Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Владимир өлкәсендәге колониягә китерелгән


Бу хакта рәсми раслау әлегә юк, әмма Покров шәһәре колониясендәге тоткыннар моны раслаган.

Русия оппозиция лидеры Алексей Навальный Мәскәү изоляторыннан Владимир өлкәсенең колониясенә китерелде. Бу турыда РБКга Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе хәбәр иткән. Навальный Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге 2нче колониясенә китерелгән булуы ихтимал, ләкин бу мәгълүмат әле расланмаган.

Навальныйның Покров колониясенә алып барылуы турында бер көн алдан үз чыганакларына таянып "Ярновости" сайты хәбәр итте. Якшәмбе көнне, "Русь Сидящая" фонды әгъзасы Руслан Вахапов, бу колониядәге тоткыннардан алган мәгълүматка таянып, "Открытия Медиа"га Навальныйның чыннан да анда китерелүе турында әйтте.

Хокук яклаучы, Навальный белән берлектә колониягә килгән тоткыннарның "барысын да эчке тәртип кагыйдәләре нигезендә алып баруларын һәм беркемне дә кыйнамаганнарын" искәртте. Бу колониядә активист Константин Котов утырды, ул анда, гомуми режим колониясе булса да, режим кырыс кебек тоелды, диде. Котовның адвокаты Мария Эймонт әйтүенчә, колониянең элеккеге идарәсе вакытында кыйнаулар булган, хәзер бу хакта хәбәрләр юк.

Навальныйның Покров колониясенә китерелүе турында рәсми раслау юк. Җәзаларны үтәтү хезмәте (ФСИН) тоткын килгәннән соң 10 көн эчендә туганнарына хәбәр бирергә тиеш.

17 гыйнвар Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, ФСИН Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты.

2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш диелде.

Соңрак Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальныйның колония мөддәтен нибары өч айга киметте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG