Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенза мөфтияте Таҗетдинга ышанычын югалтып Кргановка киткән


Тәлгать Таҗетдин (с) һәм Әлбир Крганов (у)
Тәлгать Таҗетдин (с) һәм Әлбир Крганов (у)

Пенза өлкәсе мөселманнары дини идарәсе мөфти Тәлгать Таҗетдин нәзарәтеннән китеп, күптән түгел булдырылган мөфти Әлбир Крганов оешмасына керергә карар иткән. Моның сәбәпләрен алар Азатлыкка аңлатты.

Пенза өлкәсе мөселманнары дини идарәсе мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән китеп, мөфти Әлбир Кргановның Русия мөселманнары диния мәҗлесенә керергә карар иткән. Теркәлү өчен бөтен кәгазьләрне юстиция министрлыгына тапшырганнар, хакимият бу эшне хуплаган. Бер мөфтияттән икенчесенә күчү сәбәпләре турында Пенза өлкәсе мөселманнары дини идарәсе урынбасары Илдар хәзрәт Нигъмәтуллин белән сөйләштек.

Илдар хәзрәт Нигъмәтуллин
Илдар хәзрәт Нигъмәтуллин

– Илдар хәзрәт, бер идарәдән икенчесенә китүнең сәбәпләре нәрсәдә?

– Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзарәтеннән китеп Әлбир Кргановның яңа оештырган Русия мөселманнары дини мәҗлесенә ("Духовное собрание мусульман") күчүнең төп сабәбе - диния нәзарәтенә карата ышаныч югалуы. Аннары имамнарыбызны билгеләү һәм эштән алу мәсьәләләрендә килешә алмадык. Ягъни без берәр мәхәлләгә имамның намзәтен билгеләп аны баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга раслау өчен җибәрә идек. Таҗетдин имамны раслап аңа шаһәдәтнамә биреп килде.

Таҗетдин бөтен мәхәлләләрне турыдан-туры Уфага буйсындыру эшен башлады

Бу эш элек әйбәт бара иде, соңгы вакытта өч, дүрт, хәтта алты айлап җавап көтәргә туры килә. Мәхәллә имамсыз эш итә алмый. Пенза өлкәсе Рәшәтән авылында бер мәхәлләдә яңа имам сайладык та, аны раслау рөхсәтен инде узган елны ук Уфага Диния нәзарәтенә җибәрдек. Башта озак җавап килми торды, аннары килде һәм анда имамга турыдан-туры Уфага буйсынырга кушылган. Димәк безгә буйсынмыйча, турыдан-туры Тәлгать Таҗетдинга буйсына булып чыга. Без моның белән һич килешмибез. Диния нәзарәтеннән чыгу сәбәбенең берсе шул. Болай без имамнарны үзебез билгели алачакбыз. Ни дисәң дә без аларны яхшырак беләбез.

Шулай итеп Тәлгать Таҗетдин бөтен мәхәлләләрне турыдан-туры Уфага буйсындыру эшен башлады. Без аның белән риза түгел.

Таҗетдин үзе генә мөфти булсын, ә башкалар ахун булсын дигән карар чыгарган

Аннары баш мөфтинең ахунлык дигән икенче идарә ачуын да искә алырга кирәк. Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте уставында ахунлык турында бер сүз дә юк, әмма ул шундый яңалык кертте. Ягъни бөтен төбәкләрдә - Пенза, Самар, Ульян һәм башка төбәкләрдә мөфтиләр ахун булсын, ягъни ул үзе генә мөфти булып калсын дигән карар чыгарган. Без аңа да каршыбыз.

Мисал өчен, безнең мөфтиебез Адельша хәзрәт (Юнкин – ред.) 30 ел эшләде һәм аны мөфтидән ахунлыкка төшерү дөрес түгел дип саныйбыз.

Тәлгать хәзрәт акчалар аңа килә торган итеп үзгәртте

Аннары Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе үсешенә ярдәм итү фонды бар. Шуннан килгән акчаларны бүлү һәм куллану мәсьәләсендә дә килешмибез. Башта мәхәлләләргә ул акча фондтан турыдан-туры, елына дүрт мәхәлләгә дип 180шәр мең сум килә иде. Ул акчалар мәчеткә газ, утка түләргә ярдәм булды. Аннары баш мөфти Тәлгать хәзрәт ул акча аңа килә торган итеп үзгәртте. Имеш ул акчаларны үзе җибәрә. Башта бер өлешен генә җибәрә иде, аннары бөтенләй җибәрүдән туктады. Шундый хәлләрдән соң да чыдадык, сабыр иттек, мөнәсәбәтләрне җайларга тырыштык, әмма һич килеп чыкмады. Хәзер инде Әлбир хәзрәт Крганов җитәкләгән оешмага кереп проблемалар чишелер дип өметләнәбез, аннары үсеш башланыр дип көтәбез. Безгә алга китеш кирәк.

– Крганов җитәкләгән оешмага керергә каршы булучылар бармы?

– Андыйлар булды инде ул, әмма бик аз. Без бит моны ашык-пошык эшләмәдек, барысын да төптән уйладык. Халык белән киңәшләштек. Кайбер кешеләр өстен-өстен генә уйлый. Карарны шуңа карап чыгаралар. Ә аның эчендә кайнаган кеше бөтен нечкәлекләрне белә. Әлбәттә без Тәлгать Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең абруен таныйбыз. Ни дисәң дә ул бит тарихи идарә. Дөнья бит бер урында тормый. Шуңа үсеш кирәк.

– Хәзер теркәлү эше барамы?

– Әйе, без Пенза өлкәсе юстиция министрлыгына теркәлү өчен документларны тапшырдык. Җавапны көтәбез.

– Өлкә җитәкчесе башка оешмага күчкәнне беләме, алар тарафыннан каршылык булмадымы?

– Беләләр, каршылык юк.

– Элек Бөтенрусия мөфтияте (РАИС) дигән оешма оешкан иде. Аннары ул әкренләп юкка чыкты. Крганов оешмасы белән дә шулай булыр дип уйламыйсызмы?

– Вакыт күрсәтер, хәзер безгә алга атларга кирәк. Үсеш булырга тиеш. Әлбир хәзрәтнең абруе бар. Аның эшен Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге мөселман мәхәлләләре хуплый. Хакимият алдында да үзен абруйлы җитәкче итеп тәкъдим итә алды. Эш күрсәтә алды.

– Нинди эш күрсәтте? Мәскәүдә нәрсәләргә ирешә алды?

– Әлбир хәзрәт халыктан чыккан кеше. Чуашстан мөфтие. Анда күп мәчетләр ачты. Мәскәүдә әлбәттә барысын да җиңел һәм тиз эшләп булмый. Киләчәктә эшләнер. Төрле оешмалар белән хезмәттәшлекне арттыра. Уңай яклары күп.

Мәскәүнең яңа мөфтияте оешу чарасы. Президент-Отель, 30 ноябрь 2016
Мәскәүнең яңа мөфтияте оешу чарасы. Президент-Отель, 30 ноябрь 2016

Әлбир Кргановның дини мәҗлесе Мәскәүдә 2016 елда оешты. Аны күп кенә мөселманнар Равил хәзрәт Гайнетдин мөфтиятенә көндәш буларак кабул итте.

Узган ел азагында үткән Русия мөфтиләр шурасы корылтаенда мөфти Равил Гайнетдин кайбер структураларның курчак, "үле туган" "берләшмәләр" яки "дини мәҗлесләр" булдырырга тырышлыгын әйтеп узды.

"Аннары алар мөселманнарны бүлгәләргә тырышулары өчен "фетнәче" тамгасын алып мөселман өммәте тарихи битләреннән юк булалар”, диде Гайнетдин РАИС оешмасын искә алып булса кирәк. РАИС оешмасы зурлап оешса да, берничә ел гына эшли алды.

* * *

Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Тәлгать Таҗетдин мөфтиятенә булган дәгъваларга аңлатма алырга теләп Уфага Үзәк Диния нәзарәтенә дә шалтыраттык, әмма алар әлегә сорауларга җавап бирергә әзер түгеллекләрен әйтте. "Без сезгә үзебез шалтыратырбыз", диде кабул итү бүлмәсендәге сәркатиб. Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтеннән җавап алгач, Азатлык аны җиткерер.

Пенза өлкәсе мөселманнары Дини идарәсенә 28-30 мәхәллә керә.

XS
SM
MD
LG