Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенза өлкәсенең элекке мөфтие Гаделша Юнкин вафат


Аңа 84 яшь булган.

Бүген – 14 февраль көнне Пенза өлкәсенең мөфтие Гаделша Юнкин вафат булды. Соңгы вакытта ул хастаханәдә авырган. Бу уңайдан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин кайганәмә белән уртаклашты.

"Русия мөселманнары олы югалту кичерә — күренекле мөселман дин әһеле, Пенза өлкәсендә күп еллар мөфти булып хезмәт иткән Гаделша хәзрәт Юнкин безнең арадан китеп барган. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Гаделша хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм", диелә кайгынамәдә.

Гаделша Юнкин 1936 елның 13 мартында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туа. 1981 елда Ташкентта Әл-Бохари исемендәге ислам институтын тәмамлый. Өч ел дәвамында Әстерхан мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итә. 1994 елда Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин фәрманы белән Пенза өләсе мөфтие итеп билгеләнә. 2018 елда ул җитәкләгән Пенза өлкәсе дини идарәсе Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән мөфтияттән китеп, мөфти Әлбир Кргановның Русия мөселманнары диния мәҗлесенә кушыла.

Соңгы елларда ул Пенза өлкәсенең аксакаллар шурасын җитәкләгән, өлкәнең мактаулы мөфтие исемен йөрткән. Бүген аның улы Әбүбәкер Юнкин Пенза өлкәсенең мөфтие вазыйфасында эшли.

Пенза өлкәсе татарларына Гаделша Юнкин мәхәлләләрдә татар телен өйрәнү курслары ачуы белән дә мәгълүм.

Гаделша Юнкин белән хушлашу 15 февральдә Урта Әләзән авылында узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG