Алты ел элек Мәскәү Кремле янында атып үтерелгән оппозиция сәясәтчесе Борис Немцов истәлегенә студент Тимур Төхвәтуллин һәм активист Наилә Муллаева Казанның Бауман урамындагы сәгать янына чәчәкләр салганнан соң, яннарына куәт оешмасы хезмәткәрләре килгән.
"Өч кеше басып тора иде, безне видеога төшерергә тотындылар. Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре иде. Чәчәкләр салып берничә минуттан соң алар безнең яныбызга килде. Максатыбыз белән кызыксына башлады. Аннары полициядә аңлатма яздырдылар. Кем ул Немцов дип кызыксындылар. Аннары җибәрделәр", диде Азатлыкка Муллаева.
Аның әйтүенчә, һәйкәлдә чәчәкләр шул килеш калган, аларга тимәгәннәр.
Шулай ук бүген бер төркем Немцовны Казандагы сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салып искә алганнар. "Коммерсант" җәмәгать эшлеклесе Марсель Шәмсетдиновка сылтанып язуынча, чарада дистәләрчә кеше катнашкан.
"Мин кыска чыгыш ясадым. Без Борис Немцовны һәм Русия өнәп бетермәгән башкаларны искә алдык ", дигән Шамсетдинов.
Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде.
Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!