Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Навальный өчен түгел, коррупциягә каршы чыктым"


Газизә ханым митингта чыгыш ясый
Газизә ханым митингта чыгыш ясый

14 февраль оппозиция вәкилләре Казан кирмәне каршында канунсыз тоткарлау һәм репрессияләргә каршы беренче килештерелгән митинг уздырды. Азатлык анда татарча чыгыш ясаган экология активисты Газизә ханым белән сөйләште.

Митингта меңгә якын кеше катнашты, сәяси репрессияләргә каршы чыгышлар булды, "Патшаны алырга!", "Сәяси тоткыннарга ирек!" кебек шигарләр кычкырылды. "Казандагы чүп яндыру заводына – юк!" хәрәкәте активисты Газизә ханымның бу митингтагы чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Ул милли киемнән, кулына ершиклар бәйләме тотып, ОМОНга мөрәҗәгать белән татарча чыгыш ясады.

"Безнең экоактивистларны экстремистлар дип кулга алалар да, кулга алалар. Күсәкләр белән безнең яшь кызларны, егетләрне кыйныйлар. ОМОН! Сезнең бит үзегезнең дә балаларыгыз өйдә. Күсәк белән кеше балаларын кыйныйм да, акча эшлим дә кайтам дисезме? Ә? Шулаймыни? 2018 елда ук безнең депутатларга әйттем: кемнәр чиста һаваның нәрсә икәнен аңламый, аларга противогаз кигертергә кирәк, дидем. Менә Аллаһы Тәгалә чиста һаваның нәрсә икәнен барыбызга да күрсәтте. Маскалар кидек, сулау авырмы? Авыр. Бармакча киеп эшләү авырмы? Авыр. Аларда акча миллиардлаган, ә бездә пенсия, хезмәт хакы – тиенләп. Мәскәүдәге ОМОН! Нишләп сез ВДВга каршы тора алмадыгыз? Ә яшь кызларны, яшь егетләрне, кеше балаларын кыйнап, кулларын каерып, аларны чишендереп... сез моңа оста! Хатын-кызга каршы чыгарга күп акыл кирәкми ул!" дип сөйләде Газизә ханым.

Митингтан соң Газизә ханым белән әңгәмә кордык.

Газизә ханым, митингта сез милли киемнән, татарча чыгыш ясадыгыз. Сез татар җанлы кешеме? Әллә бу татарларны да уятырга теләүме?

Чөнки без Татарстанда яшибез! Һәр кеше үз туган телен, милләтен белергә тиеш. Менә Удмуртиядә кеше үз теле өчен көрәштә үзен яндырды. (Удмурт активисты Альберт Разин — ред.) Мин үземнең татарлыгымны күрсәтеп милли кием кидем. Бу татарча чыгышлар 2017-2018 ел тирәсендә үк башланды. Урицкий паркында митинг вакытында яныбызга бер ханым килеп, кем дә булса микрофонга татарча сөйли аламы, дип сорады. "Мин сөйли алам", дидем. Күңелегездә ниләр бар, нишләп сез чүп яндыру заводына каршы, дип сорады да, шуннан бирле мин татарча чыгышлар ясыйм.

Минем татарча чыгышлар 2017-2018 ел тирәсендә үк башланды

Ә чыгыш ясый торган милли киемем алдан ук тегелгән иде, читекләрем дә бар. Мин ул киемне 13 сентябрьдәге сайлаулада "Яблоко" активисты Елена Изотовага ярдәм итүдә кияргә тиеш идем. Ләкин экоактивистларны сайлауда катнаштырмадылар, бер сәбәпсез сайлаудан төшереп калдырдылар. Тентүләр булды. Активист Елена Никифоровадан 300 мең сумлык диярлек аппаратураны, дискларны, туры элемтә техникасын алып киттеләр. Ул безнең матбугат хезмәте кебек үзәк иде, чүп яндыру заводының зыяны турындагы мәгълүматны таратканга шулай иттеләр. "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы лидеры Руслан Зиннәтуллинга да тентү белән килделәр. Сайлаудагы хәрәмләшүне төшергән өчен. Тентү ордерында бөтенләй башка фамилия, ә алар Зиннәтуллинга килеп тентү оештырды. Менә шундый дөньяда торабыз без, балакаем, нинди хәл инде бу?!

— Чүп яндыру заводына каршы хәрәкәттә татарлар да бармы?

— Бар, бик күп, алар үзләрен күрсәтми генә, әмма барлык чараларда да катнашалар. Хәзер кеше уяна башлаган кебек, телевизорда юньле әйбер юклыгын аңлый башладылар. Яхшы китаплар укыйлар. Кешенең аңы үсә.

— Үзегез телевизор карыйсызмы?

— Юк, телевизорны бөтенләй карамыйм.

— Чыгышыгызда ОМОНга мөрәҗәгать итеп, балаларны, яшьләрне кыйнап акча алулары турында әйттегез. Үз туганнарыгызны рәнҗеттеләрме?

— Юк, Аллага шөкер, аларга тиюче булмады. Әмма минем белән йөргән экоактивистлар белә: аларның һәркайсы миңа үз балам кебек якын. Бу дөньядагы һәр баланы мин үземнеке кебек кабул итәм. 2021 елда, XXI гасырда нинди хәлгә килеп җиттек: теләсә кайсы баланы автозакка утыртып китәләр – бетте, тапмыйсың син аны. Шуңа күрә әйттем дә: көч булгач, акыл кирәкми дип уйлыйсызмы, кеше баласын кыйнап акча аласыз, дидем. Видеолар карадым: Мәскәүдә куәт структуралары бер баланың башына ике мәртәбә суктылар.

Нигә аларны анда җибәрмиләр? Кешеләр хәзер кирмәнгә дә бара алмыймы?

Балалар әйтә, кирмәнгә барабыз, диләр. Нигә аларны анда җибәрмиләр? Алар кирмәнне сатып алганмы? Кешеләр хәзер кирмәнгә дә бара алмыймы? Ватан сугышы мемориалы кырыена чәчәк салырга да ярамый: кулларын боралар да алып китәләр. Минем бабам сугыштан исән-сау кайтты, әмма алар бу хәлне күрсә, урталай ярылып кире үләр иде. Башка сыймаслык хәлләр бит. Әфганстан сугышчылары хөкүмәткә кулсыз-аяксыз килеш ярдәм сорап киләләр дә, "без сезне җибәрмәдек анда", дигән җавап ишетәләр. Әфганстан сугышын беркем белми. Чечен сугышын да белмиләр. 23 гыйнвар урам йөрешенә чыккач та ОМОНга әйттем: патша сезне берәр сугышка җибәрер әле, шунда атып үтерерләр, дидем. Сезнең башыгыздагы каскалар, бездән саклану өчен алынган калканнар, корал – ул барысы да безнең акчага алынган әйберләр, белеп торыгыз, дидем.

Навальный акцияләренә, урам йөрешләренең барысына да чыктыгызмы?

— Әйе, әмма безнең Навальныйга бер катнашыбыз да юк. Миңа алар нәрсәсе белән ошый: алар үз тикшерүен үткәрә, һәр фактны дәлиле белән раслап күрсәтә, кешегә дөреслекне ача. Бу да бик зур кыюлык! Аларны да гел тентиләр, өйләренә киләләр, техникаларын алып китәләр, кулга алалар. Татарстан буенча да күпме урлаганнарын аларның видеоларыннан карагансыздыр инде.

Навальный өчен чыкмадым, дисез, ә нәрсә өчен чыктыгыз?

— Илебез өчен чыктым. Коррупция, урлашуларга каршы чыктым. Гаиләмдә дә мине бу мәсьәләдә яклыйлар һәм килешәләр.

Навальный акциясендә үзегезне кулга алмадылармы?

— Әйе, 31 гыйнвар ОМОН хезмәткәрләре агрессив төстә кулга алдылар, ике тәүлек рәшәткә артында утырып чыктым. Бернинди каршылык күрсәтмәсәм дә, йөрәк ягына бик каты суктылар, берсе уң кулдан каерды. Алар хәтта аякларымнан да күтәреп алып барасы иде. Митингка чыккан бер яшь егет: "Аягына бастырыгыз, үзе барам дип әйтә бит", дип кычкыргач кына аякларыма бастырып алып киттеләр.

Сезгә штраф салдылармы? Бу эш ничек бетте?

— Япеев урамында урнашкан полиция бүлекчәсендә ике тәүлек уздырдык. Миңа полиция бүлекчәсенә ашыгыч ярдәм дә чакырдылар, чөнки йөрәк авыруым кузгалды. Кулга алынучыларның күпчелеге полиция биргән протоколларга риза булып, берсүзсез имза куйды, үзенең җәмәгать тәртибен бозуын танып, штраф белән ризалашты. Без алай итмәдек, мәхкәмәләргә йөриячәкбез. Башкаларның мәхкәмәсе дә онлайн гына, бер үк гаеп белән тиз генә башкарылды. Безнең чын мәхкәмә булды. Менә Югары мәхкәмәдә Елена Бикташева минем яклаучым булачак. Халыкара мәхкәмәләргә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Минем бернинди каршылык күрсәтмәвемне, үземә тиктомал сугуларын да күрүчеләр булды. Әле мин, киресенчә, башкаларга да әйтеп бардым: кулларыгызны күтәрмәгез, агрессия дип бәяләячәкләр, дидем. Япеев урамындагы бүлекчәгә эләккәч полициягә дә әйттем, Конституциянең 31нче маддәсе буенча без теләсә кайсы җирдә җыелышып, тыныч рәвештә, җырлый-бии алабыз, теләгәнебезне әйтә алабыз, 51нче маддә буенча безнең үзебезгә каршы күрсәтмә бирмәскә хакыбыз бар. Минем полициягә бернинди дәгъвам юк, безне ашаттылар, чиста урын-җир дә булды, бәдрәфкә дә йөри алдык.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Газизә ханым, чүп яндыру заводы хәзер нинди стадиядә? Аның буенча нәрсәләр эшләнә?

Казанда икенче Чернобыль булмасын дип тырышабыз

— Без аны төзетмәс өчен көрәштек инде. ШИЕС-2 оештырдык, чатырлы лагерь корып, завод төзеләсе урында яшәп яттык. Без анда еллар буе яшәргә дә риза идек. Ике атна эчендә, "фас" командасы белән, безне меңләгән омон белән куып тараттылар. Чатырлы лагерьда, кеше иң аз чакта – дүшәмбе көнне иртүк килеп 19 кешене урап алып һөҗүм иттеләр. Әйтерсең, алар җинаятьчеләр. Бу эш бик зур акчалар белән бәйләнгән, шуңа аның төзелүен безнең хакимияттә бик нык телиләр. Безгә нигә кирәк ул XX гасыр заводлары? Аларны хәзер беркайда төземиләр. Без киләчәктә нәрсә сулаячакбыз? Завод төзеләсе җир астында суның стратегик запасы урнашкан. Без шул хакта сөйлибез, бөтен министрларга әйтәбез. Ул заводта авария-фәлән булса, шундый газлар чыгачак ки – безнең монда икенче Чернобыль булачак. Безгә ул чүпне яндыра торган түгел, эшкәртә торган заводлар кирәк. Шәһәрдә болай да суларга һава юк бит. Осиново авыл җирлегенә депутатлыкка намзәт булган 13 экоактивистны сайлауга кертмичә, бер сәбәпсез исемлектән төшереп калдырдылар! Чөнки аларның көчле икәнен беләләр.

Халык каршы булуга һәм шулкадәр каршылык күрсәтүенә карамастан, ул барыбер төзелә инде, димәк?

— Әлегә төзелә, әмма без үз эшебезне эшлибез. Иганәчеләр табып, җәмәгать экспертизасын барыбер ясыйбыз, министрларның күзләрен ачабыз. Без Казаннан икенче Чернобыль ясарга юл куя алмыйбыз!

Сез үзегез Осиновода яшисезме?

Җаныма тигән әйбер: безгә үз фикеребезне кычкырып әйткән өчен "госдеп кешесе" дигән ярлык тагалар

— Мин Казанның Яңа Савин районында яшим. Безнең экоактивистларыбыз кайсы Вахитов, кайсы Совет районында. Мәсәлән, Антон Голубков бөтенләй Самосыровода яши. Барыбер ничә ел безнең белән бергә эшли, чөнки ул чүплекнең зыянын белә, күрә, аңлый. Без бу хәрәкәтне 2017 елда башлаган идек инде, ул һаман да безнең белән. Шушы эшебездә җаныма тигән әйбер: безгә үз фикеребезне кычкырып әйткән өчен "госдеп кешесе" дигән ярлык тагалар. Кешенең күңеле, җаны белән ихластан янып йөрүе, чисталык һәм сәламәтлек өчен көрәш алып баруы аларның башына сыймый. Нишләп бу эштә "госдеп кешесе" көрәшеп йөрергә тиеш – менә шуны аңламыйм? Без шушы җирлектә яшәүчеләр һәм безгә саф һава, чиста су кирәк була алмыймы? Мин үпкәдә яман шеш авыруы белән авырган бик якын кешемне югалттым. Үз гомерендә тәмәке тарткан кеше түгел иде ул. Тәмәкедән түгел ул онкология. Заводлар булган җирдә олысы-кечесе онкологиядән үлә. Без хәзер патшаның дусларын баетып, үзебезне агулап шундый заводлар төзергә тиешмени? Бөтен шәһәрләрдә төзелә алар. Без урман-күлләрдән чүп җыябыз, аларны төрле төстәге капчыкларга аерып тутырабыз. Машиналар килеп, аны эшкәртүгә алып китә. Нигә бөтен шәһәр буенча кара капчыклар гына ул? Нигә алар да аермый? Әлбәттә, сарайлар-йортлар төзегәч, миллиардлап акчалар урлагач, очкыч-яхталар сатып алгач, алар безгә берни бирә алмый. "Акча юк, акча юк!" диләр.

Митингтагы чыгышка ершиклар бәйләмен тотып чыгу уе да шул "Путин сарае" фильмнан соң килдеме?

— Мин ул фильмны 31 гыйнварда ук карадым. Митингка 8 ершик тотып чыгу уе да шуннан соң булды – шулай эшләдем дә. Бер кулымда микрофон, бер кулымда ершиклар, шулай үз фикеремне халыкка сөйлим – аңлаган кеше аңлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG