2020 елда Казанда ике дәүләт телендә элмә такталары булмаган өчен иллегә якын эшмәкәргә штраф сугылган. Штафларның гомуми күләме 1,5 млн сум булган. Бу турыда мэриядә дүшәмбе киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Артур Мөхәммәтшин хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, татар һәм урыс телләрендә элмә такталары булмау сәбәпле 477 административ эш ачылган. Нәтиҗәдә 402 очракта эшмәкәрләргә кисәтү ясалган, 46 очракта штраф карары чыгарылган.
Ноябрьдә Казанда яңа ачылган һәм шәһәрдә иң зур булган Kazan Mall сәүдә йортының татарча күрсәткечләр элмәве татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйть ителгән иде.
Татар иҗтимагый тормышы вәкилләре фикеренчә, Казанда Илсур Метшин мэр булып торган елларда татар теле системлы рәвештә кысырыклап чыгарыла бара. 2013 елда Казан мэриясе үзе дә "Тяжело с татарским" антипремиянә лаек булган иде. Казан мэриясенә "бүләк" шәһәрдә визуаль мәгълүматларның, яңа эленгән юл күрсәткечләренең русча һәм инглизчә булганы өчен тапшырылды. Активистлар тарафыннан шулай ук күпсанлы протест хатлары язылды, юл күрсәткечләренә татар телен дә өстәү таләбе куелды. Антипремиядән соң да вазгыять үзгәрмәде, юл такталары үзгәрешсез калды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!