Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары митинг канунын кырыслатты


Татарстан парламенты утырышы, архив фотосы.
Татарстан парламенты утырышы, архив фотосы.

Канун өлгесенә коммунистлар каршы чыкты. Барлыгы 8 депутат каршы тавыш бирде.

Татарстан Дәүләт шурасы митинг, урам йөрешләре турындагы канунга кырысрак таләпләр кертүне хуплады. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, Татарстанда митинг оештыручылардан банк хисабын күрсәтүне таләп итәчәкләр. Бу урам җыенында 500дән артык кеше катнашкан очракта кагыла. Шулай ук оештыручылар митингка килүчеләрне санитар хезмәт күрсәтү белән тәэмин итәргә тиеш булачак. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин моны федераль канунга үзгәрешләр керү белән бәйләп аңлатты.

Дәүләт шурасындагы КПРФ фракциясе канун өлгесенә каршы чыкты. Депутат Артем Прокофьев моны урам җыеннарын тыярга тырышу дип белдерде. Ул 1990нчы еллар башында Ирек мәйданы тулы халык булган чорны искә төшерде. Хәзер депутатларның, хөкүмәтнең куркып эш итүенә киная белдерде.

"Хәзер банк хисабын кертәләр. Ни өчен? Бераздан хисапта 1 млн яки 10 млн сум булу нормасын кертерләр. Шунсыз митинг уздырып булмаячак. Без моның кая таба баруын аңлыйбыз", диде Прокофьев.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Алексей Навальныйны искә алды. Ул Русиядә яңа сәяси, психологик һәм кануни вазгыять хөкем сөрә дип белдерде.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу канун өлгесе бер нәрсәне дә тыймый дип әйтте.

Ахыр чиктә, канун өлгесен 71 депутат хуплады, сигез кеше каршы тавыш бирде. Дүрт депутат – битараф, 16сы – тавыш бирмәде.

Татарстанның "Халыкның җыеннар, митинг, демонстрация, йөреш һәм пикетлар уздыруга хокуклары үтәлүен тәэмин итү" турындагы төбәк канунына үзгәрешләр кертүне Татарстан хөкүмәте тәкъдим итте. Үз чиратында, бу үзгәрешләр 2020 елда "Бердәм Русия" Русия думасына керткән, һәм президент Владимир Путин имзалаган канунга нигезләнә. Ул канунга ярашлы, ачык чараларны исемен атамаган затлар, чит ил кешеләре, "ят агент" дип табылган сәүдәгә корылмаган оешмалар, 16 яшьтән яшьрәкләр һәм юридик теркәлүе акча күчерелгәнгә кадәр бер елдан да азрак булган оешмалар уздыра алмый. Чарада 500 дән дә артык кеше катнашса, оештыручы гаризасында банк хисабын күрсәтергә тиеш була. Митинг узгач, аны уздыруга киткән акчалар турында түрәләр алдында хисап ясау таләбе дә куела. Бу хисапны хакимият эчке эшләр бүлегенә дә җибәрергә тиеш. Митингларны финанслау кагыйдәләрен бозган өчен зур штрафлар каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG