Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дәүләт бурычы 2020 елда 40 процентка арткан


Хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин
Хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин

2020 елда Русия дәүләт бурычы 18,99 трлн сумга җиткән. Бу тулай җитештерү күләменең (ВВП) 17,8 процентын тәшкил итә.

"Русия федерациясенең дәүләт бурычы 2020 елда 5418,2 млрд сумга яки 39,9 процентка артты һәм 18 985,6 млрд сум тәшкил итте (ВВПның 17,8 проценты)" диелә Хисап пулаты хәбәрендә.

Илнең эчке бурычлары 4,6 трлн сумга артып, 14,791 трлн сумга җиткән. Чит ил валютасында тышкы бурычлары 1,9 млрд долларга үсеп, 56,8 млрд долларга җиткән (4,195 трлн сум).

Русиянең дәүләт бурычын түләүгә киткән чыгымнары да 7,3 процентка арткан һәм 784,2 млрд сумга җиткән.

2020 елда пандемия кризисы шартларында икътисадка ярдәм һәм федераль бюджет дефицитын каплар өчен хөкүмәт бурычларын кисәк арттырырга мәҗбүр булган. Алдагы елларда Русиянең дәүләт бурычы тагын да үсәр дип фаразлана. Быел ул тулай җитештерү күләменең 20,4 процентына, киләсе елда – 20,8 процентына, 2023 елда 21,4 процентына җитәр дип фаразлана.

2019 елда Русиянең чиста дәүләт бурычы тискәре күрсәткечләргә авышты, әгәр Русиягә бөтен бурычларын берьюлы кайтарырга туры килсә, ул дәүләт оешмаларының Үзәк банкта һәм коммерцияле банклардагы депозитлары хисабына аны кайтара алыр иде. Ләкин пандемия һәм нефть бәяләре төшү шартларында дәүләт бурычы арта башлады һәм 2020 ел җәенә дәүләтнең ликвид резервларыннан артып китте диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG