Accessibility links

Фәрит Зәкиев: "Дөнья ТИҮгә каршы хаксыз мәхкәмә эше баруын белергә тиеш"


ТИҮдә матбугат очрашуы.
ТИҮдә матбугат очрашуы.

1 мартта Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстан прокуратурасының үзәкне ябуны таләп иткән Татарстан Югары мәхкәмәсендәге беренче утырышка бәйле матбугат очрашуы оештырды. 

Казанның Сәетгалиев урамындагы ТИҮ бүлмәсендә 20ләп кеше катнашында үткән чарада 24 февральдәге Татарстан Югары мәхкәмәсендә узган утырышка бәяләмә бирелде.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәдә үткән утырыш Татарстан прокуратурасының татар иҗтимагый үзәген экстремизмда гаепләп оешманы ябу өчен төпле дәлилләре булмавын күрсәтте, диде.

Зәкиев очрашуда Татарстан прокуратурасының үзләренә мәхкәмәдә нинди гаепләүләр белдерүләрен санап үтте һәм боларның берсенең дә хокукый нигезенең булмавын әйтте.

"Татарстан прокуратурасы безне 2017 елда "Спасти татарский язык" дигән урысча язылган ачык хатта татар телен бер дәүләт теле итеп калдырып, башка милләтләрне түбәнсетүдә гаепләде. Мин мәхкәмәдә ачык хатны тагын бер кат укып, моның дөрес булмавын, үз телебезне саклау өчен дискуссия оештыруны тәкъдим итүемне кабатладым", диде Зәкиев.

Ул шулай ук прокуратураның ТИҮ низамнәмәсенә бәйле гаепләүләрне телгә алды. "Низамнамәдә урыс халкына каршы маддәләр бар дип әйтелде. Анда бөтенләй андый нәрсә язылмаган. Без 2004 елдан бирле шушы низамнәмә белән эшлибез. Һәм анда җитешсезлекләр бар икән, прокуратура ТИҮне экстремизмда гаепләп мәхкәмәгә бирү урынына башта ул документны раслаган юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип әйттем", диде ТИҮ рәисе.

Моннан тыш, Зәкиев ТИҮне 2019 елда Хәтер көне митингы оештыруда һәм анда темада белгертелмәгән чыгышлар яңгыратуда гепләүләр белән дә килешми. Ул митингны ТИҮ түгел, физик зат оештырды диде ул.

Чарада катнашкан ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, Русиядә урыс булмаган милләтләргә һөҗүм дәвам итә.

"Татарстан прокуратурасы ТИҮне мәхкәмәгә биргәндә Русия һәм Татарстан конституцияләре барлыгын, Русия дә кул куйган кеше хокуклары гомум декларациясе булуын оныткан. Шулай ук әлеге документлар белән татар халкының хокукларының яклануын да онытканнар. Һәм безнең шушыларның үтәлүен таләп итүебезне прокуратура мәкерле юллар белән мәхкәмәгә бирде. Покуратура экспертизаны Татарстан ФСБсының таләбе белән Мәскәүдә элек прокуратура институты дип аталган оешмада ясаткан. Нинди заказ бирелгән булса шул үтәлгән. Мәхкәмәдә акыллы кеше булса, бу дәгъва канәгатьләндерелергә тиеш түгел", диде Нуриәхмәт.

Фәрит Зәкиев Татарстан Югары мәхкәмәсенең киләсе утырышына кадәр хәбәрдарлыкны арттырырга теләүләрен әйтте.

"Бөтен дөнья ТИҮгә каршы хаксыз мәхкәмә эше баруын белергә тиеш һәм без моның өчен көрәшәчәкбез", диде.

Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮне яклаган адвокат Алексей Златкин экстремизмда гаепләп Татар иҗтимагый үзәгенең намусын пычраткан Татарстан прокуратурасына каршы үзләренең дә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен, әйтте.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG