Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр Русиядән Хургада һәм Шарм-әш-Шәйхка чартерлар яңадан башлануын белдерде


Русия очышлар кире кайтуын расламый. Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх курорт шәһәрләренә очышлар 2015 елның көзендә очкыч казасыннан соң туктатылган иде.

Мисырның Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх курорт шәһәрләренә туры очышлар 2021 елның мартында яңадан башланачак. Бу турыда Reuters агентлыгына Мисырның ватандашлык авиациясе идарәсе җитәкчесе Әшраф Нувәйр белдергән.

Аның сүзләренчә, Русиянең Nordwind Airlines һава ширкәте бу ике шәһәргә 28 марттан оча башларга теләвен әйтеп мөрәҗәгать иткән.

Мисырда чыга торган Al-Ahram басмасы шушы ук түрә сүзләренә сылтанып, Русия Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх курорт шәһәрләренә очышларны аларның һава аланнарын тикшергәннән соң ризалашкан дип яза. Нувәйр сүзләренчә, Nordwind Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх шәһәрләренә атнага ике рейс ясарга җыена.

Мисыр ватандашлык авиациясе министрлыгында ТАСС агентлыгына Мәскәү һәм Каһирә арасында чартерларны кайтару хакында "принципиаль килешенү" булуын әйткәннәр. Бу мартта булыр дип көтелә, ләкин төгәл көннәре әле билгеләнмәгән дигән Мисыр вәкилләре.

Русия ягы Мисыр хакимияте белдерүен расламаган. Русия траспорт министрлыгында нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарттылар дип яза РБК. Nordwind һава ширкәте сайтында да Мисыр курортларына рейслар башлануы хакында мәгълүмат юк.

Русия һәм Мисыр арасында һава юллары 2015 елның ноябрендә тулысынча ябылды, моңа "Когалымавиа" очкычының Синай ярымутравы күгендә казага очравы сәбәп булды.

2018 елда Русия Каһирәгә очышларны кире кайтарды (2020 елда очышлар пандемия сәбәпле тукталып торды, сентябрьдә яңадан башланды). Ләкин Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх шәһәрләренә чартер рейслар хәзергәчә башкарылмый.

2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.

Тикшерү барышында шартлаткычны очкычка урнаштырырга һава аланы хезмәткәре ярдәм итүе ачыкланды.

Мисыр "Когалымавиа" очкычы казасы сәбәпләре турында рәсми хисап чыгармады. Каза корбаннары туганнары Русиядәге мәхкәмәләр аша "Когалымавиа" һәм "Ингосстрах"тан 32 млн сум ала алды. Мисыр мәхкәмәләре бөтен дәгъвәләрне кире какты. 2020 елның мартында "Когалымавиа" Синай күгендәге каза өчен Мисырдан $200 млн сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG