Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия БМОдан Русиядә кеше хокуклары бозылуга игътибар итүне сораячак


Доминик Рааб

Моннан тыш, Британия тышкы эшләр министры Кытайда уйгырларны кысрыклау, Беларуста протестларны бастыру, Мьянмада хәрби түнтәрелештән соң ул илләрдәге хокук бозулар мәсьәләсен дә күтәрергә җыена.

Британия тышкы эшләр министры Доминик Рааб БМО Кеше хокуклары шурасы утырышы ачылышында Русиядә системлы рәвештә кеше хокуклары бозылу мәсьәләсен күтәрергә җыена. Русия үз өстенә алган халыкара бурычларын үтәми диячәк Рааб. Бу турыда министрның чыгышы белән танышкан Bloomberg агентлыгы яза.

Рааб шулай ук Русиядәге оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән килеп туган хәлгә дә БМОдан җавап булуын таләп итәчәк диелә. Министр Русия хакимиятенең Навальныйга мөгаләмәсен "хурлыклы" дип атый.

Моннан тыш, министр тагын өч илдә кеше хокуклары даими рәвештә бозылып килүгә тукталачак. Ул Беларуста простестлар рәхимсез рәвештә бастырылганнан соң кеше хокуклары кризисы килеп тууын әйтәчәк диелә.

Доминик Рааб БМО кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бочелетка Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгенә "кичекмәстән һәм киртәсез" керү мөмкинлеге тудырылуын таләп итәчәк. Ул Кытай хакимиятенең уйгырлар хокукларын бозуда, шул исәптән газаплаулар, мәҗбүри эшләтү һәм хатын-кызларны мәҗбүри стерильләштерү кебек алымнар куллануда шикләнелүен искәртәчәк диелә.

Болардан кала, министр Мьянмада хокук бозулар турында әйтәчәк һәм түнтәрелеш ясап, хакимиятне үз кулына алган хәрбиләрне "читкә китәргә", җәмәгать активистларын иреккә чыгарырга чакырачак.

Алексей Навальный гыйнварда кулга алынганнан соң, Британия, башка илләр белән беррәттән, аны иреккә чыгаруны таләп итте. Русиянең агулау өчен җаваплылар урынына агулау корбанына каршы кабул ителгән карары Русия халыкара җәмәгатьчелекнең һәр әгъзасы үтәргә тиешле иң төп бурычларны үтәмәвен күрсәтә, диелде Британия белдерүендә.

17 февральдә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятеннән Навальныйны азат итүне таләп итте. Кремль бу белдерүне Русиянең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG