Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Изет Изединов​​​​​​​ вафат


Изет Изединов.
Изет Изединов.

16 февраль Акмәчеттә  кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Изет Изединовны җирләделәр. Ветеран 83 яшендә коронавирустан хастахәнәдә вафат булды.

Изет Изединов 1938 елда Кырымның Балыклава бистәсендә туган. Балачакта Кырымнан сөрген ителгән. 5нче сыйныфта булганда Сталинга "ни өчен башка халыклар үз ватаннарында яшиләр, ә кырымтатарлар үз ватаннарында яшәмиләр" дип хат язган була. Бу сәбәптән мәктәп мөдире аны кыйный.

Изет әфәнде кырымтатарлар белән бәйле чараларда даими катнашып торды. 2014 елдан соң Кырымда кырымтатарларга карата җәелеп киткән мәхкәмләргә йөреп җазаланганнарга теләктәшлек белдереп, бу эшкә башкаларны да өнди, "Кырым теләктәшлеге" җыелышларында катнаша иде.

Ул бәйсез "Кырым" газетының якын дусты, авторы да иде. 2020 елда Изет Изединов сугыш вактында Кырымда партизан хәрәкәтенең Көньяк берләшмәсе комиссары Мустафа Селимов хакында китап әзерли башлады, ләкин аны тәмамлап өлгермәде.

Изет әфәндене хастахәнәдән кара полиэтилен пакетта чыгарып Акмәчеттәге Абдал зиратына китереп җирләделәр. Гомеренең соңгы минутларында хастахәнәдә аның янына туганнарын җибәрмәгәннәр, ул ялгызлыкта вафат булган.

Кырымда коронавирус белән авыручылар янына якыннарыннан беркемне җибәрмиләр, авыруларга кирәк булган даруларны якыннары табып китерсә дә, алар авыруга барып җитәме-юкмы дигән шикләнүләр дә бар.

Акмәчеттә хастахәнәдә урыннар җитмәгән вакытта авыручыларны башка шәһәрләргә озататалар, аларның хәлен белү туганнары өчен тагын да катлаулана. 11 февраль вафат булган ветеран Решат Аблязисовның милли хәрәкәттәге дуслары аның Акмәчет хастаханәсеннән ашыгыч рәвештә Семашко хастахәнәсенә күчерелүенә гаҗәпләнәләр. Исемен әйтмәскә үтенгән милли хәрәкәт ветераны Аблязисовның үлеменең чын сәбәпләрендә шикләнгәнен дә белдерде. Соңгы вакытта кырымтатар авыруларының бер өлеше табиб, шәфкать туташлары белән киңәшләшүдә торып, өйдә дәвалануга күчеп баралар.

Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов коронавирус белән бәйле бер өлеш чикләүләрне март аенда алачагын игълан итте. Акъярда 15 февральдә 80, Кырымда 128 кеше коронавирус йоктырган диелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу чирдән Кырымда һәм Акъярда 1320 кеше үлгән. Халыкара һәм бәйсез оешмалар бу саннарны расламый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG