегенә киртә куюга юнәлтелгән гамәлләре белән бозыла диелә.

RFE/RL әлеге белдерүен 11 февральдә, соңгы берничә атна эчендә корпорация Роскомнадзор таләбе белән берничә кат штрафка тартылгач ясады. Роскомнадзор RFE/RL оешмасыннан Русиядә таралучы контентны тамгалауны таләп итә – аерым алганда, һәр видеоролик, радио тапшыруы яки телепрограм башланыр алдыннан материалның "ят агент" тарафыннан эшләнүен искәртүче 15 секундлык видео яки аудио хәбәр урнаштырылырга тиеш. Роскомнадзор таләбенә ярашлы, бу искәртүләр корпорация журналистларының барлык интернет-платформаларында (мессенджерлар һәм социаль челтәрләрне дә кертеп) чыккан теләсә-кайсы материалның ачылышында да куелырга тиеш.

Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" медиалар исемлегенә кертелгән өч оешманың берсе һәм чикләүләргә эләккән бердәнбер оешма булган RFE/RL әлеге таләпләрне үтәми. Роскомнадзор RFE/RL оешмасына Русиядә эшләүче башка чит ил медиаларына караганда кырысрак гамәлләр кыла, моны башкаларга гыйбрәт булсын өчен эшли, диелә белдерүдә.

Хәзергә булган мәгълүматка караганда, Роскомнадзор мәхкәмәгә әлеге таләпләрне үтәмәүне теркәгән барлыгы 260 беркетмә тапшырырга җыена. Штрафларның гомуми суммасы 75 миллион сумга җитәргә мөмкин. Беренчел мәхкәмә тарафыннан корпорациягә инде 15 миллион сумлык штрафлар салынган. Бу мәхкәмә карарлары канун билгеләгән тәртиптә шикаять ителәчәк, RFE/RL алар ватандашларның мәгълүматны ирекле рәвештә алу хокукына каршы килә дип саный.

Корпорация белдерүендә әйтелгәнчә, Мәскәү үз гамәлләре белән Русия белән Чехия арасында 1994 елда төзелгән инвестицияләрне яклау турындагы килешүне боза. Мөрәҗәгатьтә әлеге низагны чишәр өчен Русия хакимиятләрен сөйләшүгә чакыру бар. Югыйсә Русиягә каршы халыкара арбитражга шикаять тапшырылырга мөмкин диелә.

"Русия хакимиятләре ягыннан репрессив чаралар — Мәскәүнең нервлы реакциясе, аның максаты — аудиториясе тиз үсә барган Азат Европа/Азатлык Радиосын Русиядә эшләүдән мәхрүм итү. Без басымга бирешмичә, гадел эшебезне яклар өчен юридик ысулларның барысын да кулланырга җыенабыз", диде RFE/RLның президент вазифаларын башкаручы Дейзи Синделар.

Азат Европа/Азатлык Радиосы — Конгресс тарафыннан финансланучы һәм АКШта теркәлгән сәүдәгә корылмаган хосусый медиаоешма. Америка кануннары корпорациядә редакция сәясәтенең бәйсезлеген гарантияли. Оешманың штаб-фатиры 1995 елдан бирле Прага шәһәрендә урнашкан, ул Чехиядә "корпорация вәкиллеге" буларак җирле кануннар нигезендә эшли. Шуңа күрә RFE/RL җитәкчелеге Русиядә аның инвестицияләре Чехия һәм Русия арасындагы килешүләр белән якланырга тиеш дип саный.

Русиядә RFE/RLның берничә проекты, шул исәптән Азатлык Радиосы, Idel.Реалии проекты һәм рус телле башка проектларында йөзләрчә хәбәрче эшли. Ул Русиядә эшләүче иң зур чит ил медиа оешмаларының берсе, атналык аудиториясе 6,7 миллион кеше тәшкил итә.

  • 2012 елда кабул ителгән һәм соңрак берничә кат киңәйтелгән "ят агент" турында канун сәүдә белән бәйле булмаган һәм чит илдән финанслау алучы, Русия хакимияте тарафыннан сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә дип саналучы оешмалардан үз эше турында хисап бирүне һәм "ят агент" исемлегенә кертү турында искәрмәләр урнаштыруны таләп итә. Азатлык Радиосы һәм медиакорпорациянең башка проектлары "ят агент медиа" исемлегенә 2017 елда кертелде. Узган ел ахырында Роскомнадзорның яңа таләпләре гамәлгә кергәнгә кадәр, "ят агент" канунын гадел дип санамаса да, RFE/RL аның таләпләрен үтәп килде.
  • Хакимияттә Владимир Путин утырган еллар эчендә Русиядә бәйсез журналистларга басым сизелерек кырыслатылды. "Чикләрне танымаган журналистлар" оешмасының "Дөньяда матбугат иреге" рейтингында Русия 180 урыннан 149нчы урынны алып тора.
  • Берничә атна элек американың бер төркем конгрессменнары АКШ идарәсен Русия хакимиятләре Азатлык Радиосына басымны көчәйткән очракта Мәскәүгә каршы чикләүләр кертергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG