Accessibility links

Мәскәүдә мәхкәмә Азатлык Радиосы медиаларына ят агент канунын бозу өчен штраф салды


RFE/RL баш офисы, Прага
RFE/RL баш офисы, Прага

Азат Европа/Азатлык Радиосы ширкәтенә һәм аның баш мөдиренә барлыгы 1 миллион 100 мең сум штраф салынды.

27 гыйнвар Мәскәүдә мәхкәмә Русиядә ят агент дип танылган матбугат чараларына карата Роскомнадзор төзегән административ хокук бозулар беркетмәләре нигезендә беренче карарлар чыгарды. Беркетмәләр Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе һәм аның проектларына кагыла. Азат Европа/Азатлык Радиосы ширкәтенә һәм аның баш мөдиренә барлыгы 1 миллион 100 мең сум штраф салынды.

Мәхкәмә медиокрпорация адвокатларының каршы килүен игътибарга алмады. Ят агентлар турында канунннарны гаделсез һәм юридик яктан бәхәсле дип санаган RFE/RL җитәкчелеге әлеге карарны шикаять итү мәсьәләсен тикшерә. RFE/RL медиокорпорациясе Роскомнадзор таләбен журналистик эшчәнлек иреген чикләү дип саный һәм аны өлешчә техник яктан үтәп тә булмый ди.

RFE/RL таләпләрне үтәми дип 2020 елның ноябрендә Роскомнадзорга гаризаны Федераль яңалыклар агентлыгы баш мөдире Евгений Зубарев тапшырган иде. Роскомнадзор планына караганда, йөзләгән административ беркетмәләр төзелгән, штраф күләме йөзләгән миллион сумга җитәргә мөмкин.

Былтыр июльдә Роскомнадзор Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыгарды.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип тамгалау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, аның Idel.Реалии проектын, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады. Шул ук вакытта АКШта RT тәүлек әйләнәсенә кабель телевидениесендә тапшыруларын күрсәтә ала, ә чит ил матбугат чараларына Русиядә кабель челтәрләренә, теле- һәм радиотапшыруга үтеп керү күпкә чикләнгән.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • 2020 елның 28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG