Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый: лингвистик экспертизага тәнәфес


Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮ эшен карау
Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮ эшен карау

24 февраль Татарстан Югары мәхкәмәсендә прокуратураның Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистлыкта гаепләп аның эшчәнлеген тыю таләбе карала башлады. Тугыз сәгатьләп барган утырыш ахырында хөкемдар Хәтер көнендә ясалган чыгышларга яңа лингвистик экспертиза уздырырга карар итте.

ТИҮ активистлары һәм тыңларга килүчеләр коронавирус сәбәпле мәхкәмә утырышына кертелмәде. Аның каравы журналистларга утырышта катнашуга бернинди каршылык булмады. Шулай да фото һәм видео төшерү тыелды, аудио яздыру гына рөхсәт ителде.

Барлыгы 16 кеше катнашкан утырыш тарафларның килү-килмәвен тикшерүдән башланды. Хөкемдар Марина Сафина Эчке эшләр министрлыгыннан бер, Юстиция министрлыгыннан бер, прокуратурадан ике, ТИҮдән ике вәкил катнашуын, ФСБ вәкиленең килмәвен әйтте.

ТИҮ адвокаты Алексей Златкин Юстиция һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкиллләренең бу утырышка бернинди бәйләнешләре булмавын белдереп, аларның катнашуына каршы чыкса да, хөкемдар бу министрлык вәкилләрен мәхкәмә залында калдырды.

Утырыш башында ук ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмә утырышының татар телендә уздырылуын таләп итте. Хөкемдар Сафина бу эшкә тәрҗемәче Динә Саттарова чакырылуын һәм аның кирәк булганда чыгышларны тәрҗемә итәчәген, мәхкәмәнең урыс телендә барачагын белдерде.

Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Мәхкәмә эшенә документлар өстәү яисә моңа каршы чыгу, 2019 елгы Хәтер көне митингы видеосын карау яисә карамау, митинг стенограммасы белән кайчан танышу кебек темаларга бәхәс купты. Бу бәхәс барышында утырышта тәрҗемәче булуы да онытылды. Аңа беркем дә мөрәҗәгать итмәде. Ике сәгатьләп барган бәхәстән соң хөкемдар сүзне гаепләү ягына бирде.

Прокуратура вәкиле үз чыгышында ТИҮ эшчәнлеге экстремист характерда, ул Русиянең бөтенлегенә яный, аның вәкилләре җаваплылыкка тартыла, диде. 2017 елда ТИҮнең Татарстан, Русия һәм Казан думасы депутатларына һәм җәмәгать оешмаларына татар телен саклауны сорап язган ачык хаты да телгә алынды. Бу хатта милләтара ызгыш чыгару бар дип бәяләнде.

Прокуратураның икенче вәкиле үз чыгышында 2019 елгы Хәтер көне митингы турында сөйләде. Бу митингта чыгыш ясаган өчен Шакиров, Бәйрәмова, Вәлиди җавапка тартылды, дип белдерде. ТИҮ соңгы елларда экстремистик эшчәнлек алып барды, бу хакта 2017 елда прокуратура тарафыннан кисәтелсә дә, оешма бу эшчәнлеген туктатмады, ТИҮ ябылырга тиеш, диде ул.

Хөкемдар прокурорларның гаепләүләрен тыңлаганнан соң, 2019 елгы Хәтер көне митингын ТИҮ түгел, ә физик зат оештырган, моны ничек аңларга дигән сорау бирде.

Прокуратура вәкиле бу митингны килештерү өчен чыннан да физик зат мөрәҗәгать итүен, әмма чараның ТИҮ мәнфәгатьләреннән чыгып оештырылуын һәм аны уздыруда ТИҮ әгъзалары башлап йөрүен, чарадагы чыгышларның тематикасы оешмага хас булуын әйтте. Шулай ук оешманың низамнамәсендәге максатлар арасында экстремистик максат булуы, уздырылган экспертизаның да моны күрсәтүен җиткерде.

Бу чыгыштан соң хөкемдар адвокат Златкинга сорау бирергә рөхсәт итте. Златкин оешманың 32 ел буе хокукый рәвештә эшләвен, низамнамәнең 16 ел гамәлдә булуын әйтте, элегрәк мондый митингларда тагын да көчлерәк чыгышлар булуга карамастан, ни өчен хәзер генә оешманы экстремистлыкта гаеплисез дип сорады.

Гаепләү ягы, ТИҮ эшчәнлегендә экстремистик күренешләр беренче тапкыр 2017 елда күренә башлады, дигән җавап белән чикләнде.

Гаепләү ягы чыгышыннан соң хөкемдар 10 минутлык тәнәфес игълан итте һәм аннан соң гаепләнүче якка сүз бирде.

Адвокат Златкин үзенең чыгышында, ТИҮ, прокурор гаепләвендә әйтелгәнчә, ватандашларны милли һәм дини яктан аерып карамый, низамнамәсендә дә урысларга каршы булу турында берни дә язылмаган, диде.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

"Беренчедән, ТИҮ Русиядән чыгуны күздә тотмый, икенчедән, ТИҮ низамнамәсенә экспертизаны психолог-лингвист ясый алмый. Яңа лингвистик мәхкәмә экспертизасы уздыру кирәк. Прокуратура ТИҮне экстремистлыкта гаепләп, Хәтер көне митингында яңгыраган чыгышларга сылтана, әмма митингны ТИҮ оештырмады, митинг уздыруда гаепләү бөтенләй урынсыз. Прокуратура аны ТИҮ вәкилләре оештырды ди. Әмма бу әле оешма оештырды дигән сүз түгел. Кешеләрнең митингда ничек чыгыш ясавы бары тик аларны үзләрен генә җаваплы итә, оешманы түгел", дип белдерде Златкин.

Утырышта Эчке эшләр һәм Юстиция министрлыгы вәкилләренә дә сүз бирелде.

Юстиция министрлыгы вәкиле сүзләренчә, ТИҮ 1989 елда оешкан. Аның эшчәнлеге күп мәртәбә тикшерелгән. Кайбер җитешсезлекләр төзәтелмәгән. Болар: ТИҮнең Карл Маркс урамы адресы һаман да үзгәртелмәгән булуы һәм документлар әйләнешенең бары тик татар телендә генә алып барылуы.

Златкин, бу җитешсезлекләр оешманы берничек тә экстремистлыкта гаепләүгә нигез була алмый, дип әйтте.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле исә прокуратура гаепләүләренә кушылам, ТИҮ канун нигезендә гаепле икән, бу иҗтимагый оешманы ябуны сорыйм, прокуратура сүзләренә өстәп үземнән берни дә әйтә алмыйм, дип белдерде.

Хөкемдар чыгышларны тыңлаганнан соң, Федераль иминлек хезмәткәрләре төшергән 2019 елгы Хөтер көне митингы видеосын тулысынча карап чыгу карарын кабул итте.

Хәтер көне митингындагы татарча чыгышлар тәрҗемәче Саттарова тарафыннан урысчага тәрҗемә ителеп барды. Чыгышлар алдыннан хөкемдар ТИҮ рәисе Зәкиевтән чыгыш ясаучының һәрберсе турында сорап, аларның ТИҮ белән нинди бәйләнештә булуы белән кызыксынды. Зәкиев, ТИҮ активисты яисә ТИҮгә бәйле булмаган кеше, дип әйтеп барды.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Зәкиев шулай ук хөкемдардан чыгыш ясаучыларның ТИҮ исеменнән түгел, үз исемнәреннән чыгыш ясауларына игътибар итүне дә сорады һәм бу чыгышларда бернинди экстремизм күрмәвен кабатлады.

Митингта яңгыраган татарча җырлар да урысчага тәрҗемә ителде. Хәтер көне видеосын карау кичке җиденче яртыда гына тәмамланды.

Кичке җиде тулганда хөкемдар киңәшләшү бүлмәсенә кереп китүгә үк диярлек мәхкәмә бинасында янгын турында кисәтү яңгырый башлады. Утырышта булган бөтен кеше беренче катка төшерелде. Алар арасында хөкемдар күренмәде. Әмма соңрак моның янгын түгел, ә кемнеңдер дүртенче катта кисәтү төймәсенә ялгыш басканы ачыкланды. Кем басканы билгелесез калды.

Прокуратура вәкилләре, гаепләнүче як һәм өч журналист өченче каттагы мәхкәмә залына кабат күтәрелеп, хөкемдар сүзен тыңлады.

Хөкемдар Сафина Хәтер көне митингында яңгыраган чыгышларга лингвистик мәхкәмә экспертизасы уздыру карарын чыгарды.

Мәхкәмә утырышыннан соң адвокат Алексей Златкин Азатлыкка хөкемдарның үзлегеннән диярлек лингвистик мәхкәмә экспертизасы билгеләвен әйтте.

"Яңа экспертиза нәтиҗәсендә мәхкәмәдәге видеоязмалардагы тәрҗемәләр дөрес тәрҗемә ителмәгән дип табыла икән, ул очракта эшне яңабаштан тикшерүгә нигез булачак. Бу тикшерү нигезендә прокуратура ачкан эш кире кагыла икән, прокуратураның эш ачу өчен бернинди таяныр нигезе калмаячак", дип белдерде адвокат Златкин.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә бүгенге утырышны уңай бәяләвен әйтте.

"Хөкемдар эшне бик җентекләп тикшерде. 2019 елгы Хәтер көне видеосын беренче минутыннан алып соңгы минутына кадәр карап чыкты. Андагы чыгышларның тәрҗемәләрен экспертизага җибәрүе бик дөрес булды. Чөнки шигырьләр һәм кайбер чыгышлар дөрес тәрҗемә ителмәгән иде", диде ул.

Киләсе утырыш лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк. Ул кимендә бер айдан соң булыр дип көтелә.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00
  • 15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.
  • 22 гыйнвар оешманың Сәетгалиев урамындагы офисына мәхкәмә приставлары килеп, ТИҮнең компьютер техникасын тартып алды.
  • 24 гыйнвар ТИҮ килеп туган вазгыять турында фикер алышу өчен конференция җыйды.
  • 13 февраль ТИҮнең гадәттән тыш корылтае узды.
  • 24 февраль Татарстан Югары мәхкәмәсендә прокуратураның ТИҮ эшчәнлеген тыю таләбе карала башлады.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG