Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның керемнәре 2020 елда 14 проценка төшкән


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Аналитиклар Татарстанга керемнәрен кире кайтару өчен салым арттыруны кулланмаска, халыкка акча таратып, кече бизнеска этәргеч бирергә киңәш итә

2020 елда Татарстанның керемнәре 14 процентка кимрәк булган. Бу беренче чиратта нефть бәяләре төшү белән бәйле. Русия төбәкләре арасында чимал сатып акча эшли торганнары шундый ук проблем кичергән. Аерым алганда, нефть бәясе төшеп, иң зур зыян күргәне – Төмән өлкәсе, аның керемнәре 24 проценка диярлек азрак булган. Ненец, Ямал-Ненец автоном бүлгеләре, Коми Республикасы, Кемерово һәм Әстерхан өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Башкортстанның да керемнәре сизелерлек кимегән. Татарстан бу күрсәткеч белән сигезенче урында тора. Әлеге мәгълүмат Икътисад югары мәктәбенең "Үсеш үзәге" Институты уздырган тикшеренү нәтиҗәсендә билгеле булган. Тикшеренүдә Русия Финанс министрлыгы саннары кулланылган.

Аннан алда ел нәтиҗәләренә йомгак ясап, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин республика һәм муниципалитетлар бюджетлары 2020 елда 48 млрд сум керем ала алмый калды дип белдергән иде. Шул ук вакытта шуның яртысын диярлек федераль үзәк каплаган диелде. Гайзатуллин сүзләренчә, республикага 22,4 млрд сум күләмендә дотацияләр килгән.

"Алор брокер" аналитика үзәге баш белгече Алексей Антонов әлеге вазгыятькә бәя биреп, Татарстанга керемнәр күләмен кире кайтарыр өчен салымнарны арттыру юлын кулланмаска, ә халыкны бизнес белән шөгыльләнергә этәрер өчен чаралар күрергә кирәк дигән. "Иң фәкыйрьләргә һәм урта һәм кече бизнеска салымнарны киметеп, халыкны эшмәкәрлеккә һәм гаилә бизнесына этәрү күпкә нәтиҗәле юл булыр иде" дигән Антонов Коммерсантка. Эксперт шулай ук халыкка акча таратып, куллану ихтыяҗын күтәреп җибәрү, шул рәвешле үлеп баручы бизнеска ярдәм күрсәтү дөрес булыр иде дип саный. 2021 елда нефть баребер мичкәсенә 75 доллардан да күтәрелмәс дип фаразлаган ул.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы да арта бара. Декабрьдә билгеле булганча, 2020 елда Татарстанның бурычы 4,3 млрдка артып, 98 млрд сумга җиткән. Шуларның 86,4 млрд өлеше федераль кредит.

Татарстанда җыелган салымнарның 75 проценты Мәскәүгә күчеп бара. Узган ел республикада 838 млрд сум керемнең 550 миллиарды федераль үзәккә җибәрелгән. Быел Татарстан казнасында 248 млрд сум акча калачагы әйтелгән иде. 424 млрд сум Мәскәүгә җибәреләчәк.

Пандемия сәбәпле быел Татарстан бюджеты 48 млрд сумга азрак салым җыйган диелде. Икътисад үсеше 4 процентка кимегән. Ел ахырына кадәр эшсезләр саны 45 мең кешегә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG